|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2020 Мәдәният
Булат Җиһаншин: “Умырзая” матур чәчәк турындагы җыр гына дип уйлавыгыз дөрес булмавын аңларсыз” (ВИДЕО)Булат Җиһаншин белән Иркә Гайнемхәмәтова "Умырзая" җырының иң уңышны башкаручыларыдыр. Чөнки алар бу әсәрне төп мәгънәсен ачарга булганнар. Булат моның турында үзе болай диде: "Умырзая”ны кыз җыры булса да, без Иркә белән бер нәрсәгә игътибар иттек: монда нәкъ менә ике образ бар. Беренчесе - сөйләүче, икенчесе умырзая чәчәге язмышын үзенә теләмәүче кеше. Мин шул "читтән торып, күргәнне сөйләүче" сүзләрен җырладым, Иркә Гайнемхәмәтова - "Умырзая" булды. Иркә Гайнемхәмәтовага килгәндә, ул – якын дус, чын музыкант һәм бик матур тавышлы җырчы. Мин аның талантына сокланып, таң калам. Аранжировкага килгәндә - монда тере гитара, скрипка, безнең бэк вокалларны ишетерсез. Бу җырның аудиовариантын интернеттан тыңлаучылар арасында: “Сез моны чит илдә яздырдыгызмы әллә?”- дип сораучылар да булды башта. “Умырзая” җырның сүзләрен Әхмәт Фәйзи нәкъ менә үлер алдыннан язган, дип әйтәләр. Моны истә тотып җырласаң - бик тирән мәгънәле җыр икәнен аңлый башлыйсың. Җырлаганда күңелең тула. Сез дә җырның башыннан ахрына кадәр моны истә тотып, җырның чын мәгънәсен аңлап, тыңлап карагыз. Гомерегез буе моны "матур чәчәк турында матур җыр" гына дип уйлавыгыз дөрес булмавын аңларсыз, - дип тәкъдим иттеләр Иркә Гайнемхәмәтова белән Булат Җиһаншин.
--- |
Иң күп укылган
|