|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2021 Дин
Намазны яланаяк укырга ярыймы?"Намазны озын күлмәк киеп, әмма яланаяк укысаң буламы? Яңа гына намазга бастым. Бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетермим", - дип сорый Апастан Сәрия М. Сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.
– Хатын-кызның аягы тубыкка кадәр ачыла икән, бу инде рөхсәт ителә. Ләкин тубыктан биегрәк булса, бу очракта гөнаһ саналачак. Шуңа күрә аяклар тубыктан өстәрәк ачылмаса, намазны яланаяк та укырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|