|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.01.2021 Криминал
Кайдан сездә бу кадәр кансызлык, кешеләр?..Башкортстанда яшәүчеләр коточкыч хәлгә тап булган. Салават шәһәрендә 1 гыйнварында йортсыз эт ерткычларча үтерелгән. Хайванны пычак һәм петарда белән җәзалаганнар... Бу хакта үзенең ВКонтакте битендә зоояклаучы Гуля Ишбулатова хәбәр итә. Хатын фаразлавынча хуҗасыз этне петардалар кулланып үтергәннәр. Бу хакта ветеринария клиникасы табиблары әйткән. Этнең җенес органнары киселгән, яндырылган һәм эчке органнар өзелгән, күзләрен чокып чыгарганнар. Этне җәзалаган территория канга буялган.
Полициягә гариза тапшырылган инде. "Бу эшне башкаручы җәзасыз калмаячак", - дип язган Ишбулатова.
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|