|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2020 Киңәш-табыш
Өйне бизәү – мәҗбүри! (Яңа ел киңәшләре)Яңа елда да өйне рәхәтләнеп бизәми булмас инде. Алдан ук чыршы уенчыкларыгыз, гирлянда һ.б. торышын тикшерегез. Чыршы бизәргә булсагыз, аны хәвефсез итеп урнаштырыгыз. Тәрәзә пыялаларына һәм көзгеләргә иң арзанлы теш пастасы белән кар бөртекләрен төшерергә була яки кәгазъдән кисеп ябыштырыгыз. Өс киемең бәйрәмчәме?
Яңа ел бәйрәмендә матур киенү кирәк. Алдан ук прическа, маникюр эшләтегез, матур кием сатып алыгыз яки иң яраткан киемегезне киегез. Бу бәйрәм хакына күптән хыялыгызда йөрткән күлмәкне сатып алу яхшы булачак.
Җыештыру – пәкълануга тиң
Яңа елга берничә көн кала генераль җыештыру үткәрү – мәҗбүри! Соңгы 1-2 көндә моның кайгысы булмас үзегездә. Шкафларда, диван асларында, бер генә почмакта да тузан бөртеге дә калмасын. Чисталык-пөхтәлек булган йортка гына сәламәтлек-уңыш килүен бер дә онытмыйк. Әгәр өйдә киелмәгән киемнәр, башка чүп-чар җыелган икән, барсын да капчыкка тутырып, чыгарып ташлагыз: өйдә урын бушаган саен акча килә, мал килә дип ышанырга кирәк.
Бәйрәм көннәренә нәрсә планлаштырабыз?
Яңа ел бәйрәмнәре 10 көн буена дәвам итәчәк әле. Бу чорда кайларга барырга, кемнәрне кунакка чакырырга икәнен дә алдан планлаштырып куегыз.
Нәтиҗәдә, менә шушы гади генә киңәшләргә колак салсак та, без Яңа елны каршылауга артык күп вакыт та, көч тә кирәк түгелен, ә нибары эшләрне алдан планлаштырып башкарырга гына кирәклеген аңларбыз.
Фото: kalinka.tmn.muzkult.ru
Гөлнара АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|