|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2021 Җәмгыять
Кино йолдызы Брюс Уиллисны кибеттән куып чыгарганнарАмерика кино йолдызы Брюс Уиллисны, битлек киюдән баш тартканы өчен кибеттән куып чыгарганнар. Моның турында видеосы юк, әмма Америка массакүләм мәгълүмат чаралары шулай дип язып чыгарган. Янәсе, "крепкий орешек" Лос-Анджелеста кибеткә битлексез кергән. Хәтта муенындагы банданасын да йөзенә тартмаган. Кибет хезмәткәрләре актёрга авыз-борынын капларга кушканнар, тик ул буйсынырга теләмәгән.
Шуннан инде Уиллисны урамга куып чыгарганнар. Ул бит әле кино йолдызы дип тормаганнар.
Чыганак: Маsh
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|