поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.12.2020 Ана теле

Сөйләм җенескә карап аерыламы? “Хатын-кыз сөйләме” ничә төрле?

Мондый сорауны көндәлек аралашуда да, фәнни мөхиттә дә ишетергә туры килә. Иҗтимсөйләмнең төп төркемнәреннән “шәхси сөйләм” төркемен анализлаганда “бала сөйләме” төркемчәсендә “кыз бала”, “укучы кыз” төшенчәләренә юлыккаладык.

“Яшьләр сөйләме” төркемчәсендә дә “үсмер кыз”, “студент кыз” сөйләме мисаллары булды. Сорауга турыдан-туры уңай җавап бирү мөмкинлеге дә бар икән: татар сөйләме нигезләрен беренче тапкыр диярлек ачыклаган фәнни хезмәтебездә (“Уем – тел очында...”, ТКН, 1995, 36-37 б.) мондый тезис теркәлгән: “Сөйләм иясенең җенесенә карап тел үзенчәлекләре. Хатын-кызның сөйләм үзенчәлеге. Һөнәри, социаль төркемнәрнең сөйләм төркемчәсендә дә  күзәтелә. “Җитәкче хатын-кыз”, “эшмәкәр хатын-кыз”, “ирдәүкә хатын-кыз” һ.б. төшенчәләрдә тел куллану үзенчәлекләре дә чагыла. Шулай да хатын-кыз психологиясе нигездә сабырлык, йомшаклык, шәфкать, кайгыртучанлык холыклары белән бәйле булганга, сөйләмендә дә болар чагылмый калмый. Бу төр сөйләмне шулай ук фактка, төгәллеккә басым ясау, логик фикерләүдә “көтелмәгән”, беренче карашка “вак”, сәер аргументларга таяну сыйфатлары да характерлый (хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар);
   
Немецләрдә: “Ир кеше күз белән, ә хатын-кыз колак белән ярата”, дигән мәкаль бар. Немец галимнәренең бер тикшеренүе шуны раслый диярсең. Ул менә нинди нәтиҗә биргән: көне буена, 16-17 сәгать эчендә, хатын-кыз 3 сәгать сөйләшә, ә ирләр – 3,3 сәгать. Көне буена хатын-кыз 28 мең сүз сөйли, ир-ат 310 мең чамасы. Бу – хатын-кыз үз фикерен кыска итеп, сүзне исраф итми уйлавыннан килә.
   
Безнең текстта татарча газетлардан хатын-кыз сөйләменә мисаллар китерелгән, аларда тел үзгәлекләренә дә ышанырлык дәлилләр бар.
   
Бу нәтиҗәләр бәян ителгәннән соң үтелгән чирек гасырда да күзәтүләребез тукталмаган. Картотекага “әби (дәүәни) сөйләме”, “ана сөйләме”,  “авыл хатыны сөйләме”, “сугыш баласы  (тол кызлар) сөйләме”  терминнары, шуларга мисаллар теркәлгән.
   
Тарихи мисаллардан Р.Фәхретдин теркәп калдырганнардан: “ Шәех Галинең хатыны  Гыйззенниса гайрәтле вә җәсарәтле, иҗтиһадлы бер хатын булып, гомерен кыз балаларны укытып уздырган, вәгазь сөйләргә мәһарәте булганлыкдан, карьядә ислам гаиләләренең төзелүләренә олуг тәэсире булган. ... Гайрәтле вә тәдбирле булганлыгындан, Түнтәр шәкертләре шәех хәзрәдтләреннән артык ошбу хатындан куркып торгандар... Шәех хәзрәт хаҗ сәфәренә киткәннән соң, Түнтәр шәкертләре берлә карья халкы арасында сугыш чыккан вә күңелсез эш заһир булган. шәкертләрне укытуны вә мәдрәсәләрне идарә кылуны илтизам (өстенә алу) итеп калган кеше мәзбүрәгә (аталган, телгә алынган хатын) барып, хәлне ишек аркылы сөйләгән вә бәгъзе кешеләр өстеннән әләкләгән, хосусән, авыл халкын гаепле итеп күрсәткән. Шул вакытта мәзбүрә: “Гаеп авыл халкында да түгел, шәкертләрдә дә түгел, бәлки яхшы идарә вә тәрбия кылмавың сәбәбле үзеңдә, икътидарың булмагандан соң ни өчен мондый олуг вазыйфаны өстеңә алып калдың? Әгәр дә ысул берлә хәрәкәт итсәң вә тәдбирле булсаң, фетнә чыкмастыр. Хәлеңне төзәт, кешеләр өстеннән әләкләп йөрмә!”—дип кыздырып чыгарган. ... Шәех хәзрәтләре үзе: “Гыйззеннисаның сабырлы вә тәдбирле булуы минем дөнья мәшәкатьләрен йөкләвемә артык борчулавымас вә ярдәм итте. Бервакыт иртә намазыннан чыгуыма безгә гаид бер мәсьәлә хакында жандармалар  берлә берлектә губернаторның вилайәт шәһәреннән чыгып киткәнлеге белдергән телеграм тапшырдылар. Өйгә кайтып, Гыйззеннисаны уйгатып, хәүф зур икәнлекне  бәян иттем. Моңа каршы “Аллаһы Тәгаләгә тапшырдык, Аллаһ теләмәгән эш булмас, килсәләр, күрермен. Ят, йокла!” диде дә үзе йокыга китте, аның сүзенең тәэсире берлә мин дә тынычлап яттым вә йокладым. Аллаһы Тәгалә саклады, бер нәрсә дә булмады”, -- дип сөйли иде, диләр (“Асар”, 18-19 б.).
   
