• 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
  • 17.05 Ваһапов фестивале гала-концерты. Салих Сәйдәшев концертлар залы. 18:30
  • 14.06 "Җәлил" спектакле. Җәлил ис. опера һәм балет театры. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Ищу девушку к себе на подселение Оплата : 10000р всё включено Квартира расположена в Азино-1, ул. Закиева Тел: 89655873557
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • Казанда хозяйкадан гостиница яки бүлмә снимать итә.Риэлторлар борчымасын иде.89274823084
  • Казаннын Ибрагимов тукталышында кызларга бер булмэ арендага бирелэ. Автобус тукталышлары, кибетлэр якын. Комиссиясез. Бэясе 7 мен сум. +79179361290 (ватсап)
  • Печэн кыскыч (пресс) сатыла. Актаныш. +7 927 038-10-35
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтәбез! 24/7. 89196271171
  • Требуется бухгалтер, экономист в бюджетное учреждение с. Актаныш 88555232062,88555232034
  • Актанышта Ленин урамында 2катлы йортнын беренче катында1 булмэле фатир сатыла бэясе килешу буенча.тел.89274983213.
  • Ат арбалары сатабыз (4 данә), автомобиль тәгәрмәчләрендә ясалган. Эре малга алмашу мөмкинлеге бар. Телефон +79393672297

 
 

 
Архив
 

               

14.01.2021 Криминал

Авылдагылар кечкенә сабыйны төнгә сарайда калдыру турында тулырак сөйләделәр

Алексеевск районында булган башка сыймаслык хәл турында без Кыркүл авыл җирлегенә шалтыратып белештек. Бик каты туңу билгеләре булган ике нарасыйны да республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Дүрт яшьлек кызның кул чугы зыян күргән. Яшь ярымлык малай - реанимациядә, авыр хәлдә.

Төнге фаҗига турындагы хәбәр Кыркүл авылында яшен тизлеге белән таралган. 22 яшьлек ана ике баласын салкында калдырган. Бу төнне авылда - 32 градус салкынлык булган.
 
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белдергәнчә, хатын-кыз әнисе белән бергә яшәүче ир-ат белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, ир белән хатын арасында тавыш чыккан, 22 яшьлек хатын ике баласын алып, үзенең иске өенә киткән, бирегә килгәч, ана кеше балалар белән монда төн кунарга калган. Олы кызы өши башлагач, ул яшь ярымлык улын онытып, беркем яшәми торган өенең тәрәзәсен ватып, кызы белән эчкә үткән. Төнге сменадан кайткан әби өйдә кызын һәм оныкларын тапмагач, аларны эзли киткән.
 
Сарайда йоклап калган сабыйны нәкь менә ул табып алган.
 
13 гыйнвар көнне төнге сәгать икедә Кыркүлгә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәм опека органнары хезмәткәрләре чакыртылган.
 Авыл җирлеге башлыгы Елена Косова сүзләренә караганда, 22 яшьлек ана олы кызы белән бер ел элек бирегә күченеп килгән, моңарчы ул Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә яшәгән. Гаилә имин булмаганнар исәбендә тормаган. Шуңа күрә биредә яшәүчеләрне әлеге хәл гаҗәпкә калдырган.
Ике бала да хәзер ДРКБда. Кызның хәле яхшырак, ә малай әле дә реанимациядә.
 
Алексеевск район суды балаларның 22 яшьлек әнисенә карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайлау турында тикшерүченең үтенечен караган.
Утырышта катнашкан район прокуроры Павел Абрамов тикшерү үтенечен хуплаган.
Яшь әни суд залында елап җибәргән һәм балаларны үтермәдем һәм үтерергә теләмәдем, шулай ук кылганнарымны таныдым, дип ялварган.
Суд дәүләт гаепләве таләпләрен канәгатьләндергән һәм хатынны 13 мартка кадәр СИЗОга җибәргән.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.01.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (909654) / 15.01.2021 21:21:57

Рая, дорес эйтэсез, матбугат сайтында нишлэптер хэрвакыт хаталы язмалар була, язганнарын укып тикшермичэ сайтка куялар, укучыларына хормэтсезлек курсэту дип уйлыйм..
Ике баласын алып иске оенэ киткэн, тон кунарга калган , зур баласы эши башлагач беркем яшэми торган ойнен тэрэзен ватып ойгэ кергэн, э ойгэ кергэнче кайда тон кунарга калган булуы анлашылмый..

№3 (909651) / 15.01.2021 18:01:13

Эчкэн кешене кем тыя алсын. Эле семьядагылар тыя алмый да, ниндидер авыл хужалыгы башлыгын тынлый ди ул. Эйткэнен кутенэ дэ элми

№2 (909644) / 14.01.2021 23:07:17

Ник ул мәкаләне аңлаешлырак итеп язып булмыймы икән? Кайсы өйдә, кайсы ана, кайсы бала? Бутап бетергәннәр. Киттем, русчасын эзләп карыйм. Аларныкын русча начаррак белсәң дә аңларга була.

№1 (909643) / 14.01.2021 21:03:31

Авыл җирлеге башлыгы ниндирәк кеше микән соң монда? Авылда хәзер башлыкка бер эш юк бит: шул алкаш хатыннарны да тыя алмагач, куарга кирәк аны эшеннән.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar