|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2010 Мәдәният
ҮТКӘН 65НЧЕ СЕЗОН ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ (ФОТО)Театрның иҗат советында үткән сезонның иң-иңнәре билгеләнде. Әлмәт муниципаль район Советының “Елның иң яхшы актеры” театраль премиясен быел хатын-кыз артисткалар арасыннан Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга”дагы Мәстүрә һәм Галиәсгар Камалның “Банкрот” спектаклендәге Гөлҗиһан образлары өчен Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина алачак. Ир-егетләр арасыннан премиягә лаек дип Татарстанның атказанган артистлары Рафик Таһиров һәм Рамил Минхановлар табылды. Рафикка премия “Банкрот”тагы Сираҗетдин һәи М.Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльдәге Әхмәт сәүдәгәр, Хозыр Ильяс образлар өчен биреләчәк, ә Рамил “Гашыйк Кәриб”тәге Гаян ага, Дию, Арыслан һәм Данил Салиховның “Капчык”тагы Сәлмән образлары өчен бүләкләнәчәк.
Аларга премияне Әлмәт муниципаль район башлыгы Ришат Әбүбәкеров сезон ачу тантанасында үзе тапшырачак. Әлеге бүләкне үткән елларда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев, артистлар Наилә Нәҗипова, Мәдинә Гайнуллина, Фазыл Насыйбуллин, Эдуард Латыйповлар алганнар иде. Быелгы сезонда да артистларга иҗат уңышлары, илһамланып хезмәт итүләрен теләп калабыз.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|