|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.01.2021 Җәмгыять
Әхәт Гаффар вафат. Бүген туган көне идеЯзучы Әхәт Гаффар вафат. Бу турыда аның кызы Сөмбел Гаффарова хәбәр итте. Бүген Әхәт әфәнденең туган көне дә иде... "Әтиебез үлде. Моның хакта язуы авыр. Сүзләр таба алмыйм. Күренекле язучы Әхәт Гаффар белән хушлашу урынын һәм вакытын соңрак хәбәр итәрмен. Догада булыгыз, зинһар, шуны гына сорыйм. Ләйлә апам белән ятим калдык”, - ди Сөмбел. Ләбиб Лерон болай диде: "Бүген сәгать унда сөйләштек - туган көне белән котладым... Яңа ел белән котлаштык... Сөмбелне дә котла, дидем. Менә хәзер сәламеңне әйтәм аңа, диде..." Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун...
--- |
Иң күп укылган
|