|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2021 Киңәш-табыш
Толымының озынлыгы 1 метр булган Тинчурин театры артисты Айсылу Мөсәлләмовадан чәч тәрбияләү КИҢӘШЛӘРЕ"Чәч - хатын-кызның бизәге һәм ул аңа дәрәҗә бирә", ди Тинчурин театрыi артисты Айсылу Мөсәлләмова. Айсылуга 28 яшь. Тумышы белән Башкортстанның Илеш районы Карабаш авылыннан. Толымының озынлыгы - 1 метр. - Чәчемне өйдә тәрбиялим. Кокос мае кулланам. Ул чәчне дымландыра, ялтырата. Гадәттә, чәчне юар алдыннан очына сөртәм, ярты сәгать йөрим, аннан юам. Болай эшләгәндә, чәчләр сынмый. Соңгы өч елда табигый шампуньга күчтем. Үлән суларына өстенлек бирәм. Җәй көне төрле үләннәр (зәңгәр, сары мәтрүшкә, әрем, кычыткан, каен яфрагы, нарат ылысы) җыям. Кыш буе шулар белән чайкатам. Әнием алоэ гөле үстерә. Аның өлгергән яфрагын кисеп, банкага салам, өстенә кайнар су агызам. Бераз төнәткәч, чәчемне чайкыйм Өйдә чәчемне җыеп куям. Аш бүлмәсендә һәрвакыт яулык бәйлим. Кеше арасына чыкканда, чәчемне таратам. Үреп тә куйгалыйм. Йоклаганда чәчемне карават башына асылындырып куям. Элек үреп ята идем, алай эшләгәндә чәч тартыла һәм өзелә икән. Шуңа күрә ятканда чәчне җыймавың хәерле. “Тау күрке - таш, баш күрке - чәч” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чәч күп кешенең энергетикасын үзенә җыя. Мин, гадәттә, кеше күп булган урыннан кайтсам, чәчемне юарга тырышам. Дөрес тукланмасаң, чәч коела башлый. "Ирек мәйданы", Эльмира СӘЛАХОВА
--- |
Иң күп укылган
|