• 28.01-31.01 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 28.01 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 13:00
  • 30.01 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:00
  • 12.02-18.02 Мунча ташы. Уникс. 20:00
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
Туган көннәр
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
    27 Гыйнвар теннисчы
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
    27 Гыйнвар актер
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
    27 Гыйнвар җырчы
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
    27 Гыйнвар журналист
  • 28 Гыйнвар Әнвәр Нургалиев
    28 Гыйнвар җырчы
  • 29 Гыйнвар Илья Славутский
    29 Гыйнвар актер
  • 29 Гыйнвар Илдус Фәиз
    29 Гыйнвар дин әһеле
  • 29 Гыйнвар Ирек Галиев
    29 Гыйнвар җырчы
  • 29 Гыйнвар Мансур Гыйләҗев
    29 Гыйнвар драматург
  • 30 Гыйнвар Айдар Фәйзрахманов
    30 Гыйнвар җырчы
  • 23.01.21 Казанда 1 бүлмәле квартира снимать итәм. телефон 8-999-169-52-21
  • 22.01.21 Карбышева 60 адресы буенча булмэ сдавать итэбез. Бэясе 10000сум.(квартплата белэн бергэ) 89274075533
  • 22.01.21 Глушко урамында бер бүлмәле квартир снимать итәргә бирелә. Айлык түләү - 16 мең. Тел.89274031387
  • 18.01.21 Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • 17.01.21 Бик яхшы сыйфатлы, үзебезнең умарталыктан бал сатам. 3л -110 сум, кәрәзле бал - 700 сум, чикләвекле бал(550 мл) - 500 сум. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге бар. Күпләп алучыларга яхшы скидкалар. 89625497103
  • 16.01.21 натяжной потолокка диаметры 4см.янып чыккан лампа кирэк иде.булмэдэ артык якты-буш тормасын очен. Казан 89 393 75 70 48
  • 15.01.21 Кварталның Ф.Әмирхан урамында бер бүлмәле фатир снимать итәргә начар гадәтләре булмаган бер татар кызы эзлим. Барлык уңайлыклар бар. Айлык туләү - 13000 (6.500 сум). Тел.: 89393079089, 89179068047.
  • 15.01.21 Биектауда 1 булмле фатир арендага бирелэ Юбилейная урамы, барлык унайлыкларда бар. 89655953070
  • 14.01.21 1 булмэле фатир Академика Глушко урамында тэртипле (моселман) гаилэгэ арендага бирелэ. Мебель бар. 13 мен+ коммуналка+залог. Собственник. 8-98-69-17-51-15
  • 14.01.21 Минская урамында 2 булмэле квартира арендага бирелэ. Собственник 8-98-72-976-453
 
 

 
Архив
 

               

14.01.2021 Ана теле

“Сәхнә сөйләме” – телебезне саклаучы, аны баетучы да. Беләбезме, файдасын күрәбезме?

Иҗтимагый сөйләм төрләренең әйтмә һәм язма рәвешләрен берләштергән кушма формаларыннан фәндә иң тирәнтен һәм колачлы өйрәнелгәннәреннән матур әдәбият, матбугат сөйләменнән кала сәхнә сөйләмедер.

Театр җанлы татар кешесе бу кыйблада да шактый мәгълүматлы, хәбәрдар; Һәрхәлдә  Асия Хәйруллина, Гаптрәүф Нуриев исемнәре безнең артистларга, сәхнә әһелләренә генә түгел, тамашачы даирәсенә дә таныш. Бүгенге язма сәхифәбезне дә без шушы ике мөгаллимебез тәгълиматына нигезләнеп корырга ният иттек. Атаклы мөгаллимә актрисабызның “Тел күрке – сүз” (1978), “Дөрес сөйләргә өйрәнегез” (1992) китаплары бүген дә  алыштыргысыз дәреслек булып санала. Профессор мөгаллим Г.Нуриевнең хезмәтләре дә гамәли кулланыштан төшми. Бу ике белгечнең уртак хезмәттәшлеге дә хуплауга лаек.
 
