поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.01.2021 Спорт

"Бетте, тагын медальсез калабыз инде дип торганда", - Эдуард Латыйпов алтын медаль яулады

Германиянең Оберхов шәһәрендә башланган биатлон буенча дөнья чемпионатында Башкортостан вәкиле Эдуард Латыйпов ирләр һәм хатын-кызлар катнашындагы эстафетада алтын медаль яулады.

Башкортостан вәкиле дигән Эдуардыбыз, Белоруссиянең Гродно шәһәрендә туган булса да, үзебезнең Камышлы егете ул. Белоруссиядә аның әнисе яшәгән, ә булачак әтисе Ратмил Латыйпов анда хәрби хезмәттә булган. Шулай итеп, Ратмил хәрби хезмәттә вакытта өйләнә, хатынын һәм малаен туган авылына алып кайта. Эдуардның балачагы һәм үсмер еллары Камышлыда үтә. Билгеле булганча, Камышлы якларында чаңгы спорты үсештә. Беренче тренеры Марат Шәвәлиев та, спортның кышкы төрләре фанаты буларак, авылның чаңгы юлыннан заман таләпләренә җавап бирә торган тренировка үзәге оештыра, һәм чаңгычылар әйдәп баручы фирмаларның профессиональ инвентарен кулланып шуалар. Хәтта шәһәр спортчылары да Камышлы чаңгыларына кызыгып карыйлар. Ә соңгы елларда биредә балалар өчен чаңгы-биатлон комплексы да булдырылды инде. Ләкин Латыйпов заманында ак кар өстеннән үзләре салган чаңгы юлы буйлап чабарга туры килә. Күп вакытта чаңгы таккан Латыйповның машина юлы буйлап күрше авылларны әйләнеп кайтуын күрәләр.

Егетнең беренче җиңүләре дә җирле ярышларда һәм “Лыжня России” кроссында яулана. Көче һәм осталыгы үскән саен ул югарырак дәрәҗәдәге ярышларда катнашырга омтыла. Ә берзаман үзен биатлонда сынап карарга була. Ул вакытта спортның бу төре Камышлыда түгел, Самарада да булмый әле. Ләкин яшүсмер Иван Черезов, Дмитрий Ярошенко һәм Максим Чудов кебек танылган спортчыларның уңышларына карап рухлана. Чудов Уфа спортсмены булганлыктан, ул Уфага китәргә карар кыла. Әти-әнисе дә моңа каршы килмиләр, әле бик яшь булуына карамастан, Уфага җибәрәләр һәм, озак та үтмәстән, Эдуард җыелма командага эләгә... һәм беренче халыкара ярышлар эстафетасында 19 яшьлек якташыбыз 18нче булып килә.

Биатлонда Латыйповның беренче тренеры - Валерий Мишингин. Ул, егеттә көч тә, гайрәт тә булуын күреп, аны ашыктырмыйча гына җиңүләргә әзерли башлый. Беренче елларда Эдуард призлы урыннар яуламаса да, фамилиясе дикторлар теленнән төшми. Соңгы ике елда спортчы бик яхшы формага керде - чаңгы шуу буенча әйдәп баручылардан. Ә төз атуда кайчакта ялгышкалый иде.
 
Һәм менә, ниһаять, беренче зур җиңүләр. 2019 елның мартында Красноярскида узган Универсиадада Россия биатлонистлары бөтен пьедесталны биләп алдылар. Эдуард Латыйпов эзәрлекләү чабышында - бронза, спринтта - алтын, 20 километрлы шәхси ярышта көмеш медальләргә лаек булды. Кызганычка, соңгы 43 Кубок ярышларында безнекеләр пьедесталга күтәрелә алмадылар.
 
Дөнья чемпионатындагы әлеге эстафета да безнең команда өчен башта өметсез булып күренде. Беренче этапта тугызынчы булып килгән Ульяна Кайшева эстафетаны Светлана Мироновага тапшыргач, Светлана алга ыргылды. Ул ятып та, басып та төз атты, трассада да тизлеген югалтмады һәм, команданы беренче урынга чыгарып, эстафетаны Логиновка бирде.
 
Александрга исә ятып атканда да, басып атканда да артык патрон кулланырга туры килде, ләкин ул шуу буенча лидерлыкны югалтмады. Шуңа күрә эстафетаның соңгы этабына чыккан Эдуард Латыйпов норвежецтан 3,6 секундага алдарак старт алды. Эстафета өчен бөтен җаваплылык Эдуард өстенә төште. Ә шулай да ул чабышны бик зур тизлектә башламады һәм конкурентларга бераз аңа якынаерга мөмкинлек бирде. Һәм бу иң яхшы стратегия булып чыкты. Ул ятып атуны тиз тотты һәм беренче әйләнештә югалткан секундаларын шундук кире кайтарды. Ә соңгы атуы тамашачыларның нервылар киеренкелеген уйнатты – Латыйпов ике мәртәбә мишеньгә тия алмады. Бетте, без тагын медальсез калабыз инде дип торганда, конкурентларның да күпчелеге мишеньгә тия алмавы ачыкланды. Тик Кентена Фийона Майе гына, Норвегия белән Россиядән 10 секунд вакыт отып, беренче булып соңгы әйләнешкә чыкты. Эдуард белән Легрейд аның артыннан ыргылдылар һәм юл уртасында французны узып киттеләр. Алдарак немецка штраф салынган булып, ул әле тагын бер түгәрәк әйләнергә тиеш иде. Болай булгач, медаль Россиядән беркая да китмәс дип, спорт комментаторы: “Эдик! Эдик! Давааай!” - дип кычкыра башлады. Ләкин Латыйповның Легрейд белән Фийон Майены финишта ботарлап ташлый алуына беркем дә ышанмады. Шулай да Эдуард тауга менгәндә французны узып китте, ә финиш күренгәч, спринтер тизлегендә Стурлу Холма Легрейдны узып, Россиягә көтелгән җиңү китерде. Моңа кадәр 43 җиңелү татыган Россия командасы илебездә биатлон булуын раслады.
 
Афәрин, Эдуард! Без җиңүләрең белән горурланабыз! Син инде Белоруссия, Самара өлкәсе һәм Башкортостан егете генә түгел, син бөтен дөнья кешесе биеклегенә күтәрелдең.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 12.01.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»