поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.01.2021 Мәдәният

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Хыялым тормышка ашты»

Үзәк каналдан бөтен дөньяга татар җырын яңгыраткан «Голос. Дети» җыры проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗановага бүген 20 яшь тулды. Халыкчан тавышлы милли җырчыбызның тавышы тагын да байый, үз-үзенә ышанычы да ныгыганнан-ныгый. Сәйдә – татарның өмете. Шуңа аның иҗатына тәнкыйть тә, хуплау сүзләре дә күп ишетелә.

Яраткан җырчыбыз туган көнен нинди хисләр белән каршылый? Тамашачысын нинди җырлары белән сөендерергә җыена? Тәнкыйть сүзләренә үпкәсе юкмы? Без әнә шуларны белештек.
 
– Сәйдә, соңгы вакытта күп иҗат итәсең, ләкин клипларыңа карата уңай фикер генә түгел, тискәресен дә язалар. Тәнкыйтьне ничек кичерәсең?
– Тәнкыйть булмаса, җырчы үзен формада тота алмас иде. Мин төрле фикер кирәк дип саныйм. Ул бит үсешкә этәргеч бирә. Тәнкыйть булсын, битарафлык кына булмасын. Фикерләр барысы да яхшы гына була алмый инде.

– Бу җыр сиңа килешми, иҗатыңны ваклыйсың, дигән сүзләргә ничек карыйсың?
– «Саба җилләре» җырына төшерелгән клипта катнашканнан соң, чыннан да, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Ул вакытта Илнар Шәрәфетдинов мине икенче тавышка җырларга чакырган иде. Чыннан да, төрлесен яздылар. Ике ир-ат арасында ничек төштең, диючеләр дә булды. Миңа калса, бу клипның фикере бар һәм мин аны мәгънәсез җыр дип әйтмәс идем. Шуңа күрә әлеге проектта катнашуда үзем өчен зур трагедия күрмим. Аңлаучылар начар сүз язмады, мәгънәсенә төшенә алмаучылар ниндидер кимчелек эзләде. Без бөтен фикергә дә җавап язарга, аңлатырга тырышабыз. Безнең җаваплардан соң тынычланалар үзе.

– Клипларыңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итә. Күптән түгел бер җырың белән Инстаграм сәхифәсендә дә бүлеште.
– Бу – Луиза Батыр-Болгариның «Мин сине шундый сагындым» җырына төшерелгән, яңа сулыш өрелгән җыры иде. Без Илнар Шәрәфетдинов белән аны татар һәм инглиз телләрендә башкардык. Беләсезме, әлеге эшкә бәйгедә катнашырга дип тотынган идек. Лос-Анджелес шәһәрендә узарга тиеш иде ул. Ләкин санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә ул онлайн форматта узды. Тагын бер клип әзерлибез. Анысы Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән «Җырларым» дигән җыр.

– Илнар Шәрәфетдинов белән иҗади тандем дәвам итәчәкме?
– Мин дәвам итәр дип өметләнәм. Чөнки безнең тавышларыбыз туры килә. Бу – бик сирәк күренеш. Күз күрер, алга китеп берни дә әйтеп булмый. Сүз уңаеннан, Илнар Шәрәфетдиновны да Луиза Батыр-Болгари күреп алган бит. Безгә бергә эшләргә ул тәкъдим итте.

– Сәйдә, туган көнеңдә иң зур хыялың нинди, дип сорамыйча калып булмас инде.
– Бүген минем хыялымны чынга ашырдылар дип тә әйтеп була. Япониядә яшәүче ике туган абыем «Аэрофлот» компаниясенең сертификатын бүләк итте. Бу – бик зур бүләк. Абыем минем Париждагы Эйфель манарасына менеп, «La via an rose» көенә кайнар шоколад эчәргә хыяллануымны белә иде. Абыема бу бүләге өчен бик зур рәхмәт. Рәхмәтемнең иң зурысы – әти-әниемә. Алар миңа гомер бүләк итүчеләр. Гомер – иң зур бүләк ул. Исән-сау, бәхетле булсыннар иде. Минем аларның горурлыгы буласым, сөендерәсем генә килә.

Блиц-сораулар:
– Яраткан җырчың.
– Казахстан җырчысы Димаш Кудайберген. Татар эстрадасыннан аерып әйтмим, алар күп.
– Яраткан китабың.
– Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы һәм Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз…»ы.
– Яраткан ризыгың.
– Әнием пешергән гөбәдия.
– Кешеләрдә син яраткан сыйфат.
– Иманлы, мәрхәмәтле һәм намуслы булу.
– Сәйдә ул – татар кызы.
 
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.01.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»