Хөрмәтле артистыбызга багышланып “Заман” нәшриятендә  2012  елда басылып чыккан “Асия Хәйруллина. Ничек тиз узасың син гомер...” исемле саллы мәҗмуга-альбомның да автор-төзүчесе -- Г.Нуриев. Ике белгечебезнең дә бу кыйблада фәнгә керткән  өлешен искә төшерүне, аларның бүгенге әһәмиятен бәяләүне  укучыларыбызның үзенә калдырып, язмабызда аларның бу җыентыкта урын алган әңгәмәсенең бераз  кыскартылган эчтәлеге белән таныштырып канәгатьләник. Ул “Хәзерге сәхнә сөйләменең актуаль мәсьәләләре” дип атала (73-87 б.):

   “Г.С.: Асия Хәсәновна, сәхнә сөйләменең  иҗтимагый тормыштагы һәм милли мәдәнияттәге әһәмиятен дә билгеләп үтик әле.
   А.Х.: Татар теле сөйләмнәренең башка төрләре арасында сәхнә сөйләме ныклап урнашкан орфоэпик нормаларга ия. Моның белән ул профессиональ театрга –1906 елдан  бүгенге көнгәчә өзелмичә эшләп килгән театрыбызга да бурычлы.
   Татар әдәби теленең үрнәк әйтелеше, дөреслек үлчәме буларак, сәхнә сөйләме какшамас кагыйдәләргә, әйтелештәге электән килгән кагыйдәләрне катгый үтәүгә нигезләнгән. Шул ук вакытта сәхнә сөйләме көндәлек аралашу теленнән дә ерагаерга тиеш түгел.
 
   Г.С.:... Тик сәхнәдә, театр сәнгатендә, шартлылык та хөкем сөрә. Сәхнәдән яңгыраган сөйләм бик үзенчәлекле бит.
   А.Х.: Әлбәттә, схнәдә уйлап табылган шартлылык һәм табигыйлекнең үзара ярашып, бербөтен тәшкил итүе сәхнә сөйләменең үзенчәлекләрен билгели. Инде әйтеп узганча, сүз сәнгатенең, аерым алганда сәхнә сөйләменең, төп үзенчәлеге, бердәнбер булмаса да, аның нәрсәнедер зәвык белән хәбәрли алуында. Билгеле булганча, сәнгать эшлеклеләре сәхнә сөйләменең зәвык үзенчәлекләренә бик нык игътибар иткәннәр. (К.С.Станиславский, В.И.Немирович-Данченко...). Сәхнәдән сүз күтәренке, мөлаем, тантаналы, табигый яңгырарга, аһәң, ритм таләпләренә тулысынча җавап бирергә тиеш.
 
   Г.С.: Сәхнә сөйләменең тәэсирлелеге, сөйләүченең үзе сөйләгән вакыйга-күренешләргә мөнәсәбәтен, бәясен белдерү функциясе, ...хиссилек көчле...
   А.Х.: Сәхнә сөйләменең адреслыгы да бер генә төрле түгел, ә ике төрле: сәхнәдәге партнер һәм тамашачы-тыңлаучы да. Сәхнә сөйләменең тамашачыга юнәлтелгән булуы да бик әһәмиятле.
   Сәхнә сөйләме сөйләүченең кабатланмас, бары сәхнә сөйләмендә генә очрый торган роле белән дә аерылып тора. Сөйләүче-актер  -- драматург текстын ноктасы-өтеренә кадәр үзенеке итеп яңгыратырга тиеш. Сөйләм алдан әзерләнгән була, тик ул тыңлаучы-тамашачыга  аның күз алдында, шушы мизгелдә уйлап чыгарылган кебек тәэсир  итәргә тиеш. Үз сүзләреңне сөйләү һәм чит сөйләмне яңгырату – нык аермалы рухи халәт.

   Г.С.: ...Аудиториянең үзенчәлекләрен дә искә төшерик.
   А.Х.: Билгеле бер дәрәҗәдә  “эшкәртелгән” техникасыз сәхнә сөйләме була алмый. Буталчык, аңлашылмаучан дикцияле, камилләштерелмәгән сулыш һәм “ярлы” тавышлы сөйләм ул – әзерлексез сөйләм була.
 
