поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.01.2021 Фаҗига

"Юлымда берәрсе киртә булса, ул җир куенына керәчәк...": Казанда өч кешене үтергән адәм гел куркытуда булган

Яңа ел бәйрәмнәрен шатлык-куанычлар, яңа өметләр баглап үткәргәндә, Казанның Чуйков урамында яшәүче тулы бер гаилә -Төхвәтуллиннар күген кайгы пәрдәсе каплап алды.

Артурга өчләтә авыр
7 гыйнвар көнне 59 яшьлек хатын, аның 62 яшьлек тормыш иптәше һәм аларның 18 яшьлек кызларының пычак белән суелып үтерелүе турында ишетмәүчеләр булмагандыр. Бу фаҗигадә һәлак булган Фәридә апа гаиләсе өчен масс-медиа киңлегендә эшләүче һәрбер кеше үзенчә кайгырды, борчылды...
"Идел-Пресс" типографиясендә хезмәт куючы, Фәридә апаның олы улы Артурга өчләтә авыр: санаулы минутлар эчендә өч якын кешеңне югалтып кара син!
 
Күз тигән аларга
Фәридә апа гаиләсе гади гаилә генә түгел, алардан һәрчак үзгә бер аура, бер-береңә булган мәхәббәт, сөю, ярату, ихтирам агылып торган.
- Фәридә озак еллар "Мәдәни Җомга" газетасында хезмәт куйды. Мөлаем, итагатьле булды. Һәрчак бергә-бергә чәй эчә идек, - дип искә ала "Шәһри Казан" газетасының верстка бүлеге хезмәткәре Зөлфия Мадьярова, - Безне ире Рафаэль абый әзерләгән тәм-томнар алып килеп сыйлый иде бахыр. Аларның үз-үзләренә булган җылы мөнәсәбәтен күреп, ай-һай иреңнән уңгансың, кайдан таптың аны дип мактый идек. Сокландыргыч гаилә иде, ни кызганыч. Мондый вәхшилек кылган кеше ни уйлап мондый адымга барган икән соң?
 
- "Мәдәни җомга"да егерме еллар эшләде Фәридә, - дип сүзгә кушыла "Мәдәни җомга" хезмәткәре Рәмзия Габдуллина, - Баштан хатлар бүлегендә, соңрак сәркәтиб буларак эшләде. Бик тырыш, эш сөючән, пунктуаль, кешелекле булды, өстәлендә һәр әйбер урынында, тәртиптә иде. Бәйрәмнәр үткәргәндә, аннан да оста биюче булмады. Очып чыгар иде, менә дигән итеп басар иде. Беренче иреннән аерылгач, икенче никахы иде бу Фәридәнең. Рафаэль Артурны аякка бастырырга ярдәм итте, югары белем бирделәр, өйләндерделәр. Шундый акыллы бала булып үсте, ачык, кызлар сыман ягымлы егет булып җитеште ул. Әнә үзе хәзер ике малай үстерә. Ә Камиләне Фәридә 40 яшендә тапты. Шундый көттергән бала иде ул. Әнисе сыман мөлаем, оялчан, бик тәрбияле. Казан инновация институтының педагогика һәм психология бүлегендә белем алган, башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыялланган кыз. Һинд биюләре белән мавыкты. Аларга күз тигәндер, башкача сүз таба алмыйм, мондый кешелексезлеккә барган кешене берничек тә аклап та, аңлап та булмый.
 
 
«Көнчелектән шашынган егеттән, аның кылган гамәлләреннән бик курка идек»
 
Валерия Камилә белән урта мәктәпнең бишенче сыйныфында укыганда ук дуслашып киткән. Ничә еллар дәвамында аларның дуслыгы ныгыганнан-ныгый барган. Бер-берсе белән серләре, юанычлары белән бүлешкәннәр.
- Әлеге коточкыч хәбәрне ишеткәннән бирле, ике тәүлек йокламадым, - ди күзләре елаудан шешенеп беткән кыз, - Минем сердәшчем, киңәшчем, җан дустым иде...иде диясе генә кала. Соңгы юлга озатканда, йөзен барып карадым, Камиләм гүя йокыга гына талган. Менә уяныр да, торып китәр. Элеккечә чыр-чу килеп минем белән сөйләшер сыман.
 
- Әлеге һәлакәт турында кайчан һәм ничек белдегез?
- Миңа полиция хезмәткәре шалтыратты. Чөнки мин Камилә дуслары арасында иң якыны, һәм җинаятьчене дә мин генә белә идем. Алар җәен, интернет аша танышты. Күрештеләр. Беренче очрашудан ук Камилә канатланып кайтты, мондый егетне очратканым юк иде әле, бик игьтибарлы, тузанлы урынга утыртмый да, дип сөенде. Әмма шатлыгы озакка бармаган икән, тора-бара Рөстәм 180 градуска үзгәрде дә куйды. Милекчегә әйләнде дисәм, кулай булыр. Камиләнең һәр адымын күзәтеп торды. Ул кая барган, кем белән, ни өчен. Дустым аннан чын рәвештә курка, өрки башлады. Миңа да күпме тапкыр аның башка сыймаслык гамәлләре турында сөйләде, бер тапкыр Камилә сәүдә үзәкләренең берсендә сыйныфташын очраткан да, сөйләшеп киткән, теге егет аны озата килгән. Ишелгалдында көтеп торучы Рөстәм моны күреп кара тавыш чыгарган. Аның шашкан күзләреннән, акырган тавышыннан курыккан кыз бу хәлне әти-әнисенә кереп сөйләгән. Менә шуннан соң Фәридә апа белән Рафаэль абый моның ахыры хәерле бетмәячәк дип, Камиләгә Рөстәм белән аралашуны тыйганнар.
 
