|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2021 Шоу-бизнес
Замирә Рәҗәпова өченче баласын алып кайткан (МАЛАЙМЫ, КЫЗМЫ?)Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова-Куприянова бәбиләгән. Ике улына иптәшкә кыз бала алып кайткан. Сабыйга Камилә дип исем кушканнар. Бу хакта Замирә үзенең инстаграм битендә хәбәр итә. "Максим, кадерлем! Ике улыбыз янәшәсенә синең белән безгә ишек ачар кешебез - кызыбыз туды", - дип яза ул, барыбызга да таныш уллар һәм кызлар турындагы бәянне искә алып. "Матбугат.ру"га алданрак язганча, әле сентябрьдә үк инстаграмда Зәмирә бик тәмле алма бәлеше пешерергә өйрәткән видео урнаштырылган иде. Шунда аның инстадуслары, үзгәреп киткән Зәмирәне күреп, сорауларга күмеп ташлады. Имеш-мимешләр шунда расланды да инде. Күпләр, аның ике улы барлыгын белеп, кыз алып кайтуын теләде. Менә бит! Яңа ел могҗизалар вакыты дигәндәй, теләкләр кабул булды. Замирә кыз бала алып кайткан.
--- |
Иң күп укылган
|