|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2020 Киңәш-табыш
Иске чардуганны нишләтергә?Әбигә яңа чардуган куйдык, искесен нишләтергә икән? Бабайның чардуганын буядык, дин буенча, пумаланы, буяу савытын зираттан алып чыгарга ярамый, диләр, дип яза Кайбычтан Әминә Фәттахова. Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде. — Күп кеше зираттан әйбер алып чыгарга курка. Әмма бөтен кеше буяу савытын, чүп-чарын калдырса, ул чүплеккә әйләнәчәк. Аллаһ моннан сакласын. Корбан чалу урынымы, зиратмы — бездән соң һәрчак чиста калырга тиеш. Чардуганны алыштырсагыз, искесен нишләтергә икәнен авыл имамы йә зират өчен җаваплы башка кеше белән киңәшләшергә була. Бәлки, берәр мәрхүмнең каберенә куярлар дип, кайчак чардуганны зиратта калдыралар. Кабер ташын алыштырсагыз, анда уеп язылган доганы кырганнан соң гына чүплеккә ташларга рөхсәт ителә.
--- |
Иң күп укылган
|