|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2020 Шоу-бизнес
Илназ Сафиуллин: "Бу — сәер авыру. Психикага нык тәэсир итә"Җырчы Илназ Сафиуллин зур сәхнәгә 2005 елда “Мин яратам сине” җыры белән чыкты. Кулында ул чакта еш кына гитара була иде. Иҗат итә башлаганнан бирле Илназны “романтик җырчы” дип йөртәләр. — Илназ, күптән түгел үз йортыгыз белән яши башладыгыз. Кайсы якта торасыз?
— Югары Ослан районының Татар Борнашы авылында яшибез. Казанга нибары 23 чакрым. Шушы урынны сайлагач, хатыным Айгөлне алып килеп күрсәттем. Ул да бик ошатты. Сатып алганда монда бура гына иде. Кызым Алиләнең 1 яшьлегенә йортны өлгертергә, дип максат куйдым. Космик тизлек белән ике айда салып чыктык. Өй агачтан эшләнде, бөтен уңайлыклар булдырылды. Мәктәп, бакча да бар. Күршеләр дә яхшы.
Үзебезнең яннан тагын бер җир алдым. Киләчәктә, мөмкинлекләр булса, шунда зуррак йорт төзеп, хәзергесен кунак өе итәрмен дип план корам.
— Коронавирус белән авырып, хастаханәдә ятып чыктың. Бүген хәлең ничек?
— Бу вируска башта ышанмаган идек. Октябрь азагында, гастрольдән кайткач, үземә дә шушы чир эләкте. Бу — сәер авыру. Ул үпкәләргә генә түгел, башка әгъзаларга да зур зыян сала. Психикага нык тәэсир итә. Хәлем начарлангач, ун көн хастаханәдә ятарга туры килде. Аллага шөкер, ерып чыктым.
Илназ җырлау белән генә чикләнми, гел ниндидер яңа проектларга алына, бизнеста кайный.
— Коммерция объектлары, инвестицион проектлар белән эш итә башлавың турында әйткән идең. Ниләр башкарасың?
— Әти-әни лаеклы ялда. Әлмәттә “Илназ” дип аталган кечкенә кибет тоталар. Кече бизнес, бер сәүдә ноктасының гаиләне ничек туендырганын күреп үстем. 2014 елларда миңа да, проектлардан тыш, тагын нәрсәдер эшләргә кирәк, дигән уй керде. Җирләрне өйрәнә башладым. Хәзер танышлар, дуслар миңа бу мәсьәләдә эксперт буларак шалтырата. Җир кишәрлеге алганда нәрсәгә игътибар итәргә, дип киңәшләшәләр. 2014 елдан башлап күчемсез милектә төрле яклап эшләдем, фатирлар белән дә мавыгып карадым. Ике ел элек кенә нәкъ менә җирләрнең ун мәртәбә күбрәк табыш китерүен аңладым. Дөрес итеп сайлый, иренмичә эзли белсәң, була. Яхшы җирләр сатуда бик күренми, сайтларга аларын сирәк куялар. Рөхсәт белешмәләре, төзелеш схемасы, эш планы... — үз нечкәлекләре күп. Акчаны һәрчак каядыр инвестициялим. Аны дөрес итеп куллана белергә кирәк. Яшьләргә дә, олыларга да киңәшем: финанс яктан грамоталылыкны үстерергә тырышыгыз. Җиргә бәйле эшем концертлар белән бер-берсен тулыландыра. Үзенә күрә запас та булып тора. Пандемия бер эш белән генә чикләнмәскә икәнен тагын бер кат аңлатты.
— Бала туганда, хатының янында син дә булгансың икән?
— Бу хакта башта Айгөл әйтте дә уйланып куйдым. Моңа психологик яктан әзер икәнемне аңладым. Хатыным бала тапканда терәк булдым. Алиләбезнең кендеген үзем кистем. Кайберәүләр, бу гамәл аннан соң гаилә тормышына, ир-атның хатын-кызга мөнәсәбәтенә начар тәэсир итә, ди. Безнең очракта алай булмады. Ирләр моңа әзер түгел икән, берүк бармасыннар!
— Яшь аермагыз күпме? Сизеләме?
— 11 ел. Миңа рәхәт кенә. Хатынымны “бәләкәчем” дип йөртәм.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|