поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2021 Әдәбият

Бүген шагыйрь Илдус Гыйләҗевка 75 яшь тулган булыр иде

Габдулла Тукай якты дөнья белән бик яшьли хушлаша һәм моны шигырьләрендә дә чагылдырып калдырырга өлгерә. 1913 елда язган «Кыйтга» шигырендә ул болай ди:

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,

Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
 
Шагыйрь йөрәге әрнү белән тулы. Ул максатына ирешә алмаудан, якты хыялларының тормышка ашмавыннан өзгәләнә. Әйтерсең үзеннән соң килгән буыннарны дөньяны матурлау, пакь итү өчен яшәргә чакыра, ягъни васыять итеп калдыра.
 
Шөкер, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, шундый якты уйлар белән, бөек шагыйрь эшен дәвам итеп яшәүче милләттәшләребез була торды. Әтием ягыннан туганым булган, былтыр гына 72 яшендә арабыздан китеп барган шагыйрь Илдус Гыйләҗев (15.01.1946-19.03.2018) әнә шундыйларның берсе иде.
 
Җир өстендә, шөкер, бик күп еллар
Насыйп булды гомер итәргә.
Ә шулай да ямьле бу дөньяны
Шикләндерә ташлап китәргә.
(«Уйның югары ноктасы»)
 
Риза-бәхиллек белән язылган бу шигырь юллары Илдус абыйның Татарстан китап нәшриятында басылган «Назга сусау» китабыннан (2014) алынды. Соңгы китабын – «Ихлас тойгылар»ны (2016) узган елның гыйнварында бүләк иткән иде. Нәшриятка чираттагы шигырьләр китабын әзерләп бирергә дә өлгерде, ул 2019 ел планына кертелгән иде.
 
Җыйнак кына булсалар да, шигырьләре күп мәгънәгә ия. Аларны Илдус абый инде арабыздан киткәч кабат-кабат укып уйланам. Әйтерсең бөтен күңел байлыгын шигырьләренә күчереп барган. Аның сизгер күңеле кәгазь битләренә бигрәкләр дә тәңгәллек белән теркәлгән. Менә «Шулай килешкән идек» шигыре:
 
Бакыйлыкка күчә калсам,
Дөнья буйлап хәбәр китәр.
Гайрәтләнеп чупыл-чупыл
Гайбәт тулы дулкын үтәр:
– Аңарга да чират җитте,
Бик тә текә йөри иде.
Менә хәзер, урыны шул,
Тәмугларда көйри инде.
Дөрес түгел! Яклаучым бар!
Була алмас гайбәт киртә.
Анда мине бер гүзәл зат
Оҗмах бакчасында көтә...
 
Берничә ел элек Илдус абыйның җәмәгате Рәйсә апа бакыйлыкка күчкән иде. Менә шуны җайлап кына искә төшерә ул. Ә шигырьнең башланып китүе чын тормышны чагылдыра – шагыйрь дә шул ук гади кеше, ул да кешеләргә хас тискәре гадәтләр чолганышында яшәде. Бервакытта да сәламәтлегеннән зарланмады, әмма пенсияне юкка гына билгеләмиләр, олыгаю үзен сиздерә, дия торган иде. Күрешкән вакытларда гомер озынлыгы турында да сүз чыккалый иде. Хушлашырга иртәрәк дип уйласак та, күңел сизгер була икән: аның соңгы елларда язылган шигырьләрендә бу тема әледән-әле баш калкытып тора.
 
...Үтеп киткән гомеремне
Мең сүтәм дә мең җыям.
Бу дөньяда яшәү ямен
Мең табам да мең җуям...
 
– ди ул «Аңламассың» дигән шигырендә. «Елата да, көлдерә дә» шигырендә әйтерсең лә, тормыштан китү турында ачыктан-ачык белдерә:
 
Елап килдем, көлеп китеп барам,
Җир тормышы, синең куеннан.
Чарам юк бит: гомер аралыгы
Озынаймый, киртләп куелган.
 
Яшәү-үлем мәсьәләсен артык фаҗигага әйләндерми генә, моңа фәлсәфи күзлектән карап, чынлап шаярту сүзләре куллана, тешем кысып түздем дип зарланмый. Менә «Таба алсалар» шигыре:
 
Археолог казып чыгаргач та,
Җайлы булсын танып алырга;
Җиде теше исән баш сөяге
Минеке ул, әйтеп калдырам...
 
2017 елның 6 октябрендә «Мәдәни җомга» газетасының «Җан авазы» рубрикасы белән бирелгән «Авылны бетерәбез» исемле зур күләмле мәкаләмдә, ул вакытта инде Илдус абыйның дөньядан китәренә ярты елдан да кимрәк вакыт калган булган, аның турында, күңел сизенгәндәй, болай дип язып куярга өлгергәнмен:
 
Ике дистәләп китап авторы, шушы авылның бердәнбер профессиональ шагыйренең балачагы үткән иске йорт мәдәният йортыннан 100 генә атлам ераклыкта урнашкан. Шул урында артык чыгымнар тотмыйча гына, авыл китапханәсенең филиалы (икенче бинасы) рәвешендә, яше 70тән үткән әдипнең үзе исән чагында ник музей-йортын булдырмаска?
 
Мин ул көннәрдә Казан хастаханәсендә ята идем. Хисләрен бик ачып салырга ашыкмый торган Илдус абый телефон аша хәлләремне сорашты да, әйтеп куйды: «Азнакай район китапханәсендә әдипләр белән очрашу узды, мәкаләңне укыганнар, идарә рәисе Данил Салихов та синең әйткән фикерләреңне кузгатып алды», – диде. Бу инде язылганнарны хуплау иде. Мәкаләдә авылдашым буларак, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Шәрәфиев белән горурлану сүзләре дә бар иде. Яңадан күрешкәч, Илдус абыйны аеруча шунысы куандырганы мәгълүм булды. Бер җыеласы иде авылдашлар белән, диде ул. Узган елның 23 февралендә туган авылыбыз Урсайда районның «Кышкы сабан туе» үткәрелде, әмма өлкән яшьтәге композитор Казаннан кайта алмады. Авыл бәйрәмне зурлап үткәрде, мәдәният йортына күренекле авылдашларның портретлары да эленгән иде. Ә инде җәйге авыл бәйрәменә композитор Әнвәр ага кунакка кайтканда, шагыйрь Илдус абый бакыйлыкка күчкән иде. Мин аңа Илдус абыйның төсе булган, 2016 елның язында Туйкәдәге бакчасыннан үз кулы белән казып алып биргән, Урсайдагы бакчамда матур булып яңарган дүләнә (халык арасында – камыр, камырлык, боярышник) агачын гына күрсәтә алдым.
 
Шигырьләр белән дә тормыш юлының бөтен сикәлтәләрен тасвирлап була икән. Илдус абыйда зарлану гадәте бөтенләй юк иде. Үз проблемалары белән кеше бимазалау аңа ят иде. Тискәре тойгыларны башкалар күңеленә күчереп, кешенең җан тынычлыгын бозудан да бик саклана иде ул. Килгән кайгы-хәсрәтне эчкә йота белергә кирәк дия иде. Аннан авыл халкы арасында Илдус абыйның әтисе турында элегрәк шундый афоризм йөри иде: Сабир абзый сабыр булырга кушкан! Урсай авылында һәм Тымытык районында җитәкче вазыйфаларда эшләгән сугыш ветераны Сабир ага Гыйләҗевнең холык-фигыле, сабырлыгы һәм кешеләр белән эшләүдә әйдәман сыйфатлары Илдус абыйда да ачык чагылды.
 
Үз сәләте һәм тырышлыгы белән ирешкән бәхетле еллары күп булды аның. Әмма тормыш фаҗигалары да бер-бер артлы сагалап кына торды. Беренчесе – 2 яшендә үк әнисеннән ятим калу булгандыр. «Серле мәгарә» китабында (1995) урын алган «Әнкәйне сагыну» шигырен 1990 елда ук яза ул. Якты дөньяга тугач та анасының күкрәк сөте белән тереклек итә башлаган адәм баласы гомере буе үзенә тормыш бүләк итүчене исеннән чыгармый. Шул хис аңа да хас.
 
Синең куллар аккош мамыгыдай
Булганнардыр йомшак.
Алар назын гомер буйларына
Тоймас идем юкса.
Синең күзләр тулган ай шикелле
Булганнардыр якты.
Эзләр идеммени алар нурын
Шушы көнгә чаклы?!
Гамәлләрең чиста булганнардыр
Чишмә суы кеби.
Кешеләрдә гел матурлык кына
Эзләр идеммени?...
 
Әтисен дә, үги әнисе Мөшәрәфә җиңгине дә мин яхшы хәтерлим. Шөкер, бик йомшак, киң күңелле апа иде ул. Шулай булмаса, һәр җәйдә Илдус абый үзе дә, аның ишле туганнары – Кырым якларыннан офицер Мирзаһит абый, Таҗикстаннан укытучы Фәния апа, Себердән нефтьче Марс абый, Алтайдан Ардинат абый (соңрак күп еллар Әлмәт райбашкарма рәисе урынбасары) үги әни янына кайтып йөри алмас иде. Алар берсе дә юк инде, бары тик төпчек сеңелләре Розалия гына Азнакайда, ире Әдип белән матур, тигез тормышта яшәп ята. 60нчы елларда авылда алардагы кебек алма бакчалары бик юк әле, мин анда еш була идем. Хәтердән чыкмый: ул елларда Сабир абзый Мөшәрәфә апа белән парлашып, җәйге кичке көннәрдә, авылда көтүләр кайткач, сыерлар савылгач, әкрен генә урам әйләнеп кайтырга чыгалар иде. Һәр капка төбе тулы халык, олысы-кечесе шунда, халык аралаша, бер-берсеннән качып яшәми. Бай да юк, ярлы да, җитәкченең дә, колхозчының да төп байлыгы – ихатадагы бер сыер. Һәркем эшләп ашый, хәзерге кебек эшләмичә ашауга ирешү өчен мәкерле көрәш беркемнең дә башына килми.
 
