|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2021 Җәмгыять
Яңа туган сабый, абыйсыннан ковид йоктырып, 70 көн дәваханәдә ятканИспаниянең Валенсия шәһәрендә COVID-19 йоктырган яңа туган сабый, 70 көн дәваханәдә ятып, терелеп чыккан. Петру исемле малай абыйсыннан коронавирус йоктырган. Абыйсы коронавирусны бер симптомсыз кичергән. Петру туып, 9 көн узгач, аның сулыш алуы белән проблемалары башлана.
Петруны дәваханәгә көчәйтелгән терапия бүлегенә салалар. Беренче мәлләрдә сабый янына хәтта әти-әнисен дә кертмиләр, алар улларын видеоэлемтә аша гына күзәтә алган.
Тын алуы кыенлашудан башка, нәни малайның туклану белән дә проблемалары килеп туа. Болар барысы дә терелүне кичектерә. COVID-19ны кичергәннән соң тулысынча терелер өчен Петруга ике айдан артык вакыт таләп ителгән.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: @Vithas
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|