Тарихи мисаллардан янә Г.Тукай иҗатыннан күчерелгән кайбер үрнәкләрне хәтердә яңартыйк:  “Матур кыз үз-үзенә: “Минме аларга хатын булучы? Мин андый     кияүләрне көтү-көтү кудым. Мин андый начарларның һичберсенә бармам. Әле мин кияүгә барырга миңа кызлык гомере күңелле! (Җекет сайлаучан кыз, 5 т., 254 б.).
 
Туган тел кебек бөек төшенчәне дә Тукай бик хаклы рәвештә, әби, әни сөйләме белән аерылгысыз күзаллый: “...әнкәм бишектә көйләгән”, “...әбкәм хикәят сөйләгән”, ди. Аның “Бишек җыруы” “әни сөйләме”нең  бер аһәңле милли авазы инде ул: “Әлли-бәлли итәр бу,//Мәдрәсәгә китәр бу;//Тыршып сабак укыгач,//Галим булып китәр бу. //Йокла, углым, йом күзең,//Йом, йом, күзең, йолдызым;// Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең.//Әлли-бәлли көйләрем,//Хикәятләр сөйләрем;//Сиңа теләк теләрем,//Бәхетле бул диярем.//Гыйззәтем син, кадрем син,//Минем йөрәк бәгърем син;//Куанычым, шатлыгым //Тик син минем, синсең, син! (2 т.83 б.).
   
Бүгенге әдәбияттә, аеруча шигърияттә (бигрәк тә җырда) ана образы киң колач алганда анда “ана сөйләме”нең фәнни категория буларак күзәтелүе табигыйдер, акланадыр.Бу үзенә бер өйрәнү тезисы. Әлегә кайбер мисаллар белән чикләнәбез. Илдар Юзеевнең “Әнкәй” поэмасыннан: “Илең чакыра икән, бар, балам”, дип,//Озатуың чыкмый исемнән ...”: ...Трактор  йөртәм//һәм үземне әйбәт хис итәм. //”Илең чакыра икән, бар, бар”,-- дигән//Сүзләреңне гүя ишетәм.//Ана күңеле була балада, дип,//Бала күңеле була далада, дип,//Юк, җырлама, әнкәй, җырлама.//Син үзең бит әйтә торган идең: “Иле өчен туа ир бала”.
   
Бу төр сөйләмнең аның иясе күңелендә ничек тууы, ничек дөньяга пәйда булуын  тасвирлаган бер мисал – күренекле шагыйрәбез Резеда Вәлиеваның “Улыма” шигыре. “Гомереңдә әгәр //авыр хәлдә калсаң, Юл табалмый аптырасаң,//арып-талсаң, //Йөз чөерсә якыннарың, сөйгән ярың,//Исеңә төшер бу дөньяда //анаң барын.//Исеңә төшер сине сөйгән //йөрәк барын.//Шул бәлаңә мең бәлаләр//өстәп тагын. //Беркем сөймәс хәлгә калсаң, //ким булсаң да//Син табарсың чын мәхәббәт,//ялкын анда. //Ана күңеле синең өчен мәңге утта,//Син димичә торалмый ул//бер минут та,//Синең өчен тик ул шулай//көя белә.//Гомере буе суынмыйча //сөя белә.//...Куанычың булса, тагын//аңа кил син.//Бер шатлыкны ике шатлык//итә бел син.//Борчулардан арган йөрәк//бер юансын,//Елый-елый, көлә-көлә //бер куансын...
   
1968 елда чыккан бу китабын Резеда ханым миңа 1979 елда бүләк иткән булган. Әлеге шигыренә ул кулдан берничә төзәтү, өстәмә керткән. Мәсәлән, “сөйгән ярың” дип өстәгән, чөнки ул арада инде улы өйләнгән иде. Бу төр сөйләмнең төгәллек, конкретлыкка, фактка карата җаваплылыкка таләпчән икәненә янә бер дәлил.
   
