|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2020 Медицина
92 яшьлек әби коронавирустан прививка ясатканКазанның 21 нче сырхауханәсендә 92 яшьлек пациент Зинаида Бодрягинага коронавирустан вакцинация үткәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте. Прививканы «Спутник V» препараты белән ясаганнар. «Аның хәле яхшы. Барысы да әйбәт үтте», — дигән Татар-информга Владимир Жаворонков.
Зинаида Бодрягина 1928 елның 29 сентябрендә туган. Вакцинациягә туганы белән килгән. Аннан алдагы көнне ике оныгы да прививка ясаткан.
Зинаида Бодрягина үзе дә 43 ел медицина тармагында эшләгән кеше буларак, вакцинациянең әһәмиятен аңлап, прививка ясатырга карар кылган. Элегрәк ул Казанның баш санитар табибы урынбасары булып эшләгән.
Пациентканың шикәр чире, йөрәк өянәге, гипертония чирләре бар. Хезмәт ветераны, сәламәтлек саклау тармагы отличнигы.
--- |
Иң күп укылган
|