|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2010 Медицина
![]() "ТАБИБ ХАТАСЫ" ӨЧЕН КЕМ ҖАВАП БИРӘЧӘК?Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиядә яшәүче һәр икенче кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да табиб хатасы белән очрашырга мәҗбүр була. Ел саен Россия судларына табибларга каршы 700 дәгъва белдерелә, ләкин күпчелек очракта бу мөрәҗәгатьләр сәламәтлеккә авыр зыян килү һәм үлем очраклары белән генә бәйле Бездә табиблар белән судлашу гадәткә кермәгән, сәламәтлеккә зыян килү нәтиҗәсендә, дәвалаучыдан чынлыкта да акчалата компенсация алу очраклары бик сирәк. Аннан алып “табиб хатасы” дигән төшенчәнең дә төгәл генә аңлатмасы булмау мәсьәләне кыенлаштыра. Россия парламентарийлары тиздән бу проблемага ачыклык кертергә тиешле закон проектын карый башлаячак. Хәзерге вакытта “Медицина оешмаларының пациентлар каршындагы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы” федераль закон проектының тексты Россиянең Сәламәтлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган. Закон проекты тирәсендәге фикер алышулар аның кабул ителүнә кадәр дәвам итәчәк. Законны 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү күздә тотыла.
Закон проектының төп максаты – күрсәтелгән медицина хезмәте нәтиҗәсендә авыруның сәламәтлегенә китерелегән зыян өчен түләү алу механизмын булдыру. Яңа закон проекты буенча медицина хезмәтен күрсәтүче оешмаларның һәркайсы пациент каршындагы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри рәвештә иминиятләштерергә тиеш була.
Дөньяның барлык илләрендә дә мондый төр тәҗрибә кулланыла инде. Әлеге эшне төп өч юнәлеш буенча оештырырга була: авыруның үзен гомеренә, яки сәламәтлегенә зыян килүдән, табибны хатадан һәм медицина оешмасының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү. РФ Сәламәтлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре безнең илдә соңгысы иң уңайлысы булыр дигән фикердә.
Әлегә закон проектында медицина хезмәткәрләренең ярдәм күрсәтүләре нәтиҗәсендә теркәлгән авыруның үлеме һәм аның инвалид булып калу очраклары карала. Алга таба белгечләр законны киңәйтеп, башка төр зыян килүләрне дә кертергә ниятли. Әгәр дә мондый очраклар була икән, авырулар табибның гаебен түгел, ә бәлки зыян килү фактын расларга тиеш булалар. Пациентның үлү очрагында аның якыннарына 2 млн. сум күләмендә компенсация түләнәчәк. I группа инвалид булып калганда - 1,5 млн. сум, II группа - 1 млн. сум, Ш группа - 500 тыс. сум түләү каралган. Компенсациләрнең барысы да иминият компанияләре тарафыннан түләнәчәк. Моңа нигез булып махсус комиссия тикшерүе торыр дип фаразлана. Пациентка зыян килү турындагы гаризалар комиссия вәкилләре тарафыннан 30 календарь көн дәвамында каралырга тиеш була, экспертиза үткәрү өчен 15 көн вакыт бирелә, компенсацияләрне түләүгә дә шуның кадәр вакыт каралган.
