|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2020 Дин
"Шайтан котырта...": Татар яулык темасына сүз куертырга тиеш түгелЙөрәк, тибәр алдыннан, Аллаһы Тәгаләдән: “Тибимме?” – дип сорый икән... Вәгазьдәге шул сүзләрне көне буе уйлап йөрдем, күңелемә үтте ул минем. Эштән кайтып, өйлә намазына утыргач та, күземнән яшьләр килде, тыелып булмый... Әллә ни хисле кеше түгелмен, киресенчә, коры... Дин турында язмыйм, аның өчен олуг хәзрәтләребез, дин белгечләре бар. Дин турында язар өчен, ай-һай, бик гыйлемле булырга кирәк: бик нечкә тема ул. Үзем, яшем алтынчы дистә белән барса да, вак-вак адымнар белән, сак кына атлап керергә тырышам... Ун еллар дәвамында инде ул тырышуым. Тугыз-ун еллар элек 11нче сыйныфта дәрес алып барганда, укучым Сөмбел: “Апа, мин иртәнге намазны укый башладым. Укыгач, көне буе тынычлап йөрим, бернинди начар нәрсә булмасына ышанып”, – ди. “Апа, әллә намаз укымыйсызмы?” – дип сорап куйды. И-и уңайсызланып киттем дә соң. “Апа, укыгыз сез, иртәгә мин сезгә, язып, алып киләм тәртибен”, – ди балакаем. A4 форматындагы биткә зәңгәр һәм кызыл каралар белән, астына сызып-сызып, язып алып килгән укучым. Аның вак итеп язылган бу битен һаман саклыйм. Ничек инде бу сабыйның тырышлыгын юкка чыгарыйм?! Күпме вакытын сарыф итеп, мине намазга бастырыр өчен тырышкан бит ул. Укый башладым. Иртәнгесен... Чыннан да, тынычлап йөрисең икән бит. Ниндидер сәбәпләр аркасында укылмый калса, эч поша... Авыр үзеңне җиңәргә. Дөресен әйтәм. Шайтан котырта... Намазны укыгач, күңелдәге җиңеллекне белсәгез...
Укучым Сөмбелгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте төшсен. Бәхетле гомер насыйп итсен.
Беркемне дә, көчләп, дингә кертеп җибәреп булмый. “Укы” дип тә әйтү дөрес түгел. Кеше үзе инанып килергә тиеш. Аллаһының Берлегенә, Барлыгына ышанам. Тормышымда Барлыгын исбат иткән күп вакыйгалар белән очрашырга туры килде...
“Ничек яулык бәйли башларга инде?! Үземне берничек җиңәлмим”, – диләр миңа дусларым. Мин өйдә күземә нинди яулык чалына, гади генә итеп бәйлим дә куям. Әйе, башлап җибәрергә авыр. Гомумән, бөтен нәрсәне дә, эшне дә, тормышны да авыр бит башларга. Әле күпме сүз ишеттерәләр... “Абыстай булдыңмы әллә?” – җиде-сигез ел элек иң күбе шушы сүз ишетелә иде. Бер кемдә дә бер кемнең эше юк, бәйлисең икән, үз эшең, бәйләмисең икән, тагын үз эшең... 40-50дән соң хатын-кызга яулык килешә төшә: маңгай җыерчыкларын каплый, ашка чәч очып төшүдән саклый, гел буяп, вакыт әрәм итмисең, прическа ясап җәфаланмыйсың, сәүдә үзәкләренә кергән саен, киемеңә карата, яулык эзлисең, һәм дә ки йөзеңә нур бирә ул яулык. 50дән соң сирәк кешенең чәче куе кала, өч бөртек чәчеңне өч якка җилфердәтеп йөргәнче, бәйлисең дә куясың.
Хәзер “яулык бәйләп, гөнаһ эшләп йөриләр, гайбәт сөйлиләр” дигән сыман сүзләр еш ишетелә. Шул ук яулыксызлар да гөнаһсыз түгел бит. Гомумән, гөнаһсыз кеше юк. “Мин гөнаһсыз” дип әйтү үзе дә гөнаһ ди бит, җәмәгать. Яулык бит бер кием ул, аксессуар: ашка чәч төшүдән саклый, этик-эстетик яктан да матур, кемдер сырхавын яулык белән яшерергә мөмкин. Матур да бит, дусларым. Мин яулыксыз әллә ни түгел, ә яулык бәйләп куйгач, ярыйсы гына. Дөресе шул. Сүз әйтмәгез, бәйләнмәгез, таламагыз, гөнаһ җыймагыз, яулык бәйләгәнгә үртәлеп. Татар халкы яулык темасына бөтенләй сүз куертырга да тиеш түгел. Гомер-гомергә бәйләгән яулык бит инде ул. Теләмисез икән, бәйләмәгез. Телисез – бәйләгез. Кылт итеп бер вакыты җитә аның, яулыксыз урамга да чыгасы, өйдә дә йөрисе килми.
Ә инде гайбәт сөйләүгә, кеше тикшерүгә килгәндә, ансыз тора алмый кайбер адәмнәр. Хет ыштан урынына яулык бәйләп, ыштанын башына кисен – кемнең кемдә ни эше бар?! Эшсез, ялкаулар һөнәре ул гайбәт чәйнәү.
Ирина ХӘМИДУЛЛИНА. Чистай районы, Гаделша авылы
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|