|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2021 Җәмгыять
“Зөләйха...” турында яза-яза туйдырып бетерделәр инде, косасылар киләГазетаның 3 декабрь санында Мөслим районыннан Гөлфия Мөхәммәтгәрәева ханымның “Кайнаның яхшысы...” язмасын укыгач, фикерләремне язаргамы-юкмы дип озак кына уйлап утырдым, чөнки бу китап һәм фильм турында яза-яза туйдырып бетерделәр бит инде, косасылар килә. Ул китапка бирелмәгән премияләр калмады, тонналап бөтен дөньяга таратып, татарларның кыргый халык икәнен белдерделәр. Ләкин язмыйча булдыра алмадым. Ни кызганыч, китап кайнаналар турында түгел шул, убырлы карчык образы авторның классиклар (Островский, Ибрагимов) әсәрләреннән күчереп алган, укучыны җәлеп итәр өчен кулланылган бер алымы гына. Бу китап авторының (бәлки авторлардыр), фильмның төп фикере нәрсәдә — сүз менә шул турыда.
“Не каждая плохая книжонка становится популярной” — бу күренекле дәүләт эшлеклебез Фәрит Мөхәммәтшин афоризмы һәм әлеге китапка бик туры килә (татарчага әйләндереп тору кирәкмидер, чөнки рус классигы Чехов әйткәнчә, “сколько языков знаешь, столько раз ты человек”, ә без кимендә ике тел белә торган халык). Бу китап, фильм турында күренекле белгечләр (күбесенчә урыс әдәбияты белгечләре) фикерләрен әйттеләр (Татарстанда Язучылар союзы бар дип беләм, әмма бу союзның фикере күренмәде шикелле). Шуларның берничәсен генә китереп китәм. Платон Беседин әлеге китапны “мерзость” дип атады һәм “к литературе эта дрянь, написанная посредственный литераторкой, не имеет никакого отношения” дип язды. “С исторической точки зрения полный бред. Автор не может справиться даже со своим текстом” дип язды Илья Вершинин. Ә менә монысы Татьяна Перцева сүзләре: “Эта книга — нагромождения вранья, невежества, бездарности и безграмотности”. Ә инде гүр иясе булган олуг шәхесебез, “Звезда Поволжья” газетасы редакторы Рәшит Әхмәтов китап авторы Яхинаның “Я сочуствую и палачам, и жертвам в своей книге” дигән сүзләренә “это верх аморальности и нравственной глухости” дип бәя биргән иде.
Инде авторның укучыга җиткерергә теләгән төп фикерен раслаучы берничә мисалны китерик. Мәсәлән, мәчетләрне, манараларны әдәбиятта, сәнгатьтә җиңел, төз, күккә ашып торучы корылмалар итеп, очарга әзерләнгән кошларга охшатып тасвирлыйлар һәм ул шулай да. Ә Яхина мәчет манараларын күтәртеп куелган арба тәртәләре белән чагыштыра. Урыс чиркәүләрен ат абзарлары белән чыгыштырса аны төрмәгә утырткан булырлар иде һәм дөрес эшләрләр иде, ә бу очракта — премия. Китапта шул юлларны укыганда Аллаһ йортын нигә мәсхәрә итә бу адәм дип уйламадыгызмы? Ә мин бик гарьләндем. Яисә, менә Мортазаның газиз әнисенә булган яратуын сурәтли торган юллар: “Муртаза обнимает тело матери сильно и хватко, как борец кореш обнимает тело противника, а любовник тело желанной женщины”. Кайсы халык әдәбиятында кайчан күргәнегез, укыганыгыз бар мондый шакшы чагыштыруны?! Мондый инстинктлар хайваннарда гына була. Авторның нәрсә әйтергә теләгәне көн кебек ачык.
Тагын бер мисал. Татар хатын-кызларының матурлыгы, чисталыгы, намуслылыгы, турылыгы күптәннән билгеле, ә романның төп герое Зөләйха ярдәмнәре өчен ирләргә үзенең тәнен тәкъдим итә. Бу нәрсә дип атала?! Әйтергә телем әйләнми... Ә мәчеттә зина кылу турында язарга ничек куллары барды икән авторның?! Бу әшәкелекне мәчеттә түгел, ә башка бер бинада да сурәтли алган булыр иде. Аллаһ йортларында (нинди генә дин булмасын) зина кылу турында язылган әсәрләр күргәнем юк. Мондый хәлне Яхина гына уйлап таба алган.
Инде киносы турында сүз чыккач, халкымны андагы тагын бер мәсхәрәләү алымы турында язмый булдыра алмыйм (бу турыда газетабыз язды, ләкин кабатлау зарар итмәс дип уйлыйм). Лагерь арестантларына татар дин әһелләренең фамилияләрен биреп күрсәтүне ничек аңлатыр идегез? Бу бит шакшы кылану гына түгел, ә сиңа шушы кабәхәтлек өчен берни дә булмаячагын белеп эш итү. Әйтик, Дагыстан яки Чечня республикаларының дин әһелләрен шулай мәсхәрәсәләр ни булыр иде икән?
Һәм соңгысы — Дәүләт Думасы депутаты С.Гавриловның Генераль прокуратурага китап һәм фильм тарафыннан мөселманнарның дини хисләре мыскыллануына басым ясап язган гаризасын бәяләп, бер каләмдәшебез газетабызда “бәлки аның Гүзәл Яхина янәшәсендә пиарланасы килгәндер” дип язган иде. Минемчә, ул мондый пиардан югарырак тора. Чын депутат. Рәхмәт аңа. Киләчәк күрсәтер Яхинаның нинди талант иясе икәнен. Үз халкын кимсетү белән яулап алынган шау-шу озакка бармый ул.
Язмам ахырында бер сорау бирәсем килә. Казан үзәгендә шагыйрә А.Ахматованың улы — бөек шәхес Лев Гумилевка һәйкәл-бюст тора һәм анда аның мондый сүзләре язылган: “Я русский человек, всю жизнь защищаю татар от клеветы”. Г.Яхинаның Гумилев әсәрләрен укыганы булдымы икән?
Х.ГАЗИЕВ. Казан
--- |
Иң күп укылган
|