поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.09.2010 Җәмгыять

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ УРМАН ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЫ НАИЛ МӘҺДИЕВ: УРМАН УТТА ЯНМАСКА, СУДА БАТМАСКА ӨЙРӘТӘ

Быелгы коры җәйдә урманнар җиһанга ялкын телләрен үрләтеп “аваз салды”. Күрделәр бит. Сез дә сизәсезме икән: дәү Россиябезнең дәү җитәкчеләре урманга бөтенләй башка күзлектән карый башлады кебек.

Һәрхәлдә, телевидение-радио тапшыруларын тыңласаң, көндәлек матбугатка күз салсаң, шулайрак сизелә. Бер яманның бер яхшысы була диләрме әле? Дөрес, урманнарның, авылларның янып көлгә әйләнүенә шатланып булмый инде анысы, әмма булган хәлләрдән кирәкле нәтиҗә ясарга тырышулары барыбер дә әйбәт. Татарстан бу өлкәдә дә сынатмады. Киресенчә, күрше төбәкләрдә дөрләгән янгынны сүндерүдә ярдәм итәргә дә җаен тапты. Ул гына да түгел, нәкъ шушы авыр чорда ил җитәкчеләре республикабызның урман хуҗалыгы эшчәнлеген башкаларга үрнәк итеп куйды. Югыйсә моңа кадәр 14 ел буена Бөгелмә районы башлыгы йөген тарткан, бүген исә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры кәнәфиенә утырган Наил Гамбәр улы Мәһдиевне урман мең төрле проблемалары өстенә, чын мәгънәсендә ялкын телләре белән каршылады: 163 гектар урман янып көлгә әйләнде. Быелгы һава торышын һәм башка төбәкләрдә урманнарның меңнәрчә гектар януын исәпкә алсаң, бу бик аз, әлбәттә. Ходай саклады дияргә була. Әмма шулай гынамы икән? Сакланганны гына саклармын дигән бит.

 

– 2010 ел тарихка, мөгаен, утлы ел булып кереп калыр. Мондый хәлләр булыр дип хәтта беркемнең дә башына килмәгән иде. Ә без, шөкер, бу авырлыкларны җиңеп чыгу өчен узган ел ук әзерләнә башлаган булып чыктык, интуитив төстә. Бәлки, моңа Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның урманны яхшы белүе, аңа игътибарлы булуы ярдәм иткәндер. Ул яктан без чын мәгънәсендә бәхетле икәнбез. Былтыр янгынга каршы көрәш станцияләрен 60 процентка яңарттык. 18 машинаны урманнарда янгын сүндерү өчен җиһазладык. Өстәвенә урман хуҗалыкларына атап тагын 60 машина бүлеп бирделәр. Урманны саклау һәм яклау өчен моның нинди зур көч икәнлеген әйтеп кенә бетерә торган түгел.

 

– Яклау һәм саклау дигәннән, ахыр чиктә урманнарны үзебездән үзебез саклыйбыз булып чыга түгелме?

 

– Мин моңа кайчагында үзем дә аптырыйм. “Урманнарга кермәскә!” дип кисәтеп торасың, халык ял итәргә дип нәкъ менә шунда ашкына. Югыйсә быел бит урманда да саф һавага әллә ни кинәнерлек түгел, шырпы сызсаң, чыжылдап янып китәргә әзер иде. 96 янгын сүндерергә туры килде. Казан, Алабуга, Чаллы халкы урманда ял итәргә, шашлык пешерергә бигрәк тә хирыс. Шөкер, вәзгыятьне контрольдә тота алдык, чөнки оештыру эшләре, дисциплина нык куелды. Бу нисбәттән Гадәттән тыш эшләр министрлыгында да эшләр көйләнгән. Равил Моратов җитәкчелегендәге комиссия дә бик актив эшләде. Гомумән, оперативлык искиткеч иде. Студентлар, волонтерлар, солдатлар да үз өлешләрен керттеләр. Бу эшкә 400 ләп кешене тарттык. Хәтта мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче балаларга кадәр вокзалларда, урманнарга кермәскә өндәп, юлчыларга махсус листовкалар таратып йөрделәр. Әйтергә кирәк, үзенә күрә шушы бәләкәй генә яңалыкның да йогынтысы шактый зур булды.

