поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.01.2021 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: “Баланың китапларын ике пакетка тутырып, тараканлы, “съемный” квартирага чыгып киттем”

“ТНВ” каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган “Әй язмыш, язмыш...” тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде. "Без Илфак белән ныклы мөнәсәбәтләргә кергәндә, ул өеннән чыгып китеп, “Заман сулышы” редакциясендә яши иде", ди ул.

"Шул кадәрле “безбашенный” булганмын да инде. Хәзер ул җырларның текстларын гына укып карыйм да, абау мин әйтәм, мин хәзер җырламас идем. Мин бөтен молекуляр рәвешем белән Илфакка ышанган кеше булганмын. Менә шулай эшләргә кирәк дисә, димәк эшләргә кирәк. Балалык белән. Илфак миннән 13 яшькә олы. Илфак абый да, Илфак әти дә, Илфак дустым да, Илфак начальнигым да, Илфак сөяркәм дә—Илфак бөтенесе бергә. Илфак баламның әтисе дә, бөтен җиһан Илфак тирәсендә әйләнә. Без аерылышканчыга кадәр минем хәтта “Вконтакте”да үз  сәхифәм дә юк иде. Мин хәтта телефоннан да беркем белән дә сөйләшми идем. Минем бөтен дөньям Илфак иде. Мин дөньяда Илфак нәрсә күрсәткән, шуны гына күреп яшәгәнмен.
 
Гәҗитләргә Илфакны йортсыз калдырган, Илфакны тегеләй иткән, болай иткән, ниндидер бер бай ир-атка ияреп чыгып киткән, Илфак белән баласын очраштырмый икән дип нәрсә генә язмадылар.
 
Хәзер еллар узгач, 40 яшемә җиткәчтен, үземә-үзем хисап тотып утырам. Әгәр дә хатын-кыз гаиләдән чыгып китә икән, гулять иткәндер әле, ире генә җитмәгән, чыгып киткән, диләр. Әгәр ир кеше китә икән, хатыны нормаль булса, чыгып китмәгән булыр иде инде, диләр. Ике якта да хатын-кыз гаепле. Әгәр хатын-кыз берәр эштә эшли икән, азау ярган, аңа җитми бит һаман. Хатын-кыз өйдә утыра икән, иренең сыртында утыра. Алын-артлы бала таба икән, бу ир асылына бит инде хәзер! Хатын-кыз гаепле. Бәбәй тапмыйсың икән, кысыр бит ул, ире әле дә тора инде аның белән! Нәрсә генә булса да хатын-кыз гаепле. Ә бәлки алай булмагандыр?!
 
Беркемнең дә башына нигә чыгып китте икән бу дигән әйбер башына килмәгәндер...Мин чыгып киттем. Чөнки киләчәкне башкача күз алдына китереп булмый иде. Ничек сөйләсәң дә, мин барыбер гаепле. Беләсеңме мин нигә гаепле? Чөнки мин исән калдым! Әгәр мин үлеп, Илфак исән булса, Илфакны ашап бетергән булырлар иде.
 
Мин 13 ел яшәгәннән соң баланың китапларын ике пакетка тутырып, чыгып киттем. Сез интервьюлардан укыганча, Илфакның  әйберләрен тартып алып түгел. Мин тараканлы, “съемный” квартирага чыгып киттем.
 
... Мин официаль рәвештә әйтәм:  бүген бөтен барлыгым белән,  сәхнәгә чыга алуым белән, күпмедер көч туплавым белән мин Илфакка үлгәнче рәхмәтле булачакмын. Мин Илфак белән авылдан чыгып киттем. Илфак белән кеше булдым. Минем Илфак Илдусовичтан менә дигән улым үсеп килә. Нәрсә генә булмаса да, мин үлгәнче Илфакка рәхмәтле булачакмын". 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 05.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»