поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.12.2020 Мәдәният

Кариев театры 2020 елга нәтиҗә ясады (ФОТО)

Яңа 2021 елга санаулы көннәр генә калды. Узып баручы елга нәтиҗәләр ясау, яңа елга яңа планнар төзү - күркәм традициягә әйләнде. Әйдәгез бергәләп 2020 ел Кариев театры өчен нәрсәләр белән истә калуын искә алыйк.

7 премьера күрсәтелде:

“Хикмәт әкиятләре”. Авторлар: Назыйм Хикмәт, Вера Тулякова. Режиссер: Сойжин Жамбалова (Бурятия).
“Микулай”. Автор: Мансур Гыйләҗев. Режиссер: Ренат Әюпов.
“Корт”. Автор: Ф.Галиев. Режиссер: Ренат Әюпов.
“Озын-озак балачак”. Автор: М.Кәрим. Режиссер: Илсур Казакбаев (Уфа).
“Мио, минем Мио!”. Автор: А.Линдгрен. Режиссер: Екатерина Гороховская (Санкт-Петербург).
“Яратып туялмадым”. Авторлар: А.Әхмәтгалиева. Режиссер: Ренат Әюпов.
“Тылсымбикә”. Автор: И.Зәйниев. Режиссер: Регина Саттарова.

КАРИЕВ-ONLINE

Пандемия чорында безнең театр, илдәге барлык мәдәни учреждениеләр кебек ябылса да, эшчәнлек туктатылмады, без тамашачыларга бай онлайн программа тәкъдим иттек. Театрның Youtube-каналында архив спектакльләр күрсәтелде, социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналда “Тылсым” әкиятләр уку, #кариев_лайфхак (актерлардан файдалы киңәшләр), #театрсагындыра (артистлар спектакльләрдән җырлар башкара), “Мүкләнмә” (артистлар катнашында күңел ачу программасы) сәхифәләре даими чыкты. Моннан тыш, апрель һәм май айларында театр сайтында Live-спектакльләр, ягъни репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләре тәкъдим ителде.

33 сезон башыннан без офлайн һәм онлайн форматны параллель алып бардык. Театрның социаль челтәрләрендә һәм Youtube-каналда #Онытылмагануеннар (актерлар уйнап үскән уеннар турында видеороликлар), “Күзгә-күз” блиц-сораштыруы, #таныш_булыйк (актерлар белән якыннан танышу видеороликлары), #театрсагындыра (спектакльләрдә яңгыраган җырларга клип) сәхифәләре бүген дә даими чыгып килә.

"Тамга"

1 - 8 август көннәрендә театрыбыз бинасында II нче "TAMGA" режиссерлар лабораториясе узды. Быел ул халык һәм автор әкиятләренә багышланган иде. Лабораториядә Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск) һәм Регина Саттарова (Казан) кебек режиссерлар катнашты. Шулай ук бер эскизны "ASYL" I Бөтенроссия драматургия конкурсы шартлары буенча җиңеп чыккан Кариев театры яшь режиссеры Эльдар Гатауллин да куйды.

«ҺӨНӘР»

1-6 декабрь көннәрендә Казанда «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узды. Алты көн эчендә Татарстанның 11 коллективы тамашачыларга 16 спектакль тәкъдим иттеләр. Фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе рәисе итеп махсус чакырылган кунак - Владимир Спешков (Чиләбе) билгеләнде. Фестивальнең сәхнә программасы белән беррәттән белем бирү программасы да барды. Быел яшь режиссерларның эшчәнлегенә багышланган лекцияләр Татар китабы йортында өч көн дәвам итте. Уку-укыту программасы кысаларында Россиянең әйдәп баручы тәнкыйтьчеләре Надежда Стоева (Санкт-Петербург), Айсылу Кадыйрова (Казан), Нияз Игъламов (Казан), Оксана Кушляева (Мәскәү) лекцияләр укыдылар. Яшь режиссер Айдар Җаббаров белән иҗади очрашулар булды.

ФЕСТИВАЛЬЛӘР

17 нче октябрьдән алып 30 нче ноябрьгә кадәр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә III-нче Халыкара балалар фестивале узды. Әлеге фестивальдә театрыбыз Сойжин Жамбалова режиссерлыгындагы "Хикмәт әкиятләре" спектален тәкъдим итте! Быел фестивальнең конкурс программасы онлайн форматта күрсәтелде.

17-25 нче октябрь көннәрендә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда "Федерация" дип исемләнгән II Бөтенроссия милли театрлар фестивале узды. 18 октябрьдә Кариев театры М.Ю.Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә "Хикмәт әкиятләре" спектакле белән уңышлы чыгыш ясады.

Кариев театрының «Микулай» монодрамасы «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивалендә катнашты. Әлеге фестиваль 16-22 ноябрь Чувашия Республикасы башкаласында узды. “Микулай” ике номинациядә лауреат исеменә лаек булды: Олег Фазылҗанов - «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә лауреат, ә рәссам Булат Гыйльфанов «Иң яхшы сценография» номинацияндә җиңделәр.

ЮБИЛЕЙЛАР

25 сентябрь көнне театрыбызда Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы узды. Артисткага «ТАССРның 100 еллыгы» дигән истәлекле медаль һәм Казан шәһәренең мәдәният өлкәсен үстерүгә өлеш керткәне һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы тапшырылды.

12 декабрь көнне Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинаның юбилеена багышлап «Яратып туялмадым» премьерасы сәхнәгә куелды. Спектакльдән соң Халидә Сөнгатуллинаны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов котлап, рәхмәт хатларын тапшырдылар.

МАКТАУЛЫ ИСЕМ


Театрыбызның вокал дәресләре педагогы Лилия Айдар кызы Зәйнуллинага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

ПРОЕКТЛАР

33 нче сезон башыннан «Мобиль дәрес», «Кариев+», «Иделкәем & Кариев варислар», шулай ук Instagramда турыдан-туры эфирга чыга торган проектлар да эшен дәвам итте.

УҢЫШЛАР

Сойжин Жамбалова куелышындагы "Хикмәт әкиятләре" спектакле "Алтын битлек" Россия милли театр премиясенең "2019-2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре" лонг-листына керде.

"Арлекин" XVIII фестиваленең конкурс программасына Россия театрларының 100 спектакле арасыннан 14 спектакль сайлап алынган. Номинантлар исемлегенә безнең "Хикмәт әкиятләре" спектакле дә кертелде!

Режиссер Сойжин Жамбалованы һәм спектакльнең иҗат төркемен котлыйбыз һәм конкурс нәтиҗәләре шулай ук куанычлы булыр дип ышанып калабыз!

Тамашачы яратып өлгергән "Озын-озак балачак" премьерасы "Инде" интернет-журналы версиясе буенча ел спектакле дип танылды! Режиссер Илсур Казакбаевның (Уфа) әлеге эше өчен онлайн сораштыруда катнашучыларның 38,6 % тавыш бирде. Бәйгене оештыручыларга һәм тавыш бирүчеләрнең һәрберсенә рәхмәтебезне җиткерәбез.

"Һөнәр" фестивале нәтиҗәләре буенча, тәнкыйтьчеләр коллегиясе карары белән "Хикмәт әкиятләре" спектакле "Театр тәнкыйтьчеләре Ассоциациясе Дипломы" белән бүләкләнде.

Яңа елда театрны «ASYL» Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсы һәм башка бик күп кызыклы вакыйгалар көтә. Театрда яңа очрашуларга кадәр! Якынлашып килүче Яңа ел белән!


---
Кариев театры
№ --- | 29.12.2020
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»