поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.09.2010 Җәмгыять

ЮГАЛМАС КЫЙММӘТЛӘР АЛГА ДӘШӘ...

Кызык бу тормыш... Көнне-төнне белми киләчәккә ашкынган вакыт эчендә кешелек нинди генә хәлләргә тап булмый да, нинди генә үзгәрешләр кичерми. Буыннар бер-берсен алмаштыра, аларның һәркайсы бу дөньяны үз хыялындагыча төзергә, яшәп килгән тәртипләрне яңа идеяләр белән баетырга тели.

Җәмгыять тә “янарыш” тәэсиренә бирелми калмый, үзгәрә, элеккеге тәртипләр юкка чыгарыла. Алары исә үзләре генә юкка чыкмыйлар, ә кешеләрне дә ияртеп алып китәләр. Ләкин дөреслек белән ялганны аерырга булышыр өчен кешелек артыннан аксакал-тарих атлый. Аның шундый бай мәгълүматлы һәм үз эченә күп елларны алуы сәбәпле без үткәнебезне белә алабыз. Ул гына да түгел, кансыз вакыйгалар эчендә югалып калган асыл кешеләребезнең нахакка гаепләнүен, аларның никадәр акыллы, тәкъва фикер ияләре булуына төшенәбез, үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Шул рәвешле, үткәнебезнең ялгышларын, аларны башка булдырмау чараларын күрергә тырышып яшибез.

 

   Тарихта калган милләтәшләребезнең эшчәнлекләрен янадан алып тикшерү, анализ ясау бүгенге көндә бик еш күзәтелә, әлхәмдулиллаһ. Күптән түгел шундый уңышның чираттагысын күрергә насыйп булды.

 

   14нче сентябрь көнне гүзәл Болак буенда урнашкан Апанай мәдрәсәсе бинасында күп еллар яшеренеп яткан хакыйкатьнең ачыклануы, аны халкыбызга янәдән  җиткерелү кичәсе булып узды. Юк, бу башка кичәләр кебек шау-шулы музыкага, алкышларга күмелгән очрашу түгел,аның яңгырашын тояр өчен бары милләтәшеңнең сынауларга бай тормышын бер кат күз алдыннан кичерергә, аның өчен әрнү һәм шул ук вакытта шатлану да җитә!

 

   Әлеге милләтәшебез - кичәнең герое - Мөхәммәдсадыйк Иманколый иде. Бу очрашу аның 140 еллыгы уңаеннан уздырылды. Әлбәттә, кемдер бу исемне беренче тапкыр ишеткәндер , әмма аның шәхесенә, талантына, эшчәнлегенә күз салсак, Аллах юлында күп көч түккән хәзрәт, мәгърифәт өлкәсенә зур өлеш керткән галим һәм татар әдәбиятында бик күптәннән үз урының биләргә тиеш булган шагыйрь икәнлеген күрербез.

 

   Әлеге очрашуның кыйммәтенә, әһәмиятенә тагын да ныграк төшенер өчен шәхеснең тормыш юлына күз салып үтик.

 

   Мөхәммәдсадыйк Иманколый 1870 нче елда мулла гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Шәһиәхмәт хәзрәт Казанда сигезенче мәчетнең имамы булып тора. Мөхәммәдсадыйк башта Казан мәдрәсәсен тәмамлый, ә унбиш яше җиткәч Бохарага белем алырга китә. 1894 елда туган шәһәренә әйләнеп кайта, алтынчы мәчетнең имамы булып эшли башлый. Хәзрәт дини гыйлем белән шөгыльләнү өстенә дөнья гыйлеменә дә зур игътибар бирә - “Русча-фарсыча-татарча сүзлек” төзи. Аның өстенә Коръән сүрәләрен тәфсирләп китап итеп чыгара(“Тәсһил бәян”). Хәзрәтнең әлеге хезмәте мөселманнар тарафыннан бик уңай кабул ителә, әлеге хезмәткә Апанай мәчетендә имам-хатыйб булып торган Мөхәммәткасыйм Салихов бәяләмә яза. Хәтта хәзерге көн мөэмине өчен дә “Тәсһил бәян” зур ярдәмлек булып тора.

 

   Аллах Тәгалә әлеге колына иман һәм гыйлем, тырышлык кына биреп калмыйча аның күңеленә илһам нуры салган - шигырьләр язу сәләте биргән. Шагыйрь исә бу мөмкинлеген дә читтә калдырмаган, шигырьләр иҗат иткән.Ә алар исә тирән мәгънәгә ия. ”Иман” нәшриятында Иманколыйның “Мөнәҗәтләр. Газәлләр. Касыйдәләр” дип исемләнгән шигырьләр китабы басылып чыкты.

 

   Мөхәммәдсадыйк Иманколый җәмәгать эшләрендә актив катнаша.Ул 1919нче елда мөхтәсип итеп сайлана, мөселманнар съезды оргокомиссиясендә председатель булып тора.