 

– Наил Гамбәрович, яшь урманчыларны без гадәттә булачак урман белгечләре итеп күз алдына китерергә күнеккән. Миңа калса, уку йортларында белем алып кына чын урманчы булу мөмкин түгелдер ул. Моның өчен урманда туып үсәргә, табигатьне бөтен күңелең белән тоярга, яратырга кирәктер...

 

– Урман хуҗалыгына килгәч, миңа Президент та нәкъ шундыйрак, белгечләрне урманда үстерергә кирәк, асфальтта үскән бала урманчы була алмый, дигән фикерен әйтте. Шуңа күрә кадрлар әзерләү – бу вазыйфага керешкәч тә кыйбла итеп алган өч юнәлешнең иң кыйммәтлесе. Һәр өлкәдәге кебек бүген бездә дә чын белгечләргә кытлык. Дөрес, республикада урман хуҗалыгына белгечләр әзерләү системасы бар да кебек. Әмма аны нык камилләштерергә кирәк.

 

– Бу системаны бүген нидән гыйбарәт дип белик?

 

– Балалар бакчасы – мәктәп – техникум – югары уку йорты. Менә шушы чылбырда өзеклек булмаса гына чын урманчылар әзерләп була. Бүген балалар бакчаларында эш гөрли дип әйтә алмыйбыз әле. Мәктәп урманчылыклары да кайбер урыннарда гына эшли. Һәрхәлдә, 60 нчы еллар белән чагыштырырлык түгел инде. Балалар өчен мондый оешмалар бар районнарда да оештырылырга тиеш. Шул тирәдә кайнап йөргән укучыларның бары тик 100 дән 1-2 се генә урманчы һөнәрен сайласа да, бу зур казаныш. Ә техникум, мөгаен, моны белмәүче кеше сирәктер, Кукмара районындагы Лубян бистәсендә урнашкан. Бик үзенчәлекле урын бу. Анда укучылар чын мәгънәсендә табигать белән гармониядә яшиләр: үзләре үк урман үстерәләр, күлдә балык үрчетәләр, экологияне кайгырталар. Авыл хуҗалыгы академиясенең урман факультеты студентлары өчен дә шундый ук шартлар тудырырга тырышабыз. Гомумән, бу уку йортларына студентлар туплау эшендә дә яңалыкларыбыз шактый. Урманны ни дип тә белмәгән балалар очраклы төстә килеп, интегеп, урын алып утырмасыннар өчен һәр урман хуҗалыгына абитуриентларны үзләренә табарга задание бирдек. Нәрсә дисәң дә, алар кемнең кем икәнен күбрәк белә бит. Чын белгечләр барыбер йә урманчылар гаиләсеннән чыга, йә булмаса бу тармак белән урман хуҗалыгында үскән балалар кызыксына. Документларын уку йортына биргәнче, һәрберсе белән күзгә-күз карашып, чәйләр эчеп, министрлыкта әңгәмә үткәрдек. Быел конкурс та зур булды: бер урынга биш кеше. Киләсе елга, мөгаен, 25әр кешедән ике бюджет төркеме җыярбыз. Ә быел исә бюджет төркеменә эләкми калганнарны да кайтарып җибәрмәдек, коммерция төркеме оештырдык. Каян килгәннәр, шул урман хуҗалыклары исәп-хисап тотар дип сөйләштек.

 

– Министрлык һәр студентны берәмтекләп күз уңында тотарга җыена дигәндә, моны ничек тормышка ашырырга телисез? Әлбәттә, теге яки бу дәрәҗәдә мондый юлны сайлаучылар юк түгел. Шулай да, бәлки, күп җирдә, безгә нәкъ менә шушы бөтенлек, бердәмлек җитеп бетмидер...

 

– Безнең бит министрлыкта эшләүче күп белгечләребез студентларга белем дә бирә. Киләчәктә үзем дә лекцияләр укырга хыялланам. Бу гамәлем исә чын урманчыларны вакытында күреп, табып, аларга ярдәм күрсәтү өчен кирәк булыр дип уйлыйм. Шулай ук практик дәресләрдә дә катнашырга җыенам. Беренчедән, аларның ни дәрәҗәдә үткәрелгәнен белермен, икенчедән, студентлар арасында кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеге ачыкланыр. Кайбер студентлар белән индивидуаль эшләргә кирәк булыр. Хәзер бит урман хуҗалыгы тармагына яңадан-яңа технологияләр кертелә. Белемле булу бик кирәк.

