|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2020 Җәмгыять
Казан мэриясе мәктәп балаларына татар телендә күп хаталар белән язылган Яңа ел бүләге өләшә
Казан мәктәпләрендә ел саен Яңа елга өләшенә торган татлы күчтәнәчләр таратыла башлады. Гадәттә ул Яңа ел бәйрәме турында ачык төсле рәсемнәр һәм котлаулар белән бизәлә. Котлау язуы ике телдә башкарыла. Быелгы күчтәнәчтәге татарча котлау сүзләрендә күпсанлы хаталар җибәрелгән. Бу ялгышларга драматург, язучы Сөмбел Гаффарова игътибар иткән. Күчтәнәч тартмасында "бәйрәм" урынына "байрам", "белән" урынына "белан", "сезгә" – "сезга", "әкият" – "акият" дип язылган. Төп язуда да зур хәрефләр белән "ЯҢА ЕЛ БЕЛЭН" диелгән.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе белгече Лина Зиннәтуллина Азатлыкка әлеге проблем турында әлегә ишеткәне булмавын әйтте. Аның сүзләренчә, Казан укучылары өчен Яңа ел күчтәнәчләре әзерләүгә тендерны Мәскәүдә урнашкан ширкәт откан. Зиннәтуллина хаталы котлауның сәбәпләрен белешергә вәгъдә итте.
Азатлык ачыклаганча, Яңа елга бүләкләрне әзерләү эшен "ЛюксТоргСПМ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте откан. Ширкәт һәрбесе 138,04 сум торучы 142 992 данә күчтәнәч әзерләгән. Казан мәктәпләрендә таратылачак күчтәнәчәләргә барлыгы 21 млн сумнан артык акча бирелгән.
"ЛюксТоргСПМ" ширкәтендә Азатлыкка бу эшне алар башкарганын расладылар, ләкин шуннан тыш нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тарттылар.
--- |
Иң күп укылган
|