|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2021 Җәмгыять
"Ералаш"ның әтисе Борис Грачевский вафат"Ералаш" балалар юмористик журналының сәнгать җитәкчесе Борис Грачевский 72 яшендә вафат булды. Бу хакта аның хатыны Екатерина Белоцерковская хәбәр итте. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 28 декабрьдә танылган режиссерны коронавирус белән госпитализацияләп, реанимациягә салганнар иде. Аңарчы ул өйдә терапия узган була.
Кичә Грачевский вафат булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, режиссерның сәламәтлеге белән башка проблемалары да булган. Ул тире яман чире белән дә көрәшкән. Күпбалалы әти кешегә операцияләр һәм химиотерапия кичерергә туры килә.
Борис Грачевский 1949 елның 18 мартында Мәскәүдә туган. 1968 елда Калининград механика техникумын тәмамлый. Горький исемендәге балалар һәм яшүсмерләр фильмнарының Үзәк киностудиясендә өлкән администратор булып эшли. 1974 елда драматург Александр Хмелик белән бергә "Ералаш"балалар юмористик киножурналына нигез салучы була.
1974-1984 елларда Борис Грачевский "Ералаш" директоры, ә 1984 елдан сәнгать җитәкчесе була.
Фото: РИА Новости
--- |
Иң күп укылган
|