|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2021 Җәмгыять
Танылган Хәдичә Гыйниятова Югары Көек авылында җирләндеТАССРның атказанган артисты, педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова җиденче гыйнварда вафат булган. Бу хакта "Матбугат.ру"га җырчының ВКонтактедагы рәсми төркеменнән билгеле булды. «Хәдичә Гыйниятова Әтнә районы Югары Көек авылында җирләнде. Вафаты турында Хәдичә ханымның туганы хәбәр итте», — дип язылган төркем диварында.
Гыйниятова Хәдичә Гыйният кызы — җырчы, педагог. ТАССРның атказанган артисты (1974). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). 1964 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (Валентина Лазько классы). 1962-1994 елларда — татар опера һәм балет театры солисты булып эшли. 1994-2009 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укытучы (доцент, 1999). Казан консерваториясендә 2009 елдан алып вокал сәнгате кафедрасында белем бирә.
--- |
Иң күп укылган
|