Кешеләрнең бер-берсен дус-туган күргән заманнар иде әле ул, бер-берсеннән күпсенү, көнләшүләр юк чор. Бүген безнең авылның 11 еллык урта мәктәбендә 80ләп бала укыса, ул вакытлардагы 8 еллык мәктәптә 800 тирәсе укучы укыган еллар булган. Әнә шул мохиттә күркәм холык та, эш сөю, тормышны җигелеп тарту сыйфатлары да формалаша булачак шагыйрьдә. Кыскасы, вакытында туып, вакытсыз дөнья куя ул.
 
Хәзерге авылдан милли җанлы зыялы татар чыга алмас иде. Ниндидер яшерен көчләр, дәүләт яклавы астында, авылларны бетерү чарасына кереште. Авыл икътисадын бетерү өчен колхоз-совхозлар юк ителде. Милли мәдәниятне-мәгарифне бетерү өчен мәктәпләрне яптылар, яба алмаганнарын эчтән таркаттылар. Чит милләт кешеләренең авылга килеп утырулары да милли рухны какшатуга юл ачты. Быел Урсайда 1нче сыйныфка укырга кергән 6 баланың икесе әрмән. Нинди телдә – татарчамы, әрмәнчәме – укытырга дип бик озак баш ватканнан соң, «алтын урталык»ны таптылар – урыс телен сайладылар. Гасырлар буе татарлар гына яшәгән авылга чиркәү саласы гына калды.
 
Үзенең васыяты буенча шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең җәсәде ата-бабалары җирләнгән туган авылында түгел, ә үзе хезмәт куйган һәм яшәгән Туйкә авылында җирләнде. Туган авылыбызда безнең нәселдән 1962 елгы Фазылҗан төпләнеп калды, ул – югары белемле инженер-механик, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.
 
Илдус абый гаиләсендә җәмәгате Рәйсә апа туганының ятим калган улы Вәкил дә җил-яңгыр күрми үсте, соңрак аның бәхетсез язмышы йөрәкләрне өтте. Озакламый Илдус абыйның гына түгел, бөтен нәселебезнең олы хәсрәте булып, мәктәп тәмамлаган елны, институтка кереп кайту белән уллары Илнур фаҗигале төстә вафат булды. Әнә шул чакта да йөрәген кан елатып, байтак шигырьләр яза алды ул. Улына багышлап язылган күпсанлы шигырьләренең берсе «Алар бәхетлерәк» дип атала.
 
Мин үземне жәлләп сыкрыйм бугай,
Уйлаганда улым хакында.
Кызганырга мохтаҗ түгел лә ул:
Ул бит өстә – Ходай катында.
Безнең кебек, тормыш көтәм диеп,
Арып-талып чабып йөрмидер.
Җәннәттә бит түгеп җирдәгечә,
Бөтен нәрсә җитү, көйледер.
Ходай бирде, Ходай алып китте,
Булалмады безгә таяныч.
...Киткәннәр бит бездән бәхетлерәк,
Җирдә калганның хәл – аяныч...
 
Аяныч шул! Шуны раслап язган шигырьләре бик күп аның. Түрәләр дә укыгандыр аларны. Алай дисәң, шигырь укучы түрәләр бармы соң ул хәзер? Менә «әйтсәң – сүз, төртсәң – күз» булырлык кайбер шигырь юллары:
 
Безнең илдә гадәт шундый:
Эшең барса мактыйлар.
Чумара да бирә белсәң...
Бәйләнмиләр, какмыйлар.
...Ришвәт бирер җай тапмасаң,
Бетерәләр, таптыйлар...
(«Гыйбрәтле бизнес»)
 
Бер ишләре чумды Девонгача,
Кемдер завод басып алды.
Галим-голәмәләр, мөгаллимнәр
Кәгазь-каләм тотып калды.
(Рәсәйчә хосусыйлаштыру)
 
Күрсәттегез, күрсәттегез:
Ил таркалу газабын да,
Байлык бүлү базарын да,
Ни көтәдер азагында?
Халык бөлде, баедыгыз,
Миллиардлар каердыгыз.
...Сезнең өчен кайгырмыйбыз,
Илне исән калдырыгыз!
(«Ул булса югалмабыз»)
 
