|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2020 Җәмгыять
“Рәхәт яшиләр, берни эшләмиләр, ашыйлар да ашыйлар!”Кияү буласы кешебезнең безне генә түгел, Русияне дә беренче күрүе иде ул елны. Чаллыдан унбиш чакрым ераклыктагы Комсомолец поселогында яшәп яткан чак. Авыл булгач, бакча да, мал-туар, кош-корт та бар. Кызыбыз, Орландо университетында бергә укыган дус егетен, кунакка алып кайтам дигәч, бик шатландык. Сирәк күрешәбез, бик сагындыра! “Кайтыгыз, балакаем, бөтен төркемеңне алып кайтсаң да сүз юк, көтәбез!” — дидек һәм шул көннән кунакларны каршылауга әзерлек башланды.
Ике улыбыз, ике килен, туганнар — берсе дә читтә калмады! Йорт һәм бакча киртәләре, бордюрлар, чүп савытлары ап-акка, гараж ишекләре, абзар капкалары, тәрәзәләре, утар рәшәткәләре, хәтта эт оясы ямь-яшелгә буялды. Иптәшем куяннарны, кош-кортны кардага күчереп, бөтен сарай эчен керхер аппараты белән юып ялт иттерде. Утардагы курдюк сарыкларның йоннарын кыркып, кәҗәләрне тарап, яңа гына чәчтараштан кайткандай ясадык. Бакчадагы агачларның кәүсәләрен җәй башы булуга карамастан, кабат агартып чыккач, алар аптыраган кыяфәттә яфракларын лепердәтеп безне аңларга тырыштылар.
Урынлы-урынсыз яткан кайбер әйберләрне тегендә-монда тыгып, җыеп, яшереп йөри торгач, соңыннан кирәге чыккач та таба алмый йөдәдек. Кыскасы, Комсомолец поселогы хуҗалыгы Америка егетен каршы алырга тулысынча әзер иде! Әле кичә генә, җиргә ишелеп йөргән симез тавыктан әзерләнгән сап-сары шулпа, җептәй киселгән токмачын көтеп утыра. Бәлеш исе урамга кадәр таралып, капка төбеннән үтүчеләрне, ачык тәрәзәгә үрелеп-үрелеп карарга мәҗбүр итә. Бакчада алмагач астындагы казанда зур улымның фәрганә пылавы да әзер диярлек...
Аэропортка бер-бер артлы тезелеп биш машина бардык. Кунакларны күрүгә дәррәү кубып, күрешеп, кочаклашып балаларны чәчкәләргә күмдек. Егетебез, кочагы тулы чәчәк бәйләмнәре арасыннан башын чыгарып: “Пыривет! Пыривет! Кок дела?” — дип һәрберебез белән исәнләшеп, кочаклашып чыкты. “Әһә, мәйтәм, кызыбыз өйрәткән!”
Донован — бик гади, тиз уртак тел табучан, уен-көлкеле, аралашучан егет булып чыкты. Гомер буе шушы гаиләдә яшәгәндәй тотты үзен! Кызыбыз, без яудырган сорауларны аңа, ул әйткәнне безгә кайтарып, тәмам арып туктады. Их, бераз инглизчә белсәкме, төне буе сөйләшеп, гәпләшер идек! Юк шул! Немец теле укылды бит: башта авыл мәктәбендә, аннан университетта...
Ашап-эчкәч, барысы да залга күчеп альбомнар карый башлады. Бераздан, кунак егет елмаеп минем янга аш бүлмәсенә чыкты һәм нәрсәдер әйтеп, урамга ымлап күрсәтте. “Ферма! Ферма!” — ди. Мин аңламагач, кагынып-кагынып күрсәтә. Аркасыннан сөеп: “Фермалар юк шул инде хәзер, балакаем!” — дим. “Ул сезнең “фирманы” карарга тели”, — ди кызым, көлеп, безнең сөйләшкәнне ишеткәч. Иртәнге дүрт булуга карамастан, җыелып абзарга киттек. Аларга рәхәт, кәефләре шәп! 8 сәгать аерма булуы үзенекен итә. Безнең үтереп йокы килә: әле беребез, әле икенчебез исни.
Барлык кәҗә, сарыклар, куяннар, тавыклар белән танышып йөри торгач, таң атты. Кунагыбызның икенче дөньяга килеп эләккәндәй, һәрнәрсәгә шаккатып йөрүенә ияләндек. “Тавыкны беренче күрүем!” — дигәненә без инде аптырамадык.
