|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2010 Җәмгыять
Ә ЧАЛЛЫ АГУЛАНСА?Шәһәребезнең “Вечерние Челны” газетасы “КАМАЗ” автогигантының тагын бер яшерен серен ачты. Хәер, әллә ни яшерен түгел инде ул: “КАМАЗ” объектларын электр энергиясе белән тәэмин итү тармагында эшләүчеләр трансформаторларда бик тә зарарлы “совтол-10” булуын яхшы беләләр. Ул кеше сәламәтлеге өчен бик тә зарарлы сыеклык һәм, газета язуынча, чит илләрдә күптән инде аны кулланудан туктаганнар. Әмма Русиядә ул һаман да файдаланыла һәм бу агулы сыеклыкның иң күләмле запасы “КАМАЗ” заводларында икән. Бүгенге көндә дә автогигантның 600 трансформаторында барлыгы 216 тонна тирәсе “совтол-10” бардыр дип исәпләнә. Әлегә аны алмаштырырга ашыкмыйлар ахры дип яза газета. Югыйсә, мохитны пычратучы органик катнашмалар турында 2001 елда ук кабул ителгән Стокгольм конвенциясе карары нигезендә, автогигантта “совтол-10” кулланылган трансформаторларны һәм конденсаторларны алмаштыру һәм үтилләштерү программасы да кабул ителгән булган. Дөрес, анда бу эшләрне төгәлләүнең соңгы датасы итеп 2025 ел күрсәтелгән, әмма хәзер үк кыймылдый башламасалар, вакыты җиткәч берьюлы ул кадәр эшне ничек башкарып чыкмак кирәк?
Хәер, автогигантта эшләүчеләрнең эш шартлары “КАМАЗ” җитәкчеләрен беркайчан да артык борчымады дисәң дә ялгышмам. Цехларның кышын салкын, җәен артык кызу, һавасының төтенле булуы бер хәл әле. Трансформаторларның төзексезлеге, яисә авария аркасында шушы сыеклык агып чыгып, аның парлары һавага эләксә, гомереңнең кыскаруын көт тә тор. Ә промышленность объектларында төзексезлекләр, кечерәк авариялар гел булгалап тора, тик җитәкчеләр, гадәттә, аларны яшерәләр, чөнки аларны хәл итеп вакыт әрәм итәселәре, акча туздырасылары килми. Гади эшчеләрне исә өркетеп, телләрен тешләп торырга күндереп куялар.
1993 елның 14 апрелендә “КАМАЗ”ның моторлар заводында чыккан янгын турында әле һаман да төгәл мәгълүмат табу мөмкин түгел. Янгын вакытында күпме трансформатор сафтан чыккандыр да, күпме “совтол-10” агып чыгып, агулы парга әйләнгәндер. Медикларның янгыннан соңгы елларда яман шеш авырулары белән чирләүчеләрнең шәһәребездә кинәт кенә күбәеп китүен шушы янгын очрагы белән бәйләп аңлатуы бәлкем дөрестер дә. Агулы һава турында ул чагында сүз куертып тормадылар, чөнки заводны торгызу беренче планга куелды. Шунысы бәхәссез, янгын сүндерүчеләр моторлар заводын сүндергән төнне “совтол-10” парларын мулдан суладылар һәм аларның кайберләре беренче тәүлектә үк үзләрен начар хис итә башладылар. Әлеге янгынны сүндерүдә мин үзем дә катнаштым. Төн урталары узганчы төтен баганасы әле өскә күтәрелде, әмма төнге икеләрдән соң җиргә җәелде, барыбыз да томан сыман төтен эчендә калдык. Иртәнгә завод корпусының җир өстендәге өлешендә янгын сүндерелгән иде инде, ә җир асты өлешендәге янгынны авызлыклап бетерү исә тагын берничә көнгә сузылды. Ул көннәрдә беркем дә завод тирәсендәге һаваның составын тикшереп йөрмәде. Янгынчыларның сәламәтлеген саклауны кайгырту түгел, башлыкларыбыз завод корпусындагы янгын сүндерелгәннән соң да әле янгынчыларга шул корпус эчендәрәк торырга әмер бирделәр, янәсе Мәскәүдән килгән генералның күзенә чалынып, тышкы якта йөрмәгез. Янгын тәмам сүндерелеп беткәч тә, берничә янгынчының сырхауханәгә кереп ятарга мәҗбүр булуына карамастан, ут сүндерүдә катнашучыларның сәламәтлеге тикшерелмәде, бу юнәлештә бернинди дә документ төзелмәде. Хәзер дә, ут сүндерүдә катнашкан янгынчылар арасыннан кемдер авырып, вакытсыз вафат булган саен, шул янгын сәбәп булмады микән дип уйланып та куясың.
“Совтол-10” тутырылган трансформаторларны кичекмәстән алмаштыра башлау проблемасын “Вечерние Челны” газетасы бик тә вакытлы күтәргән, минемчә. Ник дигәндә, Чаллы шәһәренең күпчелек кешесе автогигантта хезмәт куя. Шәһәребез дә заводларга терәлеп диярлек урнашкан, Ходай күрсәтмәсен, берәр нинди зур авария була-нитә калса, агулы һаваны барыбызга да суларга туры килмәгәе. “Совтол-10” бигрәк тә карындагы балаларга нык тәэсир итә, алардан гарип-горәбә ясый диләр, димәк, шәһәрнең киләчәгенә дә куркыныч тудыра. “КАМАЗ” җитәкчеләренә болары турында да уйланырга кирәктер, югыйсә аларның һаман да булса бүгенге көн белән генә яшәп ятышлары.
Чаллы.
Җәүдәт ХАРИСОВ |
Иң күп укылган
|