Читкә чыгып китмичә, туган ягының, ата-бабалар гомер иткән туган җиренең улы булып калу Илдус абыйга кыйммәткәрәк төште, һәрхәлдә, ил буйлап таралып, урыска әйләнеп беткән туганнар белән чагыштырганда. Тарих өчен дөреслекнең күзенә карап әйтергә кирәк, Ходай биргән сынаулар өстенә, лаеклы ялга киткәнче җирле түрәләр аңа ясалма «сынауларны» яудырып кына тордылар. Хезмәт кенәгәсендәге дистәләрчә язу шул турыда сөйләмимени?! Эштән-эшкә күчеп, бар җирдә дә яраклаша алмас, йөгенеп хәлдән таяр, абынып егылыр, дип көттеләр. Ләкин ул абынмады, «янмады», чабышкы ат шикелле һаман башын югары тотты. Түбәнгә тәгәрәмәде, үр арты үр яулады. Әмма масаймады, кычкырып йөрмәде. Татарстан Югары Советы депутаты булгач та, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен СССР Министрлар Советы премиясен алгач та, шулай булып калды. 60 яше тулгач, пенсиягә чыгып эштән китте, рәхәтләнеп иҗат итте.
 
Тукай премиясе биргән булсалар да, аның яралы күңеленә ул әлләни дәва була алмас иде. Аны гадирәк әйберләр шатландырды: укытучы-остазыбыз, язучы Мәхмүт Хәсәнов премиясе белән бүләкләнгән берничә шигырь җыентыгы авторы – Тәкыя апа Шәрипованың туган авылы Кара-Зиректә (Ютазы районы) укучылар белән очрашу вакытында һәм шагыйрь Дамир Гарифуллин төзегән шәҗәрәне кулга алгач шатланулары минем күз алдында тора. Россиянең атказанган артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов белән очрашу, аңардан ишеткән ихлас җылы сүзләр Илдус абыйның бераз булса да гомерен озайтты. Балачакта су коенып үскән Ык елгасын һәм аның балыкларын, үз умарталыгындагы бал кортларын һәм аларның балын ярата иде. Һәм, әлбәттә, оныклары чыр-чуын һәм аларның борчуын барыннан да бигрәк яратты...
 
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым, дип өзгәләнгән иде узган гасыр башында Г. Тукай. Илдус Гыйләҗевнең шуңа аваздаш «Нигә алай?» шигыре бер очраклылык кынамы, әллә бер гасыр үтеп тә кешелек дөньясы һаман бер урында, бер сазлыкта газапланамы – чагыштырып, нәтиҗә ясасыннар диеп, махсус язып калдырганмы ул аны?
 
Шапшакланып беттем инде, дөнья,
Үз-үземнән хәтта өркерлек.
Тапланмыйча гына яшәр өчен
Бармыни соң синдә мөмкинлек?
«Түбәнлекләр аша үтмәсәләр,
Матурлыкның кадерен белмәсләр,
Чирканмыйча гына яшәсәләр,
Җир йөзеннән туеп китмәсләр», –
Дип уйлыйдыр. Барсын белеп торгач,
Бераз хәтер кала – бары шул.
...Җирдә яшәү – шапшаклыклар кичеп,
Пөхтәлеккә үтеп барыш ул...
 
Тукай һәм Илдус аганың рухлары шат булсын иде: алар гомере генә җитмәгән керләнгән дөньяны пакьләү, шапшак дөньяны пөхтәлеккә тиендерү эшен дәвам итәрлек милләт уллары һәм кызлары бар бит әле бездә.
 
Илдус Гыйләҗевнең шигырьләре рус, инглиз яки төрек телләренә дә тәрҗемә ителмәгән, алар өчен әлләни зур премияләр дә бирелмәгән. Китаплары укып бетермәслек күп тә түгел. Әмма күңелемдә шундый бер якты өмет яши: бәлки, әле аның шигырьләрен укып өлгермәгәннәрдер. Аның шигырьләре киләчәк өчен язылгандыр. Хәзер шигырь кайгысы мени соң кешедә. Килер бер көн: кешеләр интернет аша булса да, шигырь укып яши башларлар. Менә шунда шагыйрь Илдус Гыйләҗев «яңадан туар».
 
Сүземне аның «Туган җир» шигыре белән тәмамлыйсым килә:
 
И туган җир, и матур җир,
Кендек каным тамган җир.
Атам-анам гомер иткән,
Бабамнардан калган җир.
Суларында коендырган,
Туендырган җайлы җир.
Иген уңган, җәнлек тулган,
Кара һәм ак майлы җир.
Татар җанлы вә иманлы
Оныкларга калыр җир.
...Бөтен гөнаһларым белән
Куенына алыр җир!
 
 

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Азнакай районы
Матбугат.ру
№ --- | 15.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»