“Бу кечкенә өйдә кем яши?” — дип, иң исе киткән әйбер, бәдрәф булды. Кызыбыз ничек аңлаткандыр, анысы безгә караңгы, ләкин ул бу “раритетның” эчен-тышын һәрьяклап фотога төшереп: “Вау! Вау!” — дигәч, ошатты, күрәсең, дигән фикердә калдык.
Аптырарлык әйберләр күп икән ич бездә! Ә без нәрсә күрсәтербез инде дип курка калган идек. Стенадагы обойларны, идәндәге ленолеумнарны, “тарттырылган” түшәмнәрне беренче күрүе иде балакайның. “Ник стенага андый кәгазь ябыштырдыгыз? Файдасы нәрсәдә?” — дип, бигрәк тә обойларга исе китеп, тегеләй узса да, болай килсә дә сыпырып йөрде.
Туганнарга, балаларга зур рәхмәт! Алдан әзерләнгән исемлек буенча чиратта кем, шуңа кунакка барып сыйлану — тәртипкә кереп китте. Һәркемдә сый-хөрмәт туйга әзерләнгәндәй! Ризыкларны төрләндереп пешерергә, алдан сөйләшеп, хәстәрен күреп куйдык. Бүген мантый булса, иртәгә өчпочмак, сеңлебездә пәрәмәч икән, энебез азу әзерли, абыйсында шашлык көтсә, энесе пилмән, киленнәр кыстыбый пешерә. Аның өстенә гөбәдия, чәкчәк, кош телләре, кабартма, коймаклары, күп төрле салатлары белән өстәлләр сыгылып-сыгылып утырды.
Кунакка йөрү бераз ялкытты егетебезне. “Минем беркайчан да бу кадәрле ашаганым юк! Бу бик куркыныч!” — дип көлде ул. Аның өстенә без бит егетнең спортсмен икәнен бераз онытып җибәргәнбез. Донован бакчадагы бердәнбер турник өчен шатланып бетәлмәде. Спорт — кечкенәдән алып хәзерге көнгә кадәр аның өчен иң мөһим роль уйнавын ассызыклап үтәсе килә. Ул профессиональ баскетболчы һәм Флорида Гейторс командасында уйнаган. Хәзерге вакытта тренер булып эшли һәм теш табибына укый.
Өстәл артында утырудан бераз ял итик дип, капка төбенә чыгып сөялештек. “Мин теге якка барып киләм”, — дип елмаеп безгә кул болгады Донован һәм йорттан ерак булмаган урманга таба атлады. Өчпочмак күтәреп артымнан иярмәделәр микән дипме, тагын бер борылып карады һәм иреккә җибәрелгән колындай имәнлеккә таба чапты.
“Мунча әзер! — дип белгертте әтиебез. — Йөгереп кайткач та керсен...миннекләр парланган, каенныкы да, имән белән юкәнеке дә бар...”
“Рәхмәт, әти, душ кына керер, мунчаның ни икәнен белми ич ул!” — диде кызыбыз, көлеп. Менә сиңа, пәрәмәч! Без мунча дип җан атабыз, ә аның хәтта күргәне юк икән! Болай булгач, һичшиксез, малайларга ияртеп җибәрергә кирәк! Ничек инде унике мең чакрымнан кайт та мунча керми кит!
Кызлар барысы да рәхәтләнеп чабынып чыгуга чәй яңарттым. Саф татарча иттереп куе сөт салган мәтрүшкәле чәйне баллап эчү, үзе сихәт бирә тәнгә. Җимешен күп иттереп салып ясаган, авызда вакланып юкка чыга торган нәзек тышлы балан бәлешем дә уңган. Мактый-мактый ашады барысы да. Инде өченчегә утырып чәйләгәч, егетнең озак торуы эчне пошыра башлады. Кунагыбыз өчен көяләнеп әтисе дә берничә мәртәбә капка төбенә чыгып керде. “Ул көн дә ун-унбиш чакрым йөгерә, бар да яхшы, борчылмагыз!” — дип тынычландырды кызыбыз.