   Г.С.:...Бар гомум әйтелеш, бар сәхнә өчен стилистик сайланган әйтелеш...
   А.Х.: ...Сәхнә сөйләме җанлы сөйләмнең барлык катламнарыннан аерылып тора.Чөнки пьесаның стиле вакыйгаларның урынына, вакытына, персонаҗларның нинди катлам кешесе буларак характерына, иҗтимагый чолганыштагы барлык тел чараларына  бәйле була.

   Г.С.: Ул вакытта театрда гомуми әйтелеш стиле дип нинди стильне саныйбыз?
   А.Х.: Безнең уйлавыбызча, сәхнә телендә җанлы сөйләм әйтелеше белән сәхнә шартлылыгы арасындагы каршылыкларны яраклаштырырга омтылган үзгә әйтелеш стиле барлыкка килә. Беренчедән, театр чынбарлыктагы җанлы сөйләм чалымнарын сакларга омтыла. Икенче яктан карасак, сәхнәдән һәр очракта да тормыштагыча сөйләшеп булмый. Бу кыенлыкны җиңүдә актер сөйләмен тулы әйтелеш стиленә якынайтуы һәм, шул ук вакытта, гади әйтелеш стиленә охшата алу осталыгы аша ирешә. Ә тулы әйтелеш стиле дип, сәхнә сөйләмендә әдәби нормага туры килгән әйтелеш алымын – сузык һәм тартык авазларның тулы, ачык яңгырашын; икенче төрлерәк әйтсәк, сәхнәдә уйнаучыларның бик яхшы дикциясен атыйбыз.
 
   Г.С.: Асия Хәсәневна, гади әйтелеш стиле дигәндә, Сез, җанлы яңгыраш, табигый тавыш төсмерен күзаллыйсыз бит?
   А.Х.: Тагын да төгәлрәк әйтсәк: әйтелештә авазларның дөрес яңгыравы белән беррәттән, аһәң сыйфаты – һәрбер сузык һәм тартык авазны яңгыратуда акустик сыйфатына ирешүне һәм дә орфоэпик җәһәтлек, ягъни артикуляция аппараты эшчәнлегенең дөрес сөйләм кагыйдәләреннән билгеле бер дәрәҗәдә генә “читләшеп”, рольдә  үзенчәлекле сөйләм (характерлы сөйләм) алымнарын да, ихтыяҗына карап, милли акцент, көндәлек сөйләм, җирле сөйләм үзенчәлекләрен дә чагылдыра алу мөмкинлеген атыйбыз.
   ...Сәхнәдән гомуми әйтелеш җирлеге сыйфатында, аваз әйтелешендә, тулаем фраза яңгырашында булсын, көнкүреш сөйләме дәрәҗәсенә төшәргә һич  ярамый... Актерның һәм кайбер реҗиссерларның сәхнә сөйләменең табигыйлегенә, халыкчанлыгына сылтап, сүзгә саксыз мөнәсәбәтен, сәхнәдән яңгыраган сүзнең аңлашылмаучылыгын, таркау фикерлеген берничек тә хуплап булмый.

   Г.С.: ...Кагыйдәләрдән бераз гына читләшеп, сөйләменә  башка төсмер биреп, актер кабатланмас образ да тудырырга мөмкин бит.
   А.Х.: Мөмкин, тик театр өчен бердәм орфоэпик кагыйдәләргә буйсындырылган, алардан, билгеле бер максатлардан тыш, читләшмәгән, чамасын белеп кенә кулланылган вариантлы  әйтелеш рәвеше иң кулай әйтелеш стиле дип исәпләнелә. Билгеле булганча, сәхнә сөйләмендә орфоэпик нормалар, персонаҗны характерлау максатында, һәрвакыт тулысынча үзгәрешсез кала алмыйлар. Ләкин, шулай да, орфоэпик нормадан читләшү нинди генә максатка юнәлдерелгән булуга карамастан, билгеле бер чиктән үтәргә тиеш түгел...”.
   
Төшенә барабыз: белгечләр фикере белән тамашачыныкы да туры килә. Шул ук вакытта тезисның төплерәк ачыклануын да телибез. Хөрмәтле Матбугат.руыбыз моңа каршы килмәс, язманың дәвамын да бәян итәр  дип өметләнәбез.
                                     Илдар Низамов,
                     филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.01.2021
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (909653) / 15.01.2021 18:53:00

Рәхмәт авторга

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar