поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.01.2021 Фаҗига

3 кешенең гомерен өзгән Казан фаҗигасе турында Артур: «7се көнне Камилә улымны китереп китте. Әгәр ул анда калган булса…»

…1978 елның көзе. Мәктәпне тәмамлап, укырга керә алмагач, мине – 17 яшьлек кызны, «Социалистик Татарстан» газетасына эшкә алдылар. Бәхеткә, шәһәр кызы булсам да, татарча яхшы беләм, мәктәптә укыганда машинистка һөнәрен үзләштердем.

Минем өчен ул чакта иң куанган кеше әнием иде. Нинди күркәм кешеләр арасында эшлисең, дия  иде. Газетаның баш редакторы Шәмси Хамматов иде ул чакта. Әлеге өч ел күңелемдә уелып калды. Мин хатлар бүлегендә эшли башладым. Кирәк чакта машинистка булам, Сәкинә апа урынына сәркатип итеп тә утырталар. 1979 елның 13 августында мине дә планеркага чакырдылар. Башта куркып киттем: нинди гаебем бар икән, берәр ялгышлык җибәрдемме? Керсәм, редактор кулына чәчәкләр тоткан. Берәрсенең юбилее, ахры, дим.  Ә ул, чәчәкләрне миңа сузып: «18 яшь – гомердә бер генә була торган вакыт», – диде…
 
 7 гыйнварда Казанның Чуйков урамындагы үз фатирында гомере вәхшиләрчә өзелгән Фәридә апа Садыйкованың истәлекләре бу. Исегезгә төшерәбез:  Төхфәтуллиннар гаиләсе – 30 гыйнварда 19 яшен тутырачак Камилә, аның 59 яшьлек әнисе Фәридә һәм 62 яшьлек әтисе Рафаэль 22 яшьлек Рөстәм М. кулыннан һәлак булды.  Әлеге вакыйгага бер атнадан артык вакыт узса да, без бу хәлләрдән читтә кала алмадык. Хезмәт юлын  безнең редакциядә башлаган, соңрак «Мәдәни җомга» газетасында эшләгән Фәридә апа хакында истәлекләр барладык, берьюлы  үзенең өч якын кешесен югалткан улы Артурның хәлен белештек. Кемгә шалтыратсаң да, алар елый. Әлеге хәлгә җавап таба алмыйлар. Җавапны табып та булмас. Хәзер инде бары бер теләк: якыннарына – сабырлык, үлгәннәрнең рухы шат булсын!
 
Көнбагыш чәчәге
 
Фәридә апага Нияз Акмал әнә шулай дип дәшә торган булган. Кайда эшләсә дә, шундагы хезмәттәшләре яраткан аны. Үзе дә бер эштән курыкмаган. Нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыккан. Иренмәгән. Редакциягә кем килеп керсә дә, аңа чәен куеп эчертеп, җылы сүзен тапкан. Хезмәттәшләренең хәлен белергә дә вакыт тапкан. Бу хакта шул елларда бергә эшләгән Алсу Бикбаева сөйләде.
 
– Кешене тиктомалдан гына мактамыйлар. Ул матур сүзләргә лаек иде. Яшь булса да, дөрес тәрбия алганлыгы күренеп торды. Беркайчан сүз йөртмәде. Тормышы җиңел генә барды дия алмыйм. Төрле чагы булды. Бик яшьли әти-әнисен югалтты. Аннары исә Дамир исемле егеткә кияүгә чыкты. Уллары туды. Озак яши алмадылар, аерылыштылар, – дип истәлекләрен барлый ул. – Бу фаҗига хакында ишеткәннән бирле тынычлыгым югалды. Фотосурәтләрне барлап чыктым. Йөрәгемә авыр. Ике көн рәттән кан басымым уйный. Ул чакта алар Фәния Хуҗәхмәт  белән дә бергә эшләгән.
 
