поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.12.2020 Мәдәният

Эштә - уңган, сәхнәдә - сәләтле

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының мәдәни тормышында театр сәнгате мөһим урын алып тора. Ярмәк авылының драма түгәрәге, барыннан да элек, артистларның искиткеч фидакарьлеге, тырышлыгы белән аерылып тора, барлыкка килү тарихы белән уникаль булып санала.

Авылдашыбыз Мәхмүт Хәбиров төзегән «Белешмә» китабында Иске Ярмәктә беренче спектакль 1924 елда куелуы һәм анда Халикъ Садри, Сафуан Насыйров кебек атаклы авылдашларыбыз катнашуы искә алына. Халикъ Садриның “Безнең таң” китабында да 1910 елда ук авылда спектакльләр куелуы, хатын-кызлар ролендә ир-атлар уйнавы искә алына...

Кызганычка, Иске Ярмәк авылы театры тарихын язып баручы булмаган, авыл халкы хәтерендә калганнар буенча гына фикер йөртеп була. Шулай, 1956 елда Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасы буенча спектакль куелуы, рольләрне Җария Сәяхова, Әлфия Әхмәтҗанова, Әкълимә Әхмәтҗанова, Азат Бәдертдинов уйнавы, укытучылар Салих Шәрәфетдинов һәм Рәхимә Бәширова ул спектакльнең сәнгать режиссерлары булуы билгеле.

1969 елда куелган Юныс Әминовның «Өти балак» спектаклен дә авыл халкы яхшы хәтерли. Анда Тәврис Вәлиәхмәтов, Халидә Әхмәт-галиева, Румия Йосыпова, Рәис Хәсәншин, Сания Шәйхетдинова, Мәрьям Мифтеева, Хәлимә Нәгыймуллина, Әкълимә Гатиятуллина, Гали Галләмов катнаштылар. 1970 елда Туфан Миңнуллин пьесасы буенча – “Нигез ташы”, 1972 елда шул ук авторның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакльләре куела. Соңгысында төп рольләрне Расих Рәфыйков, Булат Каюмов, Наил Галимуллин, Тәвриз Вәлиәхмәтов, Гамил Галиуллин, Таһир Низамиев башкаралар. 1974 елда “Өти балак” спектакле кабат куела, тик анда инде башка үзешчән артистлар - Наил Галимуллин, Сөләйман Вагыйзов, Асия Шәйхетдинова-Гәрәева һәм Илһамия Шәйдуллина уйныйлар. 1983 елда Малик Мөхәммәтҗанов, Резеда Кәлимуллина, Разия Әхмәдуллина, Фәрит Сәбитов, Фәния Гатина, Фәридә Гыйлаҗева, Булат Абдрәүфов, Равил Бәшәров, Мәрьям Яруллина, Тәскирә Рәфыйкова катнашындагы Гамир Насыйриның “Яшел эшләпә” спектакле ике ел буе сәхнәдән төшми. Аны Балыклы, Яңа Мансур, Яңа Ярмәк авылларында да күрсәтәләр.
 
Гомумән, Иске Ярмәк халкы – иҗади җанлы халык. Алар эштә дә уңган, сәхнәдә дә сәләтле. 1993 елның мартында яшь артистлар Илшат Галимов, Ранис Әхмәтҗанов, Зилә Яруллина, Рамилә Хәмитова-Бәшәрова, Идрис Әхмәтгалиев, Айрат Вафин, Илфат Динмө-хәммәтов, Фәнис Закиров, Әлфирә Кәлимуллина “Шымчы япон роботы маҗаралары” дип аталган фантастик спектакль куйдылар. Ул безнең авылда гына түгел, күрше авыл сәхнәләрендә дә күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры мин – авыл китапханәсе мөдире Әлфирә Кәлимуллина идем. Без һәрвакыт театр сәнгатен популярлаштыруның яңа формаларын эзләдек.
 