Дүрт сәгатьтән артык вакыт узуга, капка төбендә гөрләшкән, көлешкән авазлар ишетеп урамга чыктык. Егетебезнең ап-ак футболка, шорты, кроссовкасы ләмдә аунаткандай булган, үлән яшеленә буялып карар җире калмаган. Үзен бер көтү малай-шалай урап алган! Донован аларга нәрсәдер аңлата, ә тегеләр бер-ике сүз белән аңа инглизчә җавап бирәләр. Исем-акылым китте! Хәтта авыл мәктәбендә белем алучы балалар аңлашалар кунак белән! Һәрберсенә кул биреп саубуллашты һәм елмаеп: “Футбол во!” — дип елмаеп баш бармагын күрсәтте. Үз гомерендә баскетбол, гольф һәм серфингтан башка нәрсә белән кызыксынмаган егетебезгә авыл малайлары футбол уйнарга өйрәткәннәр икән.
“Пычрак” кунак егетен мунчага кудык. Мунча бик ошаган! Бигрәк тә озак кына саунада утырганнан соң, сап-салкын су белән коену. Егетләрнең пар эчендә себерке белән бер-берсен “кыйнаганны” күргәч, шыпырт кына сызган...
Иртән мал ашатырга чыгып барганда, капка төбендә басып торучы алты-җиде малай безнең белән кычкырып исәнләштеләр һәм: “Дядя Донованны чакырыгыз әле, зинһар!” — диделәр. “Яңа гына кереп яттылар шул, төн ич аларда, соңрак килегез яме!” — дигәч, теләр-теләмәс кенә кузгалып киттеләр. Без абзардан эшләрне бетереп килүгә, тагын килеп басканнар. Биш-алты сәгатьтән килеп әйләнерсез дигәч тә, бераз күренми тордылар да, яңадан капка төбенә килеп өелештеләр.
Шул көннән егетне сихерләделәрме, һичкая алып барып булмады. Йокыдан уянып, коена да “командасын” ияртеп имәнлеккә чаба. Мин пешергән ризыгымны тотып басып калам.
Китәр көннәре дә якынлашты. Чаллыга барып бик күп сувенирлар, бүләкләр алып кайттылар. Донован сырлап бизәлгән көрән күн футбол тубын бармак башында әйләндереп: “Сурпрайз!” — диде, авызын ерып. Киленнәрнең берсе колагыма: “Беләсезме, күпме тора ул туп? Сигез мең!” — диде, мине ушсыз калдырып. “Авыл малайларына алды ...бүләк итеп”. “Кит аннан! — мин әйтәм. — Мин җиде мең белән пенсиягә чыктым! Ә монда ниндидер футбол тубы сигез мең тора!”
Кичкырын, инде якын булып өлгергән Америка егете белән саубуллашырга дипме, команда тулы составында килеп басты. “Тренерга” ияреп без дә чыктык. Ул балаларга сәлам биреп: “Бу сезгә — минем бүләгем!” — дип, күн тупны сузды. Алар башта озак кына эндәшми тордылар. “Нууу, сурпрайз...” — дип кабатлагач, берсе тупны кулына алды. Бик җентекләп әйләндергәләгәч башкаларга бирде. Тибеп тә, сугып та, сикертеп тә, иснәп тә карадылар. Бик озак кул кысышып рәхмәтләрен белгерттеләр. Донован аларны шатландырганына куанып, горур кыяфәттә елмаеп басып торды.
Озату, аерылышу һәркемгә авыр! Кызыбыз һәрвакыттагыча елмаеп: “Мин озакламый кайтам, сагынырга да өлгерми каласыз!” — диде, кочаклап. Кунак егетебез дә, ике кулын сузып, чын татарча саубуллашты. Океан артында, бөтенләй чит җирләрдә, башка карашларда тәрбияләнгән шушы егет, ун көн эчендә якын кешебезгә әйләнде дә куйды.
Иртән ишектән чыгуга, аның командасы безне аптыратып: “Дядя Донован тормадымы әле?” — дип каршылады. “Китте шул...” “Ә без аңа сувенир алып килгән идек” , — диделәр, боек кына.
...Кунак егетебезгә бик ошаган бездә. Кайткач, кая барса, кем сораса да: “Бик рәхәт яшиләр Русиядә, берни эшләмиләр, ашыйлар да ашыйлар...” — ди икән. Аллага шөкер, ашаган малда өмет бар!?
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА. Тукай районы, Комсомолец поселогы
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|