|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2020 Шоу-бизнес
"Мине Басков янында җирләгез..."Николай Басков үзенең дусты һәм хезмәттәше Филипп Киркоровның гадәти булмаган үтенече турында сөйләде. Артист сүзләренә караганда, Киркоров аның янәшәсендә җирләнергә теләгән. Мондый үтенечнең сәбәбе гади: Киркоров әйтүенчә, җанатарларга зират территориясенең бер урынына гына барып, аларны искә алырга җиңел булачак. Басков сүзләренә караганда, Филипп бу сүзләрне җиткергәндә шаяртмаган.
- Миңа Киркоров шалтыратты һәм безне янәшәбездә җирләргә тәкъдим итте. Иҗат сөючеләр безне берьюлы икебезне дә килеп искә алсын өчен, - дигән Басков Николай Басков.
Җырчының бу чыгышыннан Киркоровның җанатарлары аный авырый дип уйлаган. Алар бу хакта Интернет челтәрендә яза: "Киркоровка ни булган? Үлергә җыенганмы әллә?", - дип язучылар да күп.
Бу хакта Русия эстрадасының "поп-короле" әлегә бер сүз дә әйтмәде.
Фото: Рен тв сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|