|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2020 Җәмгыять
10 айлык сабый лотереягә дөньяда иң кыйммәтле даруларның берсен отканБеренче типтагы арка-мускуллар атрофиясе ачыкланган Башкортстанда яшәүче 10 айлык Әскар Исхаков лотереягә дөньяда иң кыйммәтле даруларның берсен отты. Препаратның бәясе 160 миллион сумга бәяләнә, уенны Швейцария фармацевтика компаниясе оештырды. Әскарның әти-әнисе программада катнашуга гариза биргән һәм Яңа ел алдыннан әлеге могҗизаның шаһитлары булган. Элегрәк алар дарулар сатып алуга иганә хисабына бик зур сумма җыярга тырышканнар иде.
- Безнең бөтен дөньяга кычкырасыбыз килә! Шатлыктан елыйбыз! Кадерле, сөекле, инде шундый якын волонтёрлар, ярдәмчеләр, хәйриячеләр, бу эшкә җигелгән һәркем! Ихлас күңелегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәсебез килә! Улыбыз Әскар узып баручы поездның Лотерея дип аталган соңгы вагонына сикерде!- дип язган социаль челтәрләрдә Исхаковлар гаиләсе.
Фото: kp.ufa.ru
--- |
Иң күп укылган
|