|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2021 Мәдәният
"Эзләдем, бәгърем, сине" җыры авторы Сәйяр Хәбибуллинга бүген 90 яшь тулган - "Матбугат.ру"га Швециядән искә төшерделәрТанылган татар композиторы Сәйяр абый Хәбибуллинның бүген, 15 гыйнвар көнне, гомер бәйрәме. Алай гына да түгел, түгәрәк юбилее. Мөхтәрәм Сәйяр Зыятдинович 90 яшен тутырган. "Матбугат.ру"га бу хакта Стокгольмнан укучыбыз Гөлүзә Зыятдинова язды. Халкыбыз күңелен яулап алган, һәркемгә дә якын, яратып җырлаган җырыбыз - Әхмәт Ерикәй сүзләренә, Сәйяр абый көенә язган "Эзләдем, бәгърем, сине" дигән җырына да быел 65 ел, юбилее була икән.
Бүген иртән Сәйяр абыйны телефон аша котлаганда: "Сания апаң белән йөргәндә 1956 елда язган идем мин бу җырны, ә 1957 елда өйләнештек", - дип бик тә көр, шат тавыш белән җавап бирүе турында уртаклаша Гөлүзә Зыятдинова.
Швециядәге якын дуслары һәм төрле яклап таралган жыр сөюче милләттәшләребез, әлбәттә инде, үзебез дә Сәйяр абыйга ихлас котлау һәм кайнар сәламнәребезне юллыйбыз.
Сания апа белән исәнлектә, саулыкта, тынычлыкта, иминлектә, бәхетле озын гомер насыйп итсен Сезгә Ходай!
Сәйяр Хәбибуллин – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Сәйяр Зыятдин улы 1931 елда Мәскәүдә дөньяга килгән. Ата-анасы башкалага Горький өлкәсенең Суыксу авылыннан килеп төпләнәләр. Балачагында башта гармунда, соңыннан музыкаль мәктәптә аккордеонда уйнарга өйрәнгән. Озак вакыт М. Горький ис. киностудиядә, Союзмультфильм киностудиясендә, Үзәк телевидениедә тавыш операторы булып эшли. 1963 елдан алып 1991 елга кадәр С. Хәбибуллин "Москонцерт"ның инструментчы-артист. 1968 елда Мәскәүдә «Якты юллар» татар эстрада төркеме төзелә. Бу төркем белән Сәяр Хәбибуллин Урта Азия, Казахстан, Идел буе төбәкләрендә концертлар биреп йөри. 1985 елда концерт оешма каршында С. Хәбибуллин «Хыял» вокаль коллективын оештыра, аның белән ССРБ, аннары Русия шәһәрләре буйлап уңышлы чыгышлар ясый. Танылган мәскәү җырчылары Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина – шул төркемдә тәҗрибә туплаган җырчылар.
Композитор иҗатының визит картасы булып беренче башкаручысы Илһам Шакиров булган «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры булып тора. Иҗат еллары чорында композитор уннарча җыр һәм берничә инструменталь пьеса язган. Аның әсәрләрен Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Клара Хәйретдинова, Венера Шәрипова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка танылган җырчылар башкарып дан казана.
--- |
Иң күп укылган
|