|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2020 Хәвеф-хәтәр
9 яшьлек бала кар чистарткыч астына кереп киткәнКичә Уфада 155нче лицей территориясендә кар җыештыру вакытында бала зыян күргән. 9 яшьлек малайның аягын кар чистарту машинасына кереп киткән. Шәһәрнең Гражданнар яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга дәресләрдән соң көндезге дүртләр тирәсендә булган. Вакыйга урынына ашыгыч рәвештә Уфаның Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм табиблар килгән.
Гидравлик инструмент ярдәмендә укучының аягын азат итә алганнар. Малайны табибларга тапшырганнар һәм ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар.
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|