|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2021 Фаҗига
Чулманда балыкчы үлгән, сәбәбе билгеле түгел (ФОТО)Бу хәл бүген иртән Чаллы якларында булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу картинаны башта бүтән балыкчы күреп ала. Коткаручыларга хәбәр итә. Иртәнге сигезләр тирәсе була бу. Ярдан 2 чакрым ераклыкта. Башта үлгән икәнен белмиләр дә. Исән түгел микән дип шикләнәләр. Ә ярга чыгаргач, медиклар балыкчының үлгән булуын раслый.
Кем бу? Ни атлы? Билгесез. Документлары юк. Үлеменең төгәл сәбәбе дә билгеле түгел.
Бәлки адашкандыр, туңып үлгәндер. Һәрхәлдә, тикшерүчеләр әйтәчәк ахырдан. Җәен дә, язын да, көзен дә, кышын да үлә балыкчылар. Сак йөрегез.
МЧС фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|