- Ниндирәк кеше иде соң ул?
- Казан егете, берничә тапкыр күрешкәнебез булды. Армиядән кайтып, укырга кергән, институтның өченче курсында белем алган. Вертолет заводында инженер булып эшләгән. Игезәк туганы да бар иде.
29 декабрьдә без соңгы тапкыр Камилә белән аралаштык. Ул янә Рөстәмнең куркытуы, аңа янавы турында сөйләде, ә ул башка аралашмаячаклары, әти-әнисенең каршы булуы турында әйтеп смс язган. Ә тегесе "Юлымда берәрсе киртә булса, ул җир куенына керәчәк" дип җавап язган. Белмим, бәлкем җинаять кылу турында ул алдан ук уйлый башлагандыр.
 
 
Шикләнелүче исән калган
Фаҗига 7 гыйнвар көнне кичке унда булган. Төхвәтулланнар гаиләсенең ишек төймәсенә бик каты басалар. Берни абайламаган 62 яшьлек гаилә башлыгы Рафаэль абый ишекне барып ачкан. 22 яшьлек Рөстәм Мөхәммәтуллин булган бу. Хокук сакчылары сүзләренә караганда, Рафаэль абый егетне өйгә уздырмый. Алар арасында бәхәс барлыкка килә. Тавышка Фәридә апа дә чыга, ниндидер мизгелдә Рөстәм үзе белән алып килгән пычакны чыгарып, баштан Рафаэль абыйга, аннан соң Фәридә апага ташлана. Өйгә үтеп, үз бүлмәсендә ишеткән тавышлардан елап, калтыранып утырган сөйгән кызы Камиләгә ташлана. Аның да җанын кыйгач, шикләнелүче егет үз-үзен үтерү максатында дүртенче каттан аска сикерә. Кар өстендә яткан егетне килеп җиткән Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый һәм авыр хәлдә медиклар кулына тапшыра. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгьлүматларына караганда, аны Казанның җиденче номерлы хастаханәсенә урнаштырганнар, операция ясалган.
 
Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, Фәридә апа үлеме алдыннан ярдәм сорап кычкырган, кемдер куркып чыкмаса, икенчеләре полиция чакырткан. Әмма алынган яралар тирән булганга, Фәридә апа, Рафаэль абый, алар янына чыккан ярдәм сорап чыккан Камилә дә үз фатирларының ишек төбендә, подьездда соңгы сулышларын алганнар.
 
Бәйрәм өстәле әзерләгән булган
Камиләнең дусты Валерия сүзләренә караганда, ул көнне Төхвәтуллиннар бәйрәм өстәле әзерләгәннәр. Күршеләрнең кайберләре шикләнелүче егетне моңарчы да күргәннәрен сөйләгәннәр. Фаҗига алдыннан күрше хатыннарның берсе кулына пакет тоткан бер егет белән подъездда очрашкан.
- Өч кешенең җанын кыйган пычак кара төстә, үткен, озын булган, - дип сөйли кыз. - Ишетеп белүемчә, ул аны үзе белән алып килгән.
 
Бүген әлеге канкоешта гаип булган өч кешене, Төхвәтуллиннар гаиләсен җир куенына иңдердек. Иртә таңнан урамда буранлап-буранлап кар яуды. Буран кар өермәләрен учлап-учлап, өйләрнең тәрәзәләренә сипте. Гүя, бар җиһан аклык белән капланган. Ә бәлкем, табигать шулай котырына, бар җиһанны караңгылык, әшәкелектән арындырырга теләп ярсыйдыр, аклык-пакьлек белән капларга омтыладыр. Башкача кешелек кылган җинаятьләрне ничек агартып була икән соң?
 
Ни хикмәт, җеназа намазын үткәреп, мәрхүмнәр белән хушлашып, соңгы сүзләрне әйтеп, машиналарга урнаштыргач, буран да тынып калды. Төхвәтуллиннарны Әлдермеш авылы зияратына күмделәр.
 
Җинаять эше кузгатылган
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, 7 гыйнвар көнне, төнлә Казан шәһәре Чуйков урамындагы йортта 59 яшьлек хатын-кызның, аның 62 яшьлек тормыш иптәше һәм аларның 18 яшьлек кызларының күп санлы пычак җәрәхәтләре рәвешендә көчләп үтерелү билгеләре булган үле гәүдәләре табылды. Моннан тыш, Росгвардия хезмәткәрләре йорт тәрәзәләре астында биеклектән егылу билгеләре булган 22 яшьлек егеткә юлыкканнар.
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 нче пункты (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»