Ә “кызлар сөйләме” кайсы шагыйрьне илһамландырмаган! Менә Шәехзадә Бабич: Айзирәк кыз – ай зирәк кыз,//үткер  теле,//Изгеләрдән изгерәктер, юктыр кере.//Күзләр тылсым, сүзләр әфсен,//йөзе әфлисун,//Аның кеби оҗмахында юктыр хуры (Исемнәр бакчасы.ТКН, 1997, 27 б.).  
   
Бүгенгә килсәк, үзебездә дә “хатын-кыз сөйләме” тезисына бәйле күзәтү-мәгълүмат байтак җыелган. Менә кайберләре генә:   
   
Гөлсинә Галимуллина: җурналист, язучы,10 китап авторы. Гөлинә Гыймадованың: “...Балаларыгыз, оныкларыгыз татарча сөйләшәме?” дигән соравына:
  --Бу яктан мин Аллаһка бик рәхмәтле. Балаларым татарча сөйләшә, Ислам динен зурлап яшиләр. Әлмәттә “Нур” мөселман мәктәбен ачтылар. Анда балаларга дүрт тел өйрәтеләчәк. Өченче елын укыйлар. Барысы да әдәби марафонда катнашалар. Безнең өйдә урысча сөйләшкән кеше юк. Өйдә телне саклау проблемасы, гомумән, юк. Ә инде заман кешесе кимендә өч тел белергә тиеш.Татар телең – синең нигезең, рус телең – бу  илнең төп теле, чит илгә чыгасың икән, инглиз телендә аралаша бел (В.Т., 25 сент. 2020).
   
Янә бер әнинең “сабаклары”. Заман сулышына тарыган   “полиглот әни”—    “Тукмагың кайда – сукмагың шунда: ире укуын . магистратурада Франциядә дәвам итәргә тиеш булгач, аңа да юлга җыенмый чара калмый. Шушы шәһәрдә яшәргә, эшкә урнашырга тиеш. Иң элек – телгә өйрәнергә! ... Резеда да курсларга языла.”Француз теле – шактый авыр тел. Әмма мин үземне мескен итеп тоярга яратмыйм. Кибеттә кирәк әйбереңне сорый алмау, табибта кай җирең авыртканны аңлата белмәү – мескенлек бит инде... Франциядә бала табу йортына кергәндә, син инде туачак балаңа нинди исем кушачагыңны тәгаен белергә тиешсең – документлар шунда ук тутырыла. Ә Сөембикә исеме миңа күптән ошый иде. Башка халык арасында яшим дип, хыялымнан баш тарта алмыйм бит! Язганда кыскартырга тырышып карадылар, әмма без: “Юк!” дидек. Кызым үз исеме белән бик горурлана! Аның ханбикә исеме икәнен кечкенәдән белә. Казанга кайткач, Сөембикә манарасы янына бармый калганыбыз юк.
   
... Балага нәнкәгә төрек әбисен табалар... Икесе дә шәһәрдә үскән яшь әти белән әни дә русча сүзләр кушмыйча сөйләшергә өйрәнә! Бары тик төрекчә генә сөйләшкән тәрбияче әбидән кызчык тиз арада төрекчәне дә ота – кайчандыр төрек-татар лицеен тәмамлаган әтисенә әңгәмәдәш арта. Ике яше тулгач Сөембикәне балалар бакчасына бирәләр. Французча бер сүз белмичә иптәшләре арасына барып кергән бала ике-өч айда дуслары белән иркенләп аралаша башлый.”Балага никадәр күп тел өйрәтәсең, аның баш мие шулкадәр ныграк эшли”, ди Резеда. Сөембикә кечкенәдән татарча, төрекчә, французча сөйләшә. Инглиз телен аларга 1 нче класстан өйрәтә башлаганнар. Русчага аны берәү дә махсус өйрәтмәгән: Казанга кайткан чакларда телевизор карау, үзе кебек балалар белән аралашу җиткән. Быел исә мәктәптә аларга янә сайлау мөмкинлеге биргәннәр: кем испан телен сайлый, кем кытайны. Алар тагын юлның авырын сайлаган. Инглизчә, французча сө   йләшкән кеше испанчаны болай да җиңел үзләштерә (нигә аңа вакыт сарыф итәргә?), димәк, кытай теле кала... Сөембикә, шулай итеп, алтынчы тел үзләштерә хәзер... (Парижда банк хезмәтендә эшләүче Резеда Мәҗитова турында Г.Сафиуллинаның “Җиде ят арасында” язмасы, “Сөембикә”, Май, 2016, 32-35 б.).
                                               
 Илдар Низамов,
                            филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.12.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»