|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2021 Шоу-бизнес
“Уральские пельмени” тапшыруы йолдызы коронавирус аркасында урманга киткән“Уральские пельмени” шоуы аша күпләргә яхшы таныш юморист Андрей Рожков сәхнәдән китүен рәсми рәвештә хәбәр итте. Артист хәзер урманчы булып йөри. Яңа эше өчен бер тиен акча түләмәсәләр дә, ул рәвешле вакыт үткәрү күңеленә хуш килә икән. Берничә ел элек ул иҗатташы Вячаслав Мясников белән “Уральские пельмени”дан аерылып, “Ваши пельмени” проектын башлап җибәргән иде. Әмма Екатеринбургта үткән һәм СТС каналында күрсәтелгән барлык зур тамашаларда алар элеккечә “Уральские пельмени” белән чыгыш ясаган булган.
“Сәхнәдән һәм иҗаттан китәм” дигән сүзләр Рожков теленә былтыр ук кергән. Сәбәбе һаман шул бер – коронавирус. Шуның аркасында килеп туган акчасызлык һәм иҗат итү мөмкинлеге булмау.
Чыганак һәм фото: bimru.ru
--- |
Иң күп укылган
|