|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2021 Мәдәният
Сәидә Мөхәммәтҗанованың 20 яшьлегенә үзенчәлекле бүләк ясаганнарБез картаймый кем картайсын. Әле шушы арада гына балалар “Голос”ында катнашып йөргән Сәидә Мөхәммәтҗановага бүген 12 гыйнвар көнне 20 яшь тулды. Кечкенә генә юбилей. “Матбугат.ру” хәбәрчесе иртән юбилярны котлады һәм хис-кичерешләре белән кызыксынды. “Миңа бүген бик рәхәт”, - диде Сәидә. Туган көне әле башлануга гына карамастан, инде бүләкләр дә бар икән. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, иң үзенчәлекле сюрпризны Сәидәгә Япониядә яшәүче туганнан туган абыйсы ясаган, булса кирәк. Самолетта очуга акчалата сертификат! Ни өчен шундый бүләк, чөнки Сәидәнең күптәнге хыялы бар: Париждагы Эйфель манарасын күрергә һәм аның иң югары ноктасында “La via an rose” көенә кайнар шоколад эчеп утырырга. Менә шундый үзенчәлекле хыял. Һәм шул хыялны тагын да якынайтучы шәп бүләк. Сәидәне без дә чын күңелдән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|