|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2020 Ир белән хатын
"Ике баламны алып, иремнән качтым"Башкортстанда Стәрлетамакта яшәүче Алина иренең җәберләүләренә түзә алмый ике баласы белән чыгып качкан. Бәхеткә, хатынга "Игелек шатлыгы" волонтерлары ярдәм иткән һәм бүген яшәгән бүлмәсенә ремонт ясаганнар. Хәзер аларның яңа идәннәре, җиһазлары һәм диваннары бар. Алинаның кызларына 6 һәм 4,5 яшь, күптән түгел аларга аниматорлар килгән һәм балаларга күңелле программа оештырган. Шулай ук хатынга азык-төлек белән ярдәм иткәннәр һәм карта ачканнар, аңа коммуналка буенча бурычлар аркасында арест салган булганнар.
Исегезгә төшерәбез, хатын Регина Биргулиевага ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде, ул вакытта гаиләнең ашарына да юк иде. Иреннән чыгып качкач, хатын "Ана капиталы" акчасына бер барактан бүлмә сатып алган булган. Балаларның берсе инвалид, барлык акча даруларга китә. Ярый әле Алина юлында битараф булмаган кешеләр очраган.
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|