 

   Илгә үзгәрешләр алып килгән революция дулкыны мөселманнарны зур кыенлыклар, сынаулар астында калдыра. Шуларның берсе булып мәдрәсәләрнең ябылуы санала. Әмма күңеле иман нуры белән ялкынланган белемле мөэминнәр өчен бу киртә түгел - илдә легаль булмаган мәдрәсәләр эшли башлый. Әлбәттә, бу эшкә Мөхәммәтсадыйк Иманколый да кушыла. Шушы гамәле өчен хәзрәт 1931нче елда ирегеннән мәхрүм ителә, ә 1932нче елда исә тоткынлыкта һәлак була. Милләтәшебезнең ялкынлы, тулы канлы  тормышы шулай тәмамлана.

 

   Кичәгә шәһәребездә милләт һәм дин яшәеше өчен күп көч куйган галимнәр, дин эшлеклеләре, укытучылар һәм студентлар җыелган иде(“Иман” мәркәзе рәисе Вәлиулла хәзрәт Якупов, “Ак мәчет” имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сабиров, Казан Ислам көллияте директоры урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Әлмира Һәдия һ.б.) Әлеге очрашуны Вәлиулла хәзрәт Якупов алып барды. Иң беренче максат - Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү булганлыктан аның нәселе, дини эшчәнлеге һәм, әлбәттә, иҗаты хакында сөйләп үтте. Без утырган бина әлеге шәхес укыган мәдрәсә булган икән бит!

 

   Мөхәммәтсадыйк Иманколый үзе юкка чыгарылса да, нәсел җебе бүгенге көндә дә дәвам итә. Кичәгә аның дүртенче буын дәвамчысы - Гөлчирә Иманколый да килгән иде. Ул бабасының гаилә хәле, эшчәнлеге, иҗаты хакында сөйләде, шигырьләрен укып күрсәтте.Ни кызганыч, оныклары арасында дин эшлеклесенең сукмагын дәвам итүче  юк икән. Күпме еллар “халык дошманы” баласы булып йөртелү тудырганмы бу битарафлыкны? Монысы билгесез. Әмма мулла дәвамчысы булган бу затлы нәсел  киләчәктә әлеге изге сукмакның эзләрен кабат янартмый калмас әле.

 

   Очрашуда күп фикерләр әйтелде, уңышлы нәтиҗәләр ясалды. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимәләр исә кичәбезнең герое кебек шәхесләр тәрбияләү өчен бөтен тырышлыкны куярга, сынаулар алдында каушап калмаска, мөмкинлек туу белән балаларны гына түгел, хәтта өлкәннәрне дә дөрес юлга бастырырга тырышырга кирәклеген искәрттеләр.

 

   Әлеге кичәдә катнашучылар арасында өлкәннәрдән дә күбрәк булып яшьләр җыелган иде. Һәркайсы тамашачылар өчен ниндидер бүләк алып килгән. Әйтик, Нияз Сабирҗанов фәнни доклад әзерләсә, Рифат Сәлах шигырьләр, “Кыстыбый” төркеме исә күңелле миниатюралар уйлап тапкан. Алардан тыш әлеге кичәдә бик күп яшь шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырап үтте. Очрашу күңелле иде!

 

   Әлбәттә, мөселманнар җыелган җирдә Коръән яңгырамый калмый, кичәне тәмам итү максатыннан Нияз Сабиров моңлы итеп сүрә укыды. Ә күрше бүлмәдә очрашуга килгән кунаклар өчен табын әзерләнгән иде...

 

   Кичәгә килүчеләрнең күңелендә нинди фикерләр һәм тәэсирләр калды соң?! Әлеге шәхес киләчәктә кабат онытылып, халкыбыз күңеленнән юылмасымы?! Аның исеме үрнәк булып буыннардан-буынга күчә барырмы?!

 

   Мөхәммәтсадыйк Иманколый, чыннан да, бүгенге көндә безнең өчен үрнәк шәхес. Аны дөньяның болганчыклануы, җәмгыятьнең үзенә каршы “кадимче” дип көрәш ачуы куркытмый, ул үзенең дини эшчәнлеген дәвам итеп, халыкка хезмәт итүен белә, шигырьләрендә динсезлекнең тирән упкынга алып киләчәген алдан сизеп кешелекне кисәтергә тели. Әлбәттә, хәзерге көннең иманлы яшьләре бу фикер белән күптән килешкән инде. Алар хәзер үзләре милләт язмышы, дин өчен ныклап көрәшәләр, гасырлар буе югалмый сакланып килгән мираслар белән бүгенгене, киләчәкне бәйләргә тырышалар. Очрашуга килгән яшьләрнең күплеге дә моңа бер ишарә иде.

 

   Ләкин күңелне сызландырган уйланулар да булмый калмады. Бүгене көндә мәктәпләрдә укучы балалар, студентлар динебезгә каршы баш күтәргән, Аллаһның барлыгын инкяр иткән әдипләрнең иҗатын өйрәнәләр. Аларның әсәрләрендә динсезлекне пропагандалаган идеяләр тәэсире яшь буынга тискәре йогынты ясамас дип беркем дә әйтә алмый. Ә менә Мөхәммәтсадыйк Иманколый кебек шәхесләребезнең иҗатларына күбрәк урын бирелсә, халкыбызның тормышка булган карашы уңай якка үзгәреп, әхлаксызлык кимеп, милләтебез чәчәк атар иде.


Хөсәенова ГӨЛНИРӘ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»