Йолдыз НУРИЕВА Фикерләр№22 (54555) / 19.09.2010 14:30:13
Ания ханым №21 (54505) / 18.09.2010 18:55:39
Соры корт кызым мэктэпнэ медальгэ бетергэч мин дэ угетлэгэн идем духтыр булырга. Тынламады.Начар врач булганчы яхшы инженер булам мин дип инженер хонэрен сайлады.Хэзер укенмисенме дип сорыйм ,инженер акчасы ташка улчим бит инде.Юк укенмим, мэгьнэсез врачларны куп курдем дип эйтэ.Врачка визиттан сон туган анекдот.Туры сойлэм белэн яза белмим гафу итэрсез.Сэлэмэтлегегез белэн проблемалар кайчан башланды. Кызым-автобуста булган шартлаудан сон.Врач- э сезгэ нинди катнашы бар бу шартлаунын.Кызым-мин анда идем.Врач-хэм сез исэн калдыгызмы.Мона нинди коментарий бирэсен инде тагын №20 (54503) / 18.09.2010 18:02:48
Сүгәргә яратабыз да соң, бигрәк тә табип белән мөгәллимнәрне... Үзегез бит, акча бирә-бирә, балаларыгызны табип итәргә тырышасыз, Ходай тарафыннан табип булырга тиешлеләрнең урнын СЕЗ сатып алганга, алар читтә кала... (конкрет берәүне дә күз алдында тотмыйм) №19 (54444) / 17.09.2010 21:12:49
Груздевкада бер бик эйбэт акушерка эшли иде. Минен жегетемэ доньяга килергэ булышты. Хэзер узе бэби устерэ. №18 (54442) / 17.09.2010 21:08:53
Груздев исемендәге №3 роддом- Толстой урамында! №17 (54437) / 17.09.2010 20:09:26
Груздевка - кайда ул? №16 (54431) / 17.09.2010 19:05:25
*!хәстәре шул! Груздевка эләгергә тырышыгыз.Акчаны хәзерләп куегыз барыбер. РКБ га караганда арзанга төште диде,миңа бер хатын. №15 (54421) / 17.09.2010 13:05:35
Укыдым-укыдым да язарга булдым. Яшь чакта үз гаиләмдә (хатыным белән) булды акушерларның галәмәте... №14 (54415) / 17.09.2010 12:08:43
Иркә! вакытында ярдәм итәргә теләмәгән табипны берничек тә аклап булмый. №13 (54413) / 17.09.2010 11:48:00
Күке, барып җиткән кадәр хезмәт күрсәтелә инде. Мәктәп хәзер белем бирми, безгә ярый бер фанат математик эләкте.Быел мәсәлән, җыелышта ата-анадан намеклар булды, кирәк санамаган дәресләргә йөрмәү турында. Чөнки ЕГэ бирергә теләсәң, мәктәп белеме җитми, бирмиләр мәктәптә андый белем хәзер. Үзем дә уйланып утырам, шул турыда.КПда вита дигән мәктәп турында реклама бар иде. Улым үзе физика белән бик кызыксыныр иде.Информатикадан былтыр сәг 400 сум түләп алдык белемне ЕГЭга тиешлесен.Мәктәптә элеккеге уку юк инде ул. Автобус бәясен былтыр судлашып йөрделәр бит, нәтиҗәдә 5 сумы артык булганын билгеләделәр. беркем дә остервенеть итмәде. №12 (54408) / 17.09.2010 09:36:18
ә бала табып ыңгырашып яткан хатынга нәрсә? официально или не офицально түләгән? ул моментта?Акча бик күп җирдә барып җитми! ни өчен мәктәпкә килгән малаеңны кире борып кайтармый директор,ронодан акча килеп җитмәде дип? ни өчен автобуска кереп утырган пассаҗирга автобус шоферы:-15 сумга гына бармыйм әйдә 25 не түлә дип сорамый? №11 (54406) / 17.09.2010 09:24:01
Юк, мин анысы официаль булмаган акчаларга каршы, Күке. Официаль булмагач, сыйфатка бернинди гарантия юк. Әмма официаль түләүләр кертелсә дә, ул акушерга барып җитми барыбер.Шунлыктан кечкенә хосусый дәвалау учреждениеларына үсәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Шул вакытта бәйсез медэкспертлар да барлыкка киләчәк.Бүгенге көндә бәйсез медэкспертиза алу мөмкин түгел. Бу элеккедән килгән нәрсә, кеше организмы предсказуемый әйбер түгел, авыруныкы да, врачныкы да ( ул да кеше), шунлыктан алар үзләрен саклыйлар.Бер-беренең ялгышларын каплыйлар. Күрәсез бит, көпә -көндез кеше сыткан кешегә ничего,бернинди остервенение юк, 14 елдан ике ел, монда сомнительный очракта да пожизненное заключение тәлап итәләр. №10 (54404) / 17.09.2010 09:04:38
Иркә! бу очракта син әлбәттә аларны яклаячаксың. ләкин шул роддомда туган берничә балада ДЦП икән.монда уйланырга урын бар.роддомдагы хәлләр хатын-кыз өчен ят түгел. бала тапмыйча бала табарга да өйрәнеп булмый. №9 (54383) / 16.09.2010 22:45:50
Күке, кисеп табу да һәр очракта мөмкин түгел бит. Бала табарга җыенасыз икән кылар, бары үзегезгә ышаныгыз. ачык бил белән кышын йөрмәгез. Спорт белән шөгыльләнегез. Шпилька кичәләрдә генә булырга тиеш.Врач ярдәмче генә, сезнең өчен бала табучы түгел. үзегез таба алмыйсыз икән, сезгә беркем бернинди гарантия бирә алмый! Менә шуны ачык итеп әй2тә алмыйлар. "Справедливость2та да булды мондый сөйләшү.ахырда бары тупас, дорфа сөйләшүгә кайтып калды. Врач та тимер түгел, шунлыктан менә акушерларның эш шартларын яхшыртырга кирәк булуы турында сөйли.Синең күз алдында берөзлексез үрсәләнсеннәр әле.әйе ул ризлык биргән дияргә була да, ләкин кешенең физик, психологик мөмкинлекләрен акушер сертификаты гына үзгәртә алмый. Ә эә шартларын үзгәртеп була, конструктив рәвештә сөйләшеп үзгәрешләр көтсәгез. №8 (54381) / 16.09.2010 22:34:17
акчаны әйбәт түләгәндә ходайга калдырып тормыйлар.бу хатын алдан белешмәгән бернәрсә турында да. корсагына ике кеше ятып таптырганнар. кесерово белән маташасылары килмәгән. №7 (54379) / 16.09.2010 22:26:09
Монда язмасам, мине аңламаслар инде. №6 (54341) / 16.09.2010 20:07:14
Ой, бу бит минем яраткан темам! №5 (54336) / 16.09.2010 19:10:03
Минем энемдэ дэ ДЦП, шулай ук врачлар гаебе белэн. Ана 36 яшь инде, куп еладык, заманында, гомерлеккэ беренче группа инвалид булып калуы белэн килештек. Ул авылда эти-эни белэн бер койгэ яшэп ята иде. Юк шул тыныч кына яшэргэ ирек юк, \"ана опекун оформить итэргэ кирэк, пенсиясен кул куеп алырга, оформить итмисез икэн пенсиясе туктатыла\" дип пенсия фондыннан шалтыратулар тотынды. Мона кадэр пенсияне алырга яраган, хэзер ярамый икэн. Шуннан башланды инде... Районда медкомиссия уту, (парализованный кеше белэн) медэкспертларга Казанга алып бару, 2 тапкыр суд булды. Орган опекиларга 20 торле документ жыеп тапшыру дисенме, опекун итеп мине куярга ярыймы икэн дип тагын комиссия тикшергэннэн сон карар чыгардылар. Бу хэл ярты ел дэвам итте. Мин бу йоргэн жирлэремнэн кайсыннан елап кайттым, кайсыннан нишлэп...Алай гына да бетмэде эле бу, мин инде соенеп, булды бу дип, инде пенсинный фондлар телефоннан шалтыратып бутэн бэйлэнмэслэр энигэ пенсиягезне туктатабыз дип дисэм, юк икэн шул эле. Инде хэзер мина, \"ник узенне опекун итеп оформить иттен, синен эниен бар, хэзер менэ эненне узенэ пропискага керт\" дип каршы алдылар. Ботен жирдэ мин энемне эти-эни белэн яшэгэнен эйттем, бер жирдэ дэ документ карамыйча карар чыгармадылар кана, каршы килуче булмаган иде. Минем бит иртэгесе конне кайгыртуым иде, уземчэ, бер туктаусыз суд юлында да, больница юлында йореп булмый бит. №4 (54335) / 16.09.2010 18:57:41
бичәсе брач булгач яклысың.Вчүтки сырхауханәләрнең хана булуы якынлаша. Бу котылгысыз. №3 (54330) / 16.09.2010 15:38:04
хәтта страховка бирелсә дә хатаны эзләп табу,, ай-һай безнең илдә... №2 (54328) / 16.09.2010 15:35:58
Чаллыдагы судлашуны ишеттеңме әле Соры корт? Балалардан инвалид ясаучыларның урыннары төрмәдә булырга тиеш! №1 (54326) / 16.09.2010 15:16:03
"ТАБИБ ХАТАСЫ" ӨЧЕН КЕМ ҖАВАП БИРӘЧӘК?" Кайчан да кайчан, һәркайсыбыз үз хатасы өчен җавап бирә башлый, шул вакытта табип та үз хатасы өчен җавап бирә башлаячак! |
Иң күп укылган
|