– Дөньяны тетрәткән,  коточкыч бу вакыйга турында нидер әйтәсем, Фәридә, аның матур гаиләсе турында хушлашу сүзе язасым  килде. Башлап-башлап та карадым, булмый гына бит. Аның үз язмасын табып чыгардым.  Ул анда ничек итеп эшкә килүе хакында яза. Редакциядә Шәех абый белән уртак тел тапты, Фәридәне аның туганы дип атап йөрүчеләр булды. Бернинди танышлык булмаса да, Фәридә кеше күңеленә үтеп керә белде. Шәех абыйсы да аны яратты, якын итте, – ди Фәния апа. – Без аралашып яшәргә тырыштык. Фәридәнең балалары тууы да күз алдында. Соңгы араларда  очрашып булмады. Мин аны ашка чакырдым, ул килә алмады. Хәтта озатырга да барып булмады. Тукталышка чыктым, автобусым килмәде. Әнә шулай күңелдә үкенеч калды. Фәридә  «Мәдәни җомга»ны да бик яратты. Чуйков урамындагы фатирны «Социалистик Татарстан»нан биргәннәр иде аңа.
 
«ВТ»да эшләп лаеклы ялга киткән Илсөяр Хәйруллина да Фәридә апа хакында җылы сүзләр генә сөйли.
 
– Ул чакта мин 7 нче катта, алар 6 нчы катта эшли иде. Бик ачык күңелле, шат кеше булып күңелемдә сакланып калган, – диде ул.

«Саубуллашты бугай»
 
Фәридә Төхфәтуллина белән «Мәдәни җомга» газетасында эшләгән хезмәттәшләре күз яшен тыя алмый:
 
– Фәридә апа белән  бергә эшләдек. Ул китте, мин дә икенче җиргә күчтем. Фәридә апа гел кызын сөйләп тора иде. Ире Рафаэль абый да әйбәт кеше иде, шундый тәмле итеп пешерә иде. Үзе казылыклар ясый иде. Фәридә апа эшкә алып килә дә бергәләп авыз итә идек. Фаҗига хакында ишеткәч, шок хәлендә калдым, күзгә йокы кермәде. Башка сыймаслык куркыныч хәл бу. Улы ничек түзәдер…
 
Рәмзия Габдуллина аның 25 декабрь  көнне редакциягә килүен әйтә.
 
– Ул көнне эштә Яңа ел бәйрәме иде. Фәридә килде. Саубуллашырга килгән булгандыр, күрәсең… – дип сөйли  ул. – Икенче ире Рафаэль белән  бик матур яшәделәр. Ирен бик яратты. Камиләне тапканына бик сөенә иде. Ул аны 40 яшендә алып кайтты. 25 еллап бергә эшләдек. Бик актив, бик тырыш, бик җитез хатын иде. Үз эшен белеп, яратып башкарды. Рафаэль белән күршеләр генә булган алар. Язмыштыр инде, соңлап кына кавыштылар, аннары Камилә туды. Олы улы Артурның инде үз гаиләсе, балалары бар. Бик акыллы егет. Әнисен шулхәтле хөрмәт итә иде.
 
«Улым да шунда булса?!»
 
Артур тирән кайгыда. Аңа сөйләшергә дә авыр.
 
– Газиз кешеләремне югалтуга ышана да алмыйм. Әниләрне үтереп чыкканны ишеткәч, бөтенләй аптырашта калдым. Дарулар биреп кенә тордылар.  Үз әтием белән аерылышкач, әни Рафаэль абыйга кияүгә чыкты. Мин  аңа әти дип үстем. Бик яхшы кеше иде ул. Без бергә озак яшәдек. Мин, өйләнгәч кенә, аерым яши башладым, – дип сөйли Артур. – Хатыным белән ике бала үстерәбез. Олысына – 12 яшь, кечесенә 2 тулды. Тимур улым каникулларда әбисе белән бабасында да торды әле. 5се, 6сы аларда кунды. 7се көнне Камилә улымны китереп куйды. Шуны уйлыйм да әллә нишләп китәм. Сабыем анда булган булса…
 
Артур сеңлесенең егете барлыгын белмәгән. Дөресрәге, бу хакта аңа әйтүче булмаган, беркем берни сиздермәгән.
 
– Әти-әни янына гел килә идек. Тәмләп чәй эчә идек тә китә идек. Беркайчан зарланмадылар. Тормышлары матур иде. Безне дә якын итеп тордылар. Бу хәлләрдән соң төрле җирдә төрлечә хәбәрләр йөри. Янәсе, әти белән әни, сеңлем Раштуа бәйрәмен үткәргәннәр. Табын әзерләгәннәр. Теге егет бүләкләр белән килгән, диләр. Бернинди бәйрәм дә булмаган. Минем якыннарым – татар бит. Алар рус бәйрәмен үткәрми иде. Ничә көннәр фатирга керә алмадым. Тикшерү эшләре баргач, кертмәделәр. 12се көнне рөхсәт бирделәр. Мәчебезне табып алып кайттым. Бичара, ул да курыккан. Ванна астына кереп качкан иде, – дип сөйли Артур. – Туганнарыма рәхмәт, ташламыйлар. Әниемнең энесе дә, әтинең энеләре дә ярдәм иттеләр. Газизләремне Биектау районының Әлдермеш авылына җирләдек. Ул вакытларны искә алсам да, йөрәккә авыр. Чәчәктәй сеңлемне,  газиз әниемне, мине үз улыдай яратып үстергән Рафаэль әтиемне югалттым. Әле ярый гаиләм бар. Улларым яшәргә көч бирә…
 
«Ул бала сәламәт булмагандыр…»
 
Җинаять кылуда шикләнелгән егет турында бөтен кеше шулай ди.
 
Төхфәтуллиннарның күршесе, Чуйков урамындагы 20 нче йортта яшәүче, үзен Лилия Мортазина дип таныштырган ханым белән дә сөйләштек.
 
– Хәзер кеше кешегә керми бит. Тавышлансалар да, ишетмәскә тырышалар. Ул кичне безгә дә берни ишетелмәде. Аптырадык бу хәлгә. Ничек шулай килеп чыккандыр. Егет бик көнләшкән, кыз белән аерылышасы килмәгән дип тә сөйлиләр.  Замана чиреме бу: егет берәр интернет уеннары уйнагандырмы, билгесез. Үземдә ике кыз үсеп килә. Әлеге вакыйга күңелне айкады. Ата-анасы да начарлык эшлә дип үстермәгән бит инде. Күрәчәкләре шул булган, – ди ул.
 
Әлеге канлы вакыйганы искә төшерсәк, егет ул көнне сөйгәненең өенә килә. Аңарчы Камиләгә смс та җибәргән. «Юлымда берәрсе очраса, авыр туфрагы җиңел булсын», – дип язган. Килгәч, кыңгырауга баса. Башта ишекне ачкан Рафаэль абыйга һөҗүм итә. Аның янына йөгереп килгән Фәридә апаны яралый. Соңыннан Камилә бүлмәсенә үтә. Кыз, пычак аша үтеп, шундук җан бирә. Күршеләре сөйләвенчә, Фәридә апа әле коридорга чыгып ярдәм сорый, тик  соң була.
 
Егетнең шушы хәлләрдән соң дүртенче каттан сикергәне билгеле. Аны Казанның 7 нче хастаханәсенә озаталар. «ВТ»ның үз чыганаклары аша билгеле булганча, егетең хәле яхшырган, аны хирургия бүлегенә күчергәннәр. Казан егете икәнлеге дә ачыкланды. Артур бүгенгә кадәр якыннарының гомерен кыйган егетнең әти-әнисен күрмәгән, ул яктан берәү дә килеп гафу үтенмәгән.
 
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 нче пункты (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
 
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесенең элеккеге урынбасары Александр Аввакумов та бу фаҗигане коточкыч дип бәяли.
 
– Егеткә карата экспертларның фикерен укып белдем. Психик яктан тайпылышлары булган, дигәннәр. Элек мондый балалар табибларда исәптә тора иде. Ә хәзер аларны беркем дә күз уңында тотмый. Мондый очракта үтерүчегә нинди җәза бирәсен суд хәл итә. Ни өчен болай эшләгән, бу адым нәрсә белән бәйле? Кызга җибәргән хәбәре бар бит. Тик кыз аңа игътибар бирмәгән, ышанмагандыр инде. Мондый куркыту сүзләре булганда, полициягә хәбәр бирергә кирәк, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.01.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»