 
Даими театр коллективы 2000 елда оешып, анда чын күңелләреннән театр сәнгате белән мавыгучы кешеләр килде. Шул ук елда Илгиз Зәйниевның “Итәкле кияү” комедиясе куелды. Бу спектакльдә Наил Галимуллин, Рим Рәхимов, Рамил Рәхимов, Динар Гарипов, Гөлзинә Шәйхетдинова уйнадылар. 2016 елда Зөлфәт Хәкимнең “Ришвәткә дәва бармы” дип аталган сатирик комедиясе сәхнәләштерелде. Барлык спектакльләр дә шыгрым тулы заллар җыя, рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән кабул ителә. Режиссерлар Айсылу Камалетдинова һәм Наил Галимуллин идеяләре, актерларның оста уены, музыка, яктылык, үз куллары белән эшләнгән декорацияләр истә калырлык спектакльләр тудырырга ярдәм итә. Драма түгәрәге коллективының иҗади эшчәнлеге төрле яшьтәге ярмәклеләр тарафыннан яратып кабул ителә. Үзешчән артистлар күрсәткән һәр спектакль алкышларга күмелә һәм тамашачылар күңелендә бары тик уңай эмоцияләр генә калдыра.
 
2018 елның апрелендә Похвистнево районының Гали авылында узган “Халкым минем” театр коллективлары фестивалендә Иске Ярмәк драма түгәрәге эше беренче урынга лаек булган иде. Иске Ярмәк авылында туып-үскән Илшат Галимовның “Өмет” пьесасын үзешчән режиссерыбыз Айсылу Камалетдинова сәхнәгә куйды. 2019 елның декабрендә труппа шушы драма белән Казанда узган “Идел-йорт” театр коллективлары конкурсында чыгыш ясады. Финалга чыккан 12 коллектив арасында Ярмәк театры да бар иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча II дәрәҗә лауреат исемен яулап, акчалата премия һәм ноутбук белән бүләкләндек.
 
2019 елның 23 мартында театр труппасы Иске Ярмәк һәм Балыклы авылында “Эт оясы” дигән комедия уйнады, ә 29 мартта Камышлы халкына да Илшат Галимовның “Өмет” драмасы күрсәтелде.
 
Үтеп баручы 2020 елда театр коллективы, Ватанны саклаучылар көненә карата, Гөлшат Зәйнәшева пьесасы буенча “Чиккән яулык” спек-таклен күрсәтте. Аның режиссеры “Ак каен” татар халык ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин иде.
 
Иске Ярмәк мәдәният йорты сәхнәсендә соңгы 50 елда эшләнгән уңышлы иҗат җимешләрен санап китсәң, шактый зур урын алыр иде. Артистларга кытлык булмаганлыктан, театр коллективы гел яхшы формада һәм үсештә. Һичшиксез, ул киләчәктә дә авылдашларын үзенең иҗаты белән сөендереп торачак. Эш көннәрендә - эштән соң, ял көннәрендә - гаиләләреннән аерылып репетицияләргә килгән, шәхси вакытларын сарыф иткән авылдашларым Наил Галимуллин, Мөхәммәт Фәтхетдинов, Әлфия Баһаутдинова, Рамил Кәримов, Миннегөл Гыйльметдинова, Фаил Нуретдинов, Илшат һәм Илвира Галимовлар, Ришат һәм Гөлшан Ибраһимовлар, Фердинанд Нәгыймуллин, Гөлзинә Шәйхетдинова, Наилә Ганиева, Әюп Мингазов, Динар Гарипов, Айгөл Галиуллина, Фәридә Гыйлаҗева, Әлфирә Кәлимуллина, Әлсинә Хәнә-фиева - күңелләренә иҗат чаткысы балачактан салынган кешеләр. Театрның хәзерге сәнгать җитәкчесе Наил Галимуллин һәм коллективның барлык әгъзалары авылның башка эшләрендә дә актив катнашалар.
 
Һәр яңа спектакль – өр-яңа тормыш кебек, һәм шушы ике-өч сәгать гомерне тамашачы күңелендә калырлык итеп яшәргә кирәк. Рольләрне өйрәнү, аны тормышчан итеп уйнау - бик зур хезмәт, әлбәттә. Ләкин иҗади энтузиазм буш урында озак яши алмас иде. Өлкә һәм район, Татарстан хакимиятләренең даими ярдәмен тоеп яшибез. Әлбәттә, туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт тә зур. Шушы мирасны түкми-чәчми балаларга тапшырып калдыру, күңелләрендә иҗат уты кабызу теләге дә безне һаман да алга өнди.
 
Әлфирә КӘЛИМУЛЛИНА, Мөхәммәт ФӘТХЕТДИНОВ, Софья РӘФЫЙКОВА, Наил ГАЛИМУЛЛИН, Румия ЙОСЫПОВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 31.12.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»