|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2021 Медицина
Гаиләсе белән хушлашу өчен ИВЛдан баш тартканБөек Британиядә коронавирустан дәваланучы ханым гаиләсе белән хушлашу өчен ИВЛдан баш тарткан. 49 яшьлек Анабель Шарма 12 яшьлек улыннан инфекция йоктырганнан соң, коронавирус малайның 76 яшьлек әбисе Мария Рикога да күчә. Аналы-кызлы ханымнарны дәваханәгә урнаштыралар һәм ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар.
Мария Риконың хәле көннән-көн начарлана бара. Башта ул, йөрәге тукталган очракта, реанимациягә салмаска дигән рөхсәт кәгазенә кул куя.
Соңрак ИВЛ аппаратын сүндерүләрен сорый. Нигә болай иткән соң ул? Бактың исә, әби кеше кызлары белән хушлашып китәргә теләгән. Чынлап та, бераздан аның йөрәге тибүдән туктаган.
Шарма бер айдан соң дәваханәдән чыга. Ләкин үпкәләре нык зыянлаган булу сәбәпле, аңа гел кислород кирәк.
“Безнең гаиләне бушаткан ковид белән теләсә кем авырый ала. Кем савыга – монысы лоторея уены кебек”, - ди ханым.
Фото: gmpnews.ru
Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|