поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2021 Дин

Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына бурычлар билгеләде (ФОТО)

Казанның Галиев мәчетендә нәзарәтнең Аксакаллар шурасы утырышы узды. Чараны шура әгъзасы, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Коръән аятьләре укып башлады, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин дога кылды. Утырышны Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды.

Ул беренче чиратта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы башланганын билгеләп үтте, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәтләрен җиткерде, әлеге комиссиядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның әгъза булып торуын искә төшерде.

Алга таба сүз Аксакаллар шурасы тарафыннан 2021 елда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бурычлар һәм тормышка ашырырга ниятләнгән планнар буенча фикер алышу хакында барды. Утырышта Казанда татар-мөселман мәктәбен булдыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, күп телләр өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү, эш сөючән һәм булдыклы татар ул-кызларын тәрбияләү мәсьәләләре күтәрелде. Моннан тыш, Аксакаллар шурасы әгъзалары мөфтиятнең республикабыздагы Әлмәт, Алабуга, Балтач һ.б. мөхтәсибәтләрендә татар телендә тәрбия бирүче мәктәпләр булдыру тәҗрибәсенә ия булуын ассызыкладылар.

Күренекле татар галиме, тарихчы Индус Таһиров нәзарәтнең мәчет каршындагы курсларда ислам дине нигезләрен татар теле өйрәтү дәресләре белән бергә алып бару башлангычын хуплады һәм аны милләт өчен бик изге, кирәкле эш дип бәяләде. “Әгәр дә татарлар революциягә кадәр Россиянең укымышлы халкы булган икән, моңа безнең динебез, мәдрәсәләребез, муллаларыбыз сәбәпче. Чөнки уку-укыту көчле булган, һәрбер авылда кызларны һәм малайларны аерым укытканнар, мәчет һәм мәдрәсәләр эшләгән”, – дип, ул татар теле дәресләре, вәгазьләр уку, борынгы китапларны өйрәнү, саклау тәҗрибәсен дәвам итәргә чакырды.

Алга таба Аксакаллар шурасы әгъзалары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәтнең туган телебезне үстерү юлына басуын билгеләп, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү буенча тәкъдимнәре белән бүлештеләр. Мәсәлән, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин узган гасырның 90-нчы елларында татар мәктәпләрендә иске имля дәресләрен кертүнең нәтиҗәле булуын ассызыклады. “Бабаларыбыз кулланган хәреф, әлифбаларны кечкенәдән өйрәнә башлау яшь буында дингә кызыксыну уятты, алар хәзер мөселман гаиләләре кордылар, балаларына мөселман тәрбиясен бирәләр. Шуңа иске имля, гарәп әлифбасын өйрәтүгә юк кына әйбер дип карарга кирәкми, аны балаларга сеңдерергә кирәк”, – диде ул.

Ә менә Аксакаллар шурасының Мөслим районы вәкиле Расих хәзрәт Каюмов халык санын алу кампаниясендә җиң сызганып эшләргә чакырды: “Безгә, татарларга, халык санын алу алдыннан тарихи китаплар бастырырга кирәк. Халыкның үзаңын күтәрергә кирәк”, – диде ул һәм халык белән ныграк аралашырга кирәклеген әйтте.

Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов балалар өчен телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру өчен чараларны һәм мөмкинлекләрне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. “Хәзерге балаларны китапка тартырга кирәк. Алар телефонда мультфильмнар, видеороликлар карап утыра. Татар телле контентны үстерүгә үз өлешебезне кертсәк иде. Бу конкрет тәкъдим”, – диде ул.

Очрашу ахырында Аксакаллар шурасы әгъзалары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар телен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм шура исеменнән аны киләсе срокка мөфти итеп сайларга тәкъдим иттеләр.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»