|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2020 Мәдәният
Винера Ганиеваның ирен соңгы юлга озату УРЫНЫ һәм ВАКЫТЫ билгеле
Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме Мәрҗани мәчетеннән булачак. Бу мәгълүматны мәрхүм соңгы елларда эшләгән Татар дәүләт опера һәм балет театры мәгълүмат үзәгендә расладылар. Озату мәрасиме 11.00 сәгатькә билгеләнгән, дип яза Татар-информ.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Винера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов кичә вафат булды.
Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды.
--- |
Иң күп укылган
|