поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.01.2021 Җәмгыять

«Мин үземне үлгән итеп күз алдына китерәм»

Белмим, бу мәсьәләдә нидер әйтергә хакым бармы икән… Төгәл генә аңлатып та, хәтта аңлап та булмый аны. Кешене өйрәтү генә җиңел. Тик сез үзегезгә кулай дип тапсагыз, кабул итәрсез, кирәкми дип уйласагыз, куллануга алмассыз, башкаларны гына өйрәтерсез. Бүтәннәрне өйрәтүдән дә рәхәт нәрсә юк.

Йокларга җыенасың, мәсәлән. Иртәгә әллә күпме проблемаң көтеп тора, күзгә йокы керми, башта мең төрле уй бутала. Менә шундый чакта түшәгеңә сузылып ятасың да аз гына вакытка үзеңне үлгән дип күз алдына китерәсең. Мин шулай итәм. Кайчагында.
 
Ә бит, бер карасаң, бу шаяру – шулкадәр җитди нәрсә. Бу дөньяда әллә күпме кеше кичен йокларга дип ята да иртән тора алмый. Һәм ул кеше син дә булырга мөмкинсең – һәрбер кеше гомер эчендә бер тапкыр үлә ич инде. Беркем дә аннан качып кала алмый.  Шулай тиеш. Иртән бөтен дөнья йокыдан уянган чакта, мәсәлән, мин уяна алмаска мөмкинмен.  Бер карасаң, бәхетле үлем инде – чирләп, үзең җәфаланып, кеше интектереп бәндә кулына карап ятасы түгел. Ләкин уянасың икән, Аллага шөкер итәргә кирәк. Шатланырга кирәк. Чөнки бу – адәм баласының иң зур шатлыгы. Димәк, сез исәнсез, яшәү дәвам итә.
 
Уянгач, аяк-кулларны хәрәкәтләндереп карыйсың. Алар эшли: йөриләр, бер кыенлыксыз хәрәкәт итәләр. Шуннан торып хаҗәтеңне үтисең, юынасың, тешләреңне чистартасың, гимнастика ясап аласың… Бөтен нәрсә исән-сау. Настоящый Аллага шөкер!
 
Ә бер карасаң… Әйдә бер генә мизгелгә шуны күзаллап карыйк: уяндың, ә сүз әйтәлмисең…  яки атлый алмыйсың… яки кулларың хәрәкәтләнми… Качып та китәлмисең, сүз дә әйтәлмисең, хәтта кукиш та күрсәтәлмичә кеше күзенә карап ятасың. Фаҗигаме? Фаҗига! Мондый хәлдән Ходай үзе сакласын. Шуңа күрә Ходай Тәгаләгә шөкер итәргә кирәк. Шатланырга!
 
Әле йокыдан торып та өлгермисең, сине ике шатлык көтеп тора дигән сүз. И, без ашыгабыз инде, вакыт әрәм итәсе килми. Капкалап алырга да чыгып китәргә кирәк. Тизрәк табынга утырабыз. Табында ризык мулдан. Мулдан булса, зур шатлык. Чөнки адәм баласының ачлыктан интеккән чорлары да аз булмаган. Шуңа күрә табыныңда ашар ризык булу – бик зур нәрсә. Зур шатлык.
 
Ләкин шатлыкның иң зурысы табындагы ризык кына түгел әле, аның иң зурысы – синең ашый алуың. Әгәр ризык юк икән, син аны кайчан да булса бер  юнәтергә мөмкинсең. Бу бары тик тырышлыктан, тынгысызлыктан тора. Хәзерге чорда шулай. Ләкин ниндидер чиргә юлыгып, сиңа ашарга ярамый икән, беркем дә ярдәм итә алмый. Хәтта табиблар да һәрчак түгел.
 
Шуннан ягымлы елмаеп хатының сине эшкә озатып кала. Уңышлар тели, бит очыңнан үбеп ала. «Кайтуыңа нәрсә пешерим?» – дигән була. Менә монысы да шатлык бит инде. Йортыңда яратып көтеп торучылар бар икән, эшеңне эш итәргә, начар юлларда йөрмәскә тырышасың. Гаилә ул – кешенең күңел бөтенлеген саклаучы зур көч.
 
Мин инде барысын да санап тормыйм. Әткәң-әнкәң исән-сау булу да зур куаныч. Алар гади генә карт белән кортка түгел, кешене үткәннәр белән тоташтырып торучы тылсым, гомер агачының тамырлары ич.
 
Менә шул рәвешле адәм баласы иртән торып өеннән чыгып киткән арада гына да никадәр күп шатлыкка юлыга.
 
Шушы шатлыклардан түбәсе күккә тиядер дисезме? Шиш! Ул аларны күрми дә. Тапап уза. Чөнки аның күзләре көндәлек мәшәкатьләр белән томаланган. Кайдан цемент юнәлтергә, ничек фураж алырга, акча кайдан табарга, кайсы кибеттә карабодай ярмасы арзанрак икән… Төрле кешенең төрлечәрәк инде, әмма бернәрсә хак – ул таң белән үзен каршылаган зур шатлыкларны күрми.
 
Менә сез меңлекләрне аяк астына салып таптый-таптый, эт койрыгында ялтырап киткән бер тиен артыннан чапкан кешене күз алдына китерә аласызмы? Бу очракта шулайрак килеп чыга. Кеше үзен уратып алган иң зур байлыкларны, иң газиз шатлыкларны таптый-таптый, вак-төяк артыннан йөгерә. Кемнең кем булуына карамастан.
 
И, кызык инде бу адәм баласы… Бер карасаң…
Фото: пиксабай
 

Марат КӘБИРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.01.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»