|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2021 Медицина
"Коронавирус килеп чыкмаса, белмәс идем сөю барлыгын!"Красноярск крае хастаханәсе табибларына бик күпне күрергә туры килгән, әмма өйләнешү тәкъдиме бу "кызыл зонада" әле беренче очрак. Мондый искиткеч матур һәм истәлекле вакыйга Яңа ел алдыннан булган. Табиб булып эшләүче ике яшь йөрәкне коронавирус кавыштырган. Кияү Игорь Анохин - хастаханәдә травматолог, хирург булып эшли. Кәләш Екатерина Внукова -анестезиолог, медуниверситет ординаторы.
- Без апрель азагында ковид госпиталендә таныштык, - дип сөйли Игорь. - Башта дусларча гына аралаштык. Бер-беребезне якыннанрак белә башлагач, гомерем буена эзләгән кешем ул булуын аңладым. Тәкъдим ясарга карар иткәч, бер генә мизгелгә дә шикләнмәдем, әмма бик дулкынландым.
Әгәр дә бу пандемия булмаса, язмыш безне очраштырыр иде микән?.. Юктыр, мөгаен. Безне ковид дәваханәсе таныштырды, шуңа күрә эш урынында сөйгәнемә тәкъдим ясадым", - дигән хирург кияү.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|