поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.12.2020 Җәмгыять

"Бу хәлгә мине вазгыять җиткерде". Рамил Шәмсетдинов соңгы сүзен әйтте

Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсендә прокуратура гаепләвен белдерде. Шулай ук зыян күрүчеләр ягыннан ике кеше чыгыш ясады. Алар Рамилне гафу итә алмаячакларын әйтте һәм аңа югары хөкем бирүне сорадылар.

22 декабрь Читадагы хәрби мәхкәмәдә узган ел сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшендә гаепләүче һәм яклаучы тарафларны тыңлау булды, алар бер-берсенә каршы дәлилләрен китерде. Прокуратура, бу фаҗигадә төп гаепле - Рамил Шәмсетдинов һәм ул ярлыкауга, йомшак хөкемгә лаек түгел дип белдерде. Бу барысын да алдан уйлап ясалган гамәл диелде.
 
Зыян күрүче Мария Богомолова (атышта аның улы һәлак булган - ред.) улымның үлеме өчен гафу итә алмыйм диде, һәлак булган капитан Владимир Евсеевның тол хатыны Анна Евсеева да Шәмсетдинов гаепле дип чыгыш ясады.
 
Яклаучы як исә бу фаҗиганең сәбәбе – Байкал артындагы хәрби бүлектә киң таралган бабайлык күренеше, Рамил Шәмсетдиновны берничә төн йоклатмыйча җәзалау, төрлечә мыскыл итүләр аны җинаять кылуга этәргән дип белдерде.
 
"Прокуратура җиңел юл сайлады, Шәмсетдиновны гына гаепле итеп калдырып, Русия саклану министрлыгы, хәрби прокуратураның йөзен саклап калырга тырыша. Аларның үз дәрәҗәсе солдатлар гомере, сәламәтлегеннән мөһимрәк булып чыга. Ни өчен бабайлык мәсьәләләре алдан хәл ителмәгән?" дип чыгыш ясады адвокатлар.
 
"Европа конвенциясе нигезендә кешене йоклатмау җәзалау булып санала. Берничә төн йокламау, башыңны бәдрәфкә тыгам дигән янаулар кешене соңгы чиккә китереп җиткерә. Прокуратура Рамил Шәмсетдиновның җинаяте алдан уйлап эшләнгән ди, без исә бу куркыныч адымга ул чарасызлыктан барган дибез. Бабайлык булмаса, мыскыл итүләр турында ул җитәкчелеккә ачык итеп сөйли алса, коточкыч күренешләрене шикаять итәргә мөмкинлеге булса, аны тыңласалар, гаепле кешеләргә хөкем чыгарылса, аңа аннары басым ясамасалар, Рамил Шәмсетдинов җинаять кылмас иде. Нигә кирәк аңа башкаларның гомерен өзәргә, ул бит аннары җәза булачагын аңлый. Үзенең дә гомерен нигә чәлпәрәмә китерергә? Максаты шушы булганмы Шәмсетдиновның?", дип сөйләде Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев.
 
Шулай ук мәхкәмәдә атыш булган урыннан экспертиза да укылды. Анда уклар астан өскә, төрле якка атылган дип әйтелде. Яклаучылар моны махсус төбәп ату булмаган дигәнгә дәлил итеп китерде.
 
Адвокатлар, җинаять аффект хәлендә кылынган, Рамил Шәмсетдинов Русия Җинаять кодексының 107нче маддәсе нигезендә хөкем ителергә тиеш дип саный.
 
Бүгенге утырышта Рамил Шәмсетдиновка соңгы сүз әйтергә мөмкинлек бирде.
 
"Бу вазгыять мине шушы хәлгә (җинаять кылуга - ред.) китереп җиткерде. Шуның аркасында бу фаҗига булды. Мин моны теләмәгән идем. Ничек килеп чыкканын үзем дә аңламадым. Бу фаҗигагә үкенәм", диде Рамил.
 
Мәхкәмә вакытында присяжныйлар сораулар бирмәде. 

Рамил Шәмсетдинов
2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.
 
Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.
 
Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.
 
2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.
 
Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.
 
Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.
 
Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.
 
2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.
 
1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.
 
Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.
 
Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.12.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»