 

– Яңа технологияләр дигәннән, монысы, мөгаен, сез кыйбла итеп алган юнәлешләрнең тагын берседер. Урман кисү эшендә минем кебек электр пычкысыннан башканы күрмәгән кеше өчен нинди яңалыклар бар икән?

 

– “Комацу-Валмет” Япония фирмасы җитештергән “Харвестер” һәм “Форвардер” дип аталган яңа техника кайтарырга җыенабыз. Дөрес, мондый техниканы Саба урман хуҗалыгында биш еллап кулланалар инде. Искене сатып алганнар иде. Ә хәзер исә өр-яңалары булачак. Япония фирмасы белән хезмәттәшлек турында контракт төзедек. Сервис үзәге дә ачачакбыз. Бу машиналарның беренчесе агачны “кочаклап ала”, ботакларыннан үзе чистарта, ә икенчесе арттан төяп бара. Нәкъ әкияттәге кебек инде.

 

– Әмма безнең урманнарда мондый техниканы тулы куәтенә эшләтеп булырмы икән соң? Нәрсә дисәк тә, тайгада яшәмибез бит.

 

– Республикабыз территориясендә, дөрес әйтәсез, урман бик аз, бары тик 17,4 процентны гына били. Ә кешегә яшәргә уңайлы булсын өчен бу сан кимендә 25 процент булырга тиеш. Өченче юнәлеш буларак, без әнә шул урманнарны арттыру өстендә эшлибез дә инде. Август башында Саба урман хуҗалыгында селекция-орлыкчылык үзәге нигезенә таш салдык. Ул дүрт миллион данә үсентегә исәпләнгән, швед системасына нигезләнгән. Мондый үзәккә хәтта Россия территориясендә дә тиңнәр булмаячак. Сүз уңаеннан, Россиядә быел питомниклар корып бетте диярлек, ә без барысын да саклап кала алдык. Кыскасы, иген үсмәгән бар җирдә – чокыр-ча­кырларда, юл кырыйларында – урман шаулап утырырга тиеш. Бу эшкә “Татнефть”, “ТАИФ” , “Нижнекамскнефтехим” кебек эре компанияләрне җәлеп итә башладык. Җитәкчеләр белән очрашып сөйләшәбез дә үзләре яшәгән территорияне яшелләндерергә үсентеләр тәкъдим итәбез. Алар бит, нигездә, шул ук экология турында кайгыртучылар. Ризалашалар.

 

Гомумән, балаларыбызга, оныкларыбызга зур байлык, матур истәлек калдырырга тиешбез. Бу нисбәттән безнең тагын бер яңалыгыбыз бар. 100 гектар урман утырткан кешегә алтын сертификат тапшырырга җыенабыз. Күңелле бит: урман хуҗалыгы министры имзалаган документта син утырткан урманның координатлары күрсәтелгән. Оныклар, менә бу урманны бабам утырткан, дип горурланырлык булсын.

 

– Наил Гамбәрович, шул дәрәҗәдә “урман кешесе” булып киткәнсез. Бу тармакка әле генә аяк баскан кеше дип уйлап та булмый хәтта...

 

– Урман хуҗалыгы – чыннан да, минем өчен өр-яңа тармак. Әмма яңалыкны бик яратам. Миңа проблемалар булсын. Бик кызыксынып аларны чишү юлларын эзлим, табам, ялгышам, кабат эзләнәм... Сыныйм һәм сыналам. Бу – минем яшәү рәвешем. Гомумән, урманчыларга хас сыйфатлар болар. Урман утта янмаска, суда батмаска өйрәтә. Тиздән урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм көннәре. Форсаттан файдаланып, барчасын да ихлас күңелдән котлыйм. Исәнлек-саулык, имин көннәр телим. Безне алда зур эшләр көтә. Урман – халыкныкы. Аның байлыгыннан явызларча файдаланырга беркемнең дә хакы юк.


Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 185 | 14.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»