|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2020 Җәмгыять
16 ел элек югалган ана табылганЫрынбур өлкәсенең Орск шәһәрендә яшәгән бу хатын, өч яшьлек улын һәм алты айлык кызын ташлап, 2004 елда эзсез югала. Аны туганнары эзләгән, эшкә полиция дә кушылган, әмма бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмаганнар. Югалган хатынның әтисе балаларны үзенә тәрбиягә алган. 2015 елда хатынны "үлгән" дип таныганнар. Ике бала анасы турында мәгълүмат кинәт быел калкып чыга. Ул Башкортстанның Пенсия фондына бер тапкыр түләүләрне сорап мөрәҗәгать иткән. Соңрак ачыкланганча, ул бу вакыт эчендә республикада яшәгән һәм яңа гаилә корган – аның кечкенә улы бар.
Югалган һәм мәрхүм дип танылган ана балалары белән судта очрашкан. Моңа бер генә як та сөенмәгән. Хатын процесс барышында аны мәрхүм дип игълан итү карарын гамәлдән чыгаруга каршы килмәвен һәм Орскига кайтырга җыенмавын белдергән. Балалар, үз чиратында, әниләренең нинди булуын да хәтерләмибез, ди.
Утырышта Орскида яшәүче ханымны «терелтү» турында карар кабул ителгән.
Фото:interesnosti.mediasole.ru
--- |
Иң күп укылган
|