поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
25.12.2020 Җәмгыять

Үгез елы ниләр алып киләчәк? 2021 нче елга кстрасенс Алсу Газыймҗанованың фаразлары

Үгез елы килә. Барыбыз да аны зур өметләр белән көтә. Ел нинди булыр? Экстрасенс Алсу Газыймҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Алсу, 2020 елны нинди булыр дип фаразлаган идегез?
 
– Күсе елының авыру алып киләсен әйттем. Бу хакта яздылар да. Ниндидер вирус тарала, ОРВИ авыруы арта дидем. Бик күп кешеләрнең үләсен күрдем. Ул чакта мин чума кебек авыру киләдер дип уйладым. Ә ул коронавирус булган икән.
 
– Пандемия нилектән килеп чыкты дип уйлыйсыз?
 
– Авыру чыкканчы Себердә урманнар янды. Шулчакта моны ничек тә туктатырга дип чаң суктым. Тик ишетмәделәр. Табигатькә килгән зыян өчен түләдек без. Гаеплеме, гаепсезме син – җавап бирергә туры килде. Миңа табигатьнең үпкәләрен төшергән сурәтләр дә еш күренде. Ә уйлап карасаң, коронавирустан нәкъ менә шушы орган зыян күрде.

– Димәк, бар да үзебездән тора?
 
– Әйе. Без башкачарак яши башларга тиеш. Табигатькә, кешелеккә игътибар артсын иде. Һәр көнгә рәхмәт әйтеп, җирдә яшәвеңә дога кылырга кирәк. Хәзер күп кеше начар хәбәрләр генә тарата. Алар түбән энергия белән яши. Рухи яктан үсешләре юк. Бар кеше интернетка чумды. Бер-берләрен уздырып, үзләрен күрсәтәләр. Кем баерак, кем матур яши, кемнең фотосы күпме лайк җыя… Әнә шундый тормышка күчтек. Мактанчыклар, горур кешеләр артты. Гөнаһтан куркырга кирәк. Элек корал белән сугышсалар, хәзер сүз белән бер-берләрен «кыйныйлар». Моны да туктатырга кирәк. Без сынау астында яшибез. Үзебезне үзгәртмибез икән – яхшыга өмет итеп булмый. Күңел түренә күз салырга кирәк. Киләчәктә кешеләр авырмыйча тормас. Әмма алар, телиләр икән, чирне дарусыз да җиңә алачак. Озакламый дарусыз һәм пычаксыз терелә башлыйбыз.
 
– 2021 ел нинди булыр?
 
– Юмарт, дөреслек яратучы, эш сөюче Үгез килә. Ул бераз кызып та алыр, шулай да авыр ел артта калып, җиңеллек киләчәк.  Ел башы бик тыныч булыр. Хакимияттә үзгәрешләр көтелә.  Җитәкчеләр алышыначак. Кешеләр сәясәткә иркен катнаша алачак. Көзен шау-шулы булыр. Өченче бөтендөнья сугышы булыр димим, әмма ниндидер бәрелешләр күзәтеләчәк. Аның Татарстанга да катнашы булачак. Ниндидер конфликт буласы төшләремә дә керә.
 
– Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр көтелмиме?
 
– Вирус башланганчы, укучыларның язгы каникулдан кире мәктәпкә кайтмаулары күренгән иде. Дистанцион укуга кайтмаячакбыз. Быел да мин мәгариф системасында үзгәреш күрәм. Җиңеллек килә. Имтиханнар белән бәйле бу. Балалар хакында сөйләшкәч тагын шуны да әйтәсе килә – вирустан соң туган сабыйлар безгә охшамаячак. Алар башка төрле булачак. Геннарында үзгәреш күзәтелер. Сөйләшүләрен башкачарак ишетәм. Ниндидер хәрефләр җитеп бетмәгән кебек.

– Үгез елыннан тагын ниләр көтик?
 
– Климат үзгәрү хакында инде әйткәнем бар. Икътисадта киеренкелек саклана. Кризис ел буена җитәчәк. Мин долларның бөтенләй юкка чыгасын күрәм. Америка белән берәр хәл булыр төсле. Россиянең чикләре киңәячәк. Күп кенә илләргә юллар ачылачак. Ел гаилә кору, эшкә урнашу, бала табу өчен уңай булачак. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышлар көтелә. Кайсы өлкәгә тотынсагыз, шунысында эшләрегез гөрләячәк. Тагын да вируска әйләнеп кайтсак, без аңа ияләнәчәкбез. Мин аны җәйгә бетәр дип уйлыйм. Әмма сыер итенә бәйле ниндидер чир чыгачак. Барысын да ачыкламыйча, хайваннарны бетермәсеннәр иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.12.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (909518) / 26.12.2020 00:08:15

21 декабрь-Олы Келәү көне!
Бер Тәңрем,Аң бир балаларыңа!

Якты көннәрнең иң кыска,караңгы төннәрнең иң озын чорына җитәбез. Ел түгәрәгенең төн уртасы якынлаша. Борыңгыдан,ераклардан килгән хәтер буенча,бу көннәрне кайсыларыбыз Нардуган тип атап,кайсыларыбыз башка атлар куеп ничек булса да билгеләп үтә. Бу елны да,бүген кулланышта булган исәпнең 21 декабренә туры килә әлеге көн. Атабыз Бөек Тәңре кушуы белән барлыкка килгән җир-суларда, күкләрдә дә бер үк көчләр тартышы яшәүне бар итә. Ак бар-кара бар, Каты бар-йомшак бар,суык бар-эссе бар,көн бар-төн бар. Елның төн уртасы җитә. Бабаларыбыз ,әле моннан йөз-ике йөз еллар элек тә, борыңгыдан килгән ,бу көнне үтәлә торган төп йоланың чын асылын төшенмәсәләр дә, карт камнарны ятлар килеп кугач-аңламасалар да-ничек булса да аны билгеләп үткәннәр. Иң караңгы вакыттан соң,Көн-кояш тагын югарырак менә, җир-суларга,кеше ләргә турырак карый башлаган.
Әлеге көннәр-Олы теләк һәм Олы учак көннәре. Көн белән-төн,салкын белән җылы, тартышкан бу көннәрдә, җир-суларыбызны,аяз күләребезне караңгы белән суык басмасын дип теләк теләү , көнгә , җылыга ярдәм булсын дип келәү учаклары тергезү-бу безнең бәгырләребезнең чыннан да яктыга,җылыга омтылуын, терелебезне саклаучы,яшәүебезне бар итеп торучы Көн-кояшны санлап-олылап яшәүебезне белгертүче ,эштер. Көннең иң кыска чорында, бабаларыбыз, таңны, учак ягып, Көн-кояш чыккан якка багып, үзләренә генә түгел, җир-суга, тирә-якка, киек-җанварларга, туган-тумача, бала-чагага гел яхшы теләкләр теләп, Көн-кояшның караңгыны,суыкны җиңүен теләп каршы алганнар. Аң белән яшәгән Олы Камнарның ерактан килгән истәлеге онытылмасын. Барыбызга да,Бер Тәңребез биргән кыска гына гомер кадерле. Туганнарыбыз, якыннарыбыз гомере, тирә-якларның исән имин булулары, җир-суларның безне туендырып торуы,Көн-кояшның безләрне яктыртып, җылытып торуы кирәк. Шуны онытмаек,шуны теләек кешеләр! Көн-кояшның булуы,җылы җилләр исүе,иген-тарылар үсүе,эчәр суларыбыз чиста булуы-безгә,кешеләргә кирәк.Тәңребез, безгә шуны теләрлек аң биргән,күңел,бәгырь биргән."Еламаган балага-имезлек каптырмыйлар" дигән әйтемчә,үзебезгә кирәк нәрсәне Атабыз Бер Тәңредән сорамасак-аны безгә кем бирер?!
Олы сулар,ерак җирләр арасында кайчандыр көн-күргән крак кардәшләребез исәбе белән, бу елның 21 декабре көненнән башлап безне олы үзгәрешләр көтә. Тик бу үзгәрешләр, кемнәрдер кешеләргә коткы салганча , көн-кояш сүнү, җирләр тетрәү,күкләрдә очкан тау-ташлар җиргә төшүләрдән тормый.Бу үзгәрешләр башланганын ,бик күпләребез сизми-төшенми дә калырга мөмкин.Йоклаган кеше-вакыт үткәнен, яуган яңгыр туктап-кояш чыкканын, төн бетеп-җиргә таң килгәнен сизмәгән кебек, безнең дә бәгырләре йоклаганнар, аңнарын ялган сүзләр белән томаланганнарыбыз Яңа Чорга кергәнебезне төшенми дә калырга мөмкин. Тик кеше күрмәгәннән генә-таң да атмый тормый,кеше сизмәгәннән генә-җил дә исми тормый.
Уйларын теле белән аңлата белмәгән ,Тәңребез кот иңдергән , сабый да үзенә бу җирдә яшәү өчен кирәкле азыкны,өшемәс өчен кирәк җылыны үз ана-атасыннан сорый белә. Үзебезнең катнаш белән бу җирләргә туган балаларны,күңелләре исән булган беребез дә ач ,ялангач калдырмаган кебек,сорасак , Тәңребез дә ,безне,үз балаларын бәла-казаларда калдырмый,яшәр өчен кирәген бирми калмый.
Яңа чорга күчкән чорда-төрлесе була ала.Көн-кояш туганда, кошлар да сайраудан туктап тора,җил дә исми. Бүген без Олы бер Таң алдында торабыз.Таң аткач ничек яшәүебез-үзебездән,үзебезнең уй-теләкләрдән,үзебезнең эш-адымнардан тора.Соңгы вакытта, без,үзебезгә тереклек итәргә биргән җир-суларны да,ияләрне дә кыерсытып,онытып яшәдек.Кирәкмәгән байлык җыюны-яшәү дип атадык. Ялган сүзләрнең,ялган икәнен аңлый торып та -аларны дөрес тип әйттек.Ул-атаның,кыз-ананың сүзен санга санамады. Алай гына да түгел,Бер Тәңребезгә тел-теш тидерүдән дә тарсынмадык.Үз атасын онытып-хурлап, ниндидер булмас байлыкларга ышанып-өмет итеп ятларга сыенган баладан ни көтәргә була? Бәхет-ырыска тиенәчәкме ул?! Үзен саклап-карап үстергән инәсен оныткан,бар дип тә белмәгән кеше тыныч күңел белән,бәхеткә тиенеп яшиячәкме?! Иясе булган һәр нәрсәне,иясеннән сорамыйча,аны санламый-сакламыйча алучы-кулланучы кешене ни көтә?! Белә торып язык эшләүчене ни көтә?! Тәңре-Күкләрнең Яса-законы бер! Җир-сулар өчен дә,кешеләр өчен дә,ияләр өчен дә!
Шул турыда уйлансак иде.
Язык эшләребезне аңлап-төшенеп,ялган-коткыларга карамыйча Тәңребездән ,җир-суларыбыз, кот-тәннеребезгә исән-саулык сорасак иде. Сатучылардан шәмнәр,тоз, азыклар җыеп кына алдагы үзгәрешләрдән качып-котылып кала алмауыбызны аңласак иде! Салкын-кышны шәм җылысы белән генә җылынып булмый,иген-тарылар үсмәгән җирдә-тоз белән тук булып булмый.
И,Кешеләр! Көн-белән төн тартышкан чакта, келәү учаклары ягып, Бер Тәңребездән , акыллы бала ата-анасыннан сорагандай, языкларыбызны кичерүен, якты көннәр,имин тормышлар бирүен сорасак иде! Олы үзгәрешләр чорына сау бәгырләр,чиста күңелләр белән керсәк иде! 21 декабрь,Нардуган җиткән көннәрдә,өненә качкан әрләннәрдәй посып утырмасак, шул көн таңын каршылап,Көн-кояш чыгар якка багып ,ичмасам ахыры заман килүгә дип әзерләгән шәмнәребезне яндырып барыбызга да исәнлек-саулык теләсәк, Тәңребездән безне онытмавын ,ияләрдән безгә ярдәмдә булуларын сорасак иде! Шушы көннәрдә,үз күңелләрегезне тыңлагыз сез,кешеләр.Акны-карадан,чынны-ялганнан аерырга өйрәнегез.
Бер Тәңрем,үзеңнән сораем,сау-исән ит җир-суларыңны,аяз күкләреңне,җылы Көн-кояшыңны үз балаларыңнан кызганма! Чын күңелдән сораганнарның теләкләрен кабул итсәң иде!
Умай-инә! Бу көннәрне сабыйларыңны скласаң иде! Туачак балаларны сау-исән,аңлы-котлы итсәң иде!
Ияләр! Бу көннәрне җир-сулар,тау-ташлар,дала-кырлар кешеләр белән бер теләктә булса иде!
Тәңрем, караңгы төннәр таңнарга авышканда теләгән шушы теләкләремне